Төрле илләрнең мәгариф системалары турында мәкаләләр шәлкемен дәвам итеп, игътибарыгызга Төркиядә һәм Финляндиядә белем алган татар кызы Адилә Мияссәрованың Төркиядәге югары белем алу системасы хакында язмасын тәкъдим итәбез. Бу мәкаләдә сез төрек студентларының көллиятләрдә һәм университетларда укуы, ала торган билгеләре, укый торган фәннәре һәм университеттан тыш гомерләрен ничек уздырулары турында белә аласыз. Югары уку йортына … Тулысынча
Search Results for: мәгариф
Монгол явына кадәрге дәвернең икенче яртысында Идел Болгарстаны мөселман галимнәрен һәм дин әһелләрен әзерли торган үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу рольне ул XIII гасырда да югалтмый. Гарәп чыганакларында, мәсәлән, Болгарда укыган, аннары Анатолия һәм Сүриядә яшәгән бер гыйрак кешесе турында хәбәр ителә. Идел болгарлары арасында монгол яуларына кадәр үк исламның киң таралышы турындагы хәбәрләр итальян монахы … Тулысынча
IX—XIII гасырларда Иделдә беренче дәүләтләр берләшмәсе булып Идел Болгары оеша. Идел Болгары дәүләте йогынтысы астында хәзерге Урта Иделдә, Җаек алдында яшәүче чуваш, мари, ар, мукшылар да булганнар. X—XIII гасырларда Идел Болгары мәдәнияте, фәне Һәм дине үзенең үсешендә җитди үзгәрешләр кичерә. Башлангыч дәверендә аның нигезендә Төрки һәм Хәзәр каһанлыгы йолаларын үз эченә алган, башлыча төрки телле … Тулысынча
Татар мәгарифенең күп гасырлык тарихы бар. Мәгариф тарихын мәдәни мирасның мөһим бер өлеше итеп карарга кирәк. Татар милләтенең мәгариф тарихын тугыз чорга бүлеп өйрәнергә кирәктер дигән фикердә торабыз. Чөнки бу чорларда мәгариф үсешенең шактый аерылып тора торган үзенчәлекләре бар. Беренче чор (борынгыдан алып б. э. кадәр III гасыр). Ыруг-кабилә җәмгыяте тормышы һәм тәрбия башлангычы барлыкка … Тулысынча
Еллар буена март аеның 14 нче көне бик күп илләрдә Бөтендөнья Пи көне буларак бәйрәм ителә иде. Шуның аркасында Халыкара математика берлеге (International Mathematical Union: IMU), бу көннең эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә карар биреп, ЮНЕСКОга гариза язды. ЮНЕСКО моны раслады һәм 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә 14 Март — Пи көнен — «Халыкара Математика Көне» итеп игълан итте. Математика көнен бәйрәм итүгә кызыксыну уяту һәм математика белән барлык өлкәләр вә төшенчәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлату өчен һәр елны бу бәйрәмнең темасы игълан ителәчәк. 2020 елгы тема — «Математика Һәркайда» иде.
А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
«Ике телдә белем бирү — 21 гасыр балаларын укыту өчен бердәнбер юл», — дип башлап җибәрә үзенең китабын танылган профессор, 20дән артык китап һәм 200гә якын мәкалә авторы, «Тел сәясәте» исемле журналның мөхәррирдәше Офелия Гарсия. Берничә телне белү һәм аларны көнкүрештә куллану – ул бик күп җәмгыятьләргә хас булган күренеш. АКШның Нью-Йорк шәһәрендәге испан һәм … Тулысынча