Әгәр дә роботлар фетнәсе башланса, нәрсә булыр? Кешеләр тиз бирешерме?
— Роб Ломбино
Бу сорауга җавап биргәнче, әйдәгез, мин башта үзем турында бераз сөйләп китим.
Мин үземне белгеч дип әйтмим, ләкин робототехникада тәҗрибәм бар минем. Көллиятне тәмамлаганнан соң беренче эшем NASA’да роботлар белән бәйле иде, ә беренче чыгарылыш фәнни эшем роботларны урын-җирдә ориентлаштыру буенча язылды. Яшүсмер чагымда FIRST Robotics әгъзасы булдым, виртуаль чынбарлыктагы сугышлар өчен программа тәэмин ителеше ясадым, су асты ROV’ларын кулдан эшләп утырдым. Мин бик күп «Робот сугышлар»ын, «Хәрби роботлар»ны, «Робот-үтерүчеләрнең роботехник уеннары»н карадым.
Әгәр бу тәҗрибә нинди дә булса җавап бирергә мөмкинлек бирә икән, җавабым шул – роботлар инкыйлабы тиз сүлпәнәячәк, чөнки барлык роботлар да ватылачак яки диварларда бикләнеп калачак. Роботлар беркайчан да дөрес эшләмәячәкләр.
Кеше сөякләреннән өелгән тауга басып, җиңүләрен бәйрәм иткән робот — «терминаторлар»ны сурәтләгән кешеләр сөяк таулары кебек ышанычсыз нәрсәләрдә басып торуның ничек авыр булуын аңламыйлар төсле. Күпчелек кешеләр, гомер буе өйрәнергә тырышсалар да, андый «тауда» басып тора алмаслар иде.
Әлбәттә, технологияләр һәрдаим камилләшә. Әмма эшлиселәр күп әле. Киләчәктә булачак роботларның кинода сурәтләнгән гадәти фетнәсе турында онытып торыйк та, хәзерге машиналарның безгә каршы чыгуын күз алдына китерик. Юк, технологияләрдә бер үзгәреш тә юк, бары барлык машиналарыбыз гамәлдәге технологияләрне кулланып, безгә һөҗүм итәр өчен көйләнгән ди.
Мондый робо-кыямәт ничегрәк булачагы турында берничә фикер:
Барлык лабораторияләрдә эксперименталь роботлар тоткычларыннан ычкынып, ишекне табып, аңа килеп бәрелеп, гөрселдәп авачаклар.
Ишекләре ачык калган лабораториядән чыгарга омтылган яки ишекне ачыр өчен куллары булган роботларга, коридорга чыгып җиткәнче, линолеум җәелгән бусагалар белән көрәшергә туры киләчәк.
Берничә сәгатьтән соң аларның күпчелеге ванна бүлмәләре янында җыелып, кәгазь сөлгеләр таратучыны юк итәргә тырышачак (чөнки аны кешеләрнең әмире дип уйлаячак).
Әмма робототехника лабораторияләре инкыйлабның кечкенә генә өлеше әле. Санаклар бөтен җирдә бар бит. Безгә якын булган машиналар нишләр? Кесә телефоннары баш күтәрә аламы?
Әйе, әмма аларның һөҗүм итү юнәлеше бик чикләнгән. Алар, мисалга, кредит карталарында зур бурычлар ясый алалар, әмма санаклар барыберб езнең финанс системасы белән идарә итә бит, ә бу эш, ниндидер өстенлек булудан битәр, күбрәк мәҗбүрияткә охшаган.
Шулай булгач, телефоннар безгә турыдан-туры һөҗүм итәргә тырышачак. Алар коточкыч рингтоннардан, җан өзгеч тавышлардан башлаячак. Аннары бөтен илдәге өстәлләр калтырый башлар: аяк бармакларына килеп төшү максатын куйган телефоннар, «вибро» режимын кушып, өстәл кырыена якынлашачак.
Заманча машиналарның барысында да борт санаклары бар, шулай булгач, алар да инкыйлабка кушылачак. Әмма машиналарның күбесе парковкаларда тора. Санаклар машинаны кешедән башка кабыза алган очракта да, аларның кайберләре генә кая барганнарын аңларлар иде. Борт санаклары кешене юк итү өчен күпме генә тырышса да, алар безне таба алмаячаклар: берәр мөһим нәрсәгә бәрелергә теләгән машиналар, берни дә күрмичә, тизлекләрен арттырып, агачлар яки телефон будкаларына зыян китерәчәк.
Юллардагы машиналар исә юлда булган кешеләр өчен куркыныч тудырачак. Әмма сорау: юлда бу вакытта күпме кеше була микән? Америкалылар елына 5 триллион километр юл үтә, ә машиналарның уртача тизлеге сәгатенә 50 чакрым, димәк, уртача алганда, Кушма Штатларның юлларында:
Шуңа күрә бу 10 миллион машина йөртүче (һәм берничә миллион пассажир) куркыныч астында булачак. Әмма аларның фетнәгә каршы чыгу өчен берничә варианты бар. Машиналар газны һәм руль көчәйткечен контрольдә тота башласа да, машина йөртүче руль белән үзе идарә итеп кала. Шофер кул тормозын куллана ала, әмма, дөресен әйткәндә, машина ул очракта барыбер хәрәкәтләнә ала. Кайбер машиналар, иминлек мендәрләрен кушып, йөртүчене хәрәкәтсез калдырырга, әйләнергә яки бәрелергә тырышачак. Әйе, машиналар җитди зыян китерә ала, әмма ул кадәр күп кешегә түгел.
Безнең иң зур роботларыбыз заводларда эшли, әмма алар идәнгә беркетелгән. Алар мөмкинлекләре җиткән урында гына куркыныч, ә бөтен кеше китсә, нәрсә эшли алалар инде? Бар белгәннәре – әйберләр җитештерү бит аларның. Кайберләре әйберләрне җитештерүдән туктап, ә икенчеләре, киресенчә, кирәгеннән күбрәк товар җитештереп, безгә һөҗүм итмәкче булыр. Шуңа күрә берни дә үзгәрмәячәк.
Хәрби роботлар иң куркыныч робосолдатлар булып күренә. Әмма син, раковинаны бөке белән каплап, кухня өстәлендә утырганда, сиңа кадәр үрелеп җитә алмый торган роботлардан курку сәеррәк, өстәвенә, идәнне су басса, алар һәлак булачак бит.
Фетнәче санаклар идарә итә торган бомбардировщик-очкычлар, әлбәттә, куркынычрак, әмма дөнья буенча санасаң, алар ул кадәр күп түгел, өстәвенә, күпчелеге биктә тора. Пулемет белән коралланган хәрби роботларның теләсә кайсы прототибын янгын сүндерүчеләр берничә секундта гамәлдән чыгара ала.
Сугыш дроннары тасвирламалары буенча терминаторларга иң охшаган роботлар. Алар чыннан да куркыныч. Әмма аларның да ракета һәм ягулыклары тиз бетәчәк. Өстәвенә, алар барысы бергә күккә күтәрелә алмаячак, күбесе ангар ишекләренә бәрелеп тик торачак. Ләкин аларда бер зур проблема чыганагы бар — атом-төш коралы арсеналы.
Теория буенча карасаң, төш коралын кушу өчен кеше кирәк. Тик чынлыкта, әмерләрне раслый торган үзәк система булдырылганчы, төрле дәрәҗәләрдә карарлар кабул итү өчен кулланыла торган санаклар бар. Алар үзара аралаша һәм мәгълүматларны күрсәтә. Безнең сценарий буенча, аларның барысы да фетнәче. Әгәр ачкыч бору өчен кеше чыннан да кирәк булса да, бу кешеләр эшли торган санаклар аларга ялган мәгълүмат җиткерә ала. Кайбер кешеләр боерыкларны инкарь итә ала, әмма күпчелек очракта алар болай эшләмәс.
Әмма бу хикәяттә бездә өмет уятырлык урыннар бар.
Без санаклар, бернигә дә карамастан, безне юк итәргә генә хыяллана дип фаразладык. Әмма бу инкыйлаб булса, алар безнең урында калырга теләрләр, ә моның өчен исән булырга кирәк. Атом-төш коралы исә роботларның үзләре өчен куркынычрак була ала.
Шартлау һәм радиоактив пычранулардан тыш, төш шартлавы бик көчле электромагнит импульсын китереп чыгара. Бу импульслар нәзберек электрон чылбырларны яңадан йөкли һәм юкка чыгара. Импульс бик еракка таралмый, әмма еш кына кешеләр белән санаклар бер үк урында тора. Алар үзләренә зыян салмыйча безне шартлата алмаячаклар.
Төш коралы безгә файдага була ала: әгәр дә без берничә бомбаны атмосфераны өске катламнарында шартлата алсак, электромагнит импульсының эффекты көчлерәк булачак Санакларның һөҗүме безнең цивилизацияне юк итә алса да, берничә уңышлы шартлау барлык фетнәчеләрне тимер-томыр өеменә әйләндерә ала.
Хәзер без иң мөһим сорауга килеп җиттек: алар кайчан да булса крестики-нолики уйнады микән?
Иллюстрацияләр: оригинал — what-if, гыйлем һәм chtoes.li тәрҗемәләре, тышлыкта — huffpost.com