Хәерле көн! Минем исемем Таһир Әхмәтов, һәм мин Мәскәү Икътисад югары мәктәбенең хокук факультетында укыйм.
Мин сезгә хокук белеме (право) буенча олимпиадага ничек әзерләнүем турында сөйләрмен. Хокук буенча олимпиаданы югары уку йортына керү өчен бердәнбер мөмкинлек буларак күрдем, чөнки БДИ, минемчә, күпкә катлаулырак сынау. Олимпиадада 5 хата ясап та, призер урыны алып була, ә БДИда – юк.
Шуңа да олимпиада белән чагыштырганда, дәүләт имтиханы алдыннан көчлерәк киеренкелек сизелә. Моннан тыш, күпчелек олимпиадалар көз көне башлана һәм март-апрельдә генә тәмамлана. Бу да олимпиадаларны БДИга караганда җиңелрәк итә.
Минемчә, абитуриентның иң яхшы сыйфаты – ул үз уңышыңа ышану. Үзегезнең эчке көчегездән кала, сезнең сорауларыгызга җавап бирәчәк, киңәшләрен әйтәчәк, киеренкелекне бетерәчәк бер остазыгыз булырга тиеш.
Фәнгә мәхәббәттән башка нәтиҗәгә ирешеп булмый. Үз фәнегезне яратсагыз, аны теләп укыячаксыз.
Олимпиадага әзерлекнең анык структурасы булырга тиеш. Мин төгәл эзлеклелек буенча әзерләнә идем, ягъни:
дүшәмбе Конституцияне укыйм,
сишәмбе – Хезмәт кодексын,
чәршәмбе – тестлар эшлим,
пәнҗешәмбе – мисаллар чишәм
Әлбәттә, аерым игътибарны әдәбият укуга юнәлтергә кирәк. Хокук буенча олимпиада өчен Россия Федерациясе Конституциясен, Гражданлык, Гаилә, Хезмәт, Җинаять кодексларын белергә, төп төшенчәләрне аңларга кирәк. Моннан чыгып, күп уку соралганы аңлашыла: мәкаләләрне анализлау, параллелльләр уздыру, кануннар чыгаручының мантыйгын аңлау.
Уңышларыгызны язып барыгыз, ничә мәсьәләне һәм ничә тест сорауларын дөрес чиштегез – теркәгез. Соңыннан сез динамиканы анализлый алачаксыз. Уңышларыгызны әти-әниегезгә яисә укытучыгызга күрсәтегез.
Өйрәнгән фәнегезгә тулысынча чумыгыз. Иҗтимагый челтәрләрдә дә, интернет сайтларында да файдалы мәгълүмат һәм әдәбият күп. Мәсәлән, махсус олимпиада өчен “Укучылар өчен хокук белеме” сайты.
Күпчелек югары уку йортлары үз сайтларда укытучының мантыйгын аңларга тырышып тыңларга файдалы булган лекцияләр урнаштыра. Үзеңнең юридик нәтиҗәләреңне ясау, катлаулы сорау буенча позицияңне әйтү юрист өчен генә түгел, интеллектуаль яктан үскән гади кешегә дә мөһим.
Истә калдыра алмаганнарны гына языгыз һәм конспектлаштырыгыз! Күпләр, эчтәлеген аңламыйча, китапларны күчереп чыгалар. Дәфтәрдәге коспект хәтта бишенче сыйныф укучысы да аңларлык төгәл язмалардан торырга тиеш.
Нәфис фильмнарны, юристларның чыгышларын карагыз. Мондый материаллар яңаны белергә, күзаллауны киңәйтергә, мотивацияне күтәрергә, һәм димәк, сезне уңышка якынайтырга ярдәм итәчәкләр.
Конкурентларга игътибар бирмәгез. Оппонентыгызның фамилиясе нинди булуы мөһим түгел. Син кем беләндер түгел, ә үз-үзең белән ярышасың. Көндәшләр һәрчак булачак. Олимпиаданы ялгызыгыз гына язмыйсыз бит.
Олимпиадада вакытны контрольдә тотар өчен кул сәгате белән килү кулай.
Тикшерүчеләр язуга игътибар итәләр, пөхтә булмаган эшне укуы бик рәхәт түгел. Шуны белегез: сезнең турында беренче тәэсирне бер генә тапкыр тудырып була.
Апелляциядә ихтирамлы булыгыз, ашыкмыйча сөйләшегез. Елмаегыз һәм онытмагыз: уңыш гел сезнең янда!
Таһир Әхмәтов, хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе, Икътисад югары мәктәбе талибе
Эльвира Зиннәтуллина мөхәррирлегендә