«Ике телдә белем бирү — 21 гасыр балаларын укыту өчен бердәнбер юл», — дип башлап җибәрә үзенең китабын танылган профессор, 20дән артык китап һәм 200гә якын мәкалә авторы, «Тел сәясәте» исемле журналның мөхәррирдәше Офелия Гарсия. Берничә телне белү һәм аларны көнкүрештә куллану – ул бик күп җәмгыятьләргә хас булган күренеш. АКШның Нью-Йорк шәһәрендәге испан һәм инглиз телендә сөйләшкән мәктәп укучыларымы, гарәп һәм француз телләрен өйрәнгән Марокко студентларымы, яисә тамил, һинди һәм инглиз телләрендә берүк вакытта укырга һәм язарга өйрәнгән Һиндстан балаларымы – боларның барысы өчен дә берничә тел белү, аларны өйдә, мәктәптә, урамда һәм башка иҗтимагый урыннарда куллану кешеләр тормышында үз урынын яулап алган. Мондый илләрнең күпчелек мәктәпләрендә билингваль педагогика, яисә күптеллек нигезендә укыту методикалары мәгариф системасының иң мөһим бер өлешен алып тора.

Икетеллелек