Төрле илләрнең мәгариф системалары турында мәкаләләр шәлкемен дәвам итеп, игътибарыгызга Төркиядә һәм Финляндиядә белем алган татар кызы Адилә Мияссәрованың Төркиядәге югары белем алу системасы хакында язмасын тәкъдим итәбез. Бу мәкаләдә сез төрек студентларының көллиятләрдә һәм университетларда укуы, ала торган билгеләре, укый торган фәннәре һәм университеттан тыш гомерләрен ничек уздырулары турында белә аласыз.
Югары уку йортына керү
Төрек балалары, бездән аермалы буларак, 11 ел түгел, 12 ел укый. 1997 нче елга кадәр биш ел башлангыч, өч ел урта белем һәм өч ел көллияттә уку 5+3+3 системасы буенча укуның бары тик әүвәл биш елы мәҗбүри булган булса, 20 ел элек 8+3, ягъни сигезьеллык мәҗбүри мәгариф системасына күчкәннәр. 2005 нче елда исә көллият 4 елга әйләнгән. Шулай итеп, дүрт ел башлангыч, дүрт ел урта белем алганнан соң, төрек балалары тагын дүрт еллары узачак махсус көллиятләргә таралыша. Алары исә төрле фән яисә һөнәрләргә (mesleki lise) өстенлек бирү белән бер-берсеннән аерылып тора.
Көллияттә укыган вакытта төрекләр я һуманитар (sözel), я төгәл фәннәрне (sayısal) сайларга тиеш. Нинди программа буенча укыганга карап, барлык белемнәрдән биремнәрне үз эченә алган чыгарылыш тестында, теге яки бу фәннәргә басым ясалачак.
Көллиятне тәмамлаганнан соң төрек абитуриентлары махсус анкета тутырып, илнең төрле почмакларында урнашкан 5 университет сайлау хокукын куллана. Кайсысына эләгүе сынауда алган балларга карап, дәүләтнең җаваплы органнары тарафыннан билгеләнә.
Уку йорты билгеләнгәннән соң, төрек абитуриентларын тагын бер сынау көтә. Төркия уку йортларының байтагы укытуның бер өлешен инглиз телендә алып барганга күрә, алар яшьләрдән чит ил телен белүне таләп итә һәм үз сынауларын үткәрә.
Бу сынауның нәтиҗәләре югары уку йортына керү кермәүне түгел, бары тик кайчан укый башлауны гына хәл итә. Кирәк хәтле балл җыясың икән, турыдан-туры университет укучысы булу бәхетенә ирешәсең, җыялмасаң – университетның махсус мәктәбендә бер ел дәвамында бары тик инглиз телен генә өйрәнергә кала (hazırlık). Әгәр француз яки алман теле белгече булырга хыялланасың икән, шул телләрне үзләштерә аласың.
Төркиядәге күпчелек уку йорты дәүләтнеке, алар тулысынча бушлай һәм укучыларга стипендия каралган. Дәүләтнекеләр белән беррәттән, хосусый университетларның (özel üniversite) саны да шактый. Алар түләүле була һәм гадәттә түбән баллы абитуриентларны да кабул итә. Заманча җиһазландырылган бу уку йортларының бассейны, ат абзарлары, хәтта үз укучылары өчен генә аерым күл һәм урманнары булганы әйтелә.
Белем алу процессы
Университетта уку сентябрь урталарында дәрес сайлаудан башлана. Дәресләрнең бер өлеше зарури, калганы – сайлаулы, ягъни берничә предметтан ошаганнарын сайлап алу мөмкинлеген тәэмин иткән була. Һәрбер укучы бер “фәнни җитәкче”гә (danışman hoca) беркетелә. Асылда, ул дәрес сайлауда киңәш бирергә тиеш укытучы. Чынлыкта, студентлар сайлауны интернет аша ясап, шул укытучыга карап чыгып, раславы өчен генә килә (күпчелек очракта бу эшне укытучыларның ярдәмчеләре (asistanlar) башкара). Шунысы кызык, сыйныфта урын саны чикле, шуңа дәрес сайлау системасының билгеле бер ачылу көне һәм вакыты бар. Студентларның теләгән дәресләрен сайлап өлгерер өчен, төннәр йокламый көткәне дә булгалый.
Кампус биләмәләренә керү – “студбилет” (öğrenci kimliği) буенча (пластик картага охшый). Шимбә, якшәмбе – ял. Дәресләр күп һәм ялыктыргыч түгел, көненә ике-өч — норма. Һәрберсе ике сәгать чамасы бара, әмма 45-50 минут үтүгә укытучы 15-20 минутлык тәнәфес бирә. Дәресләргә йөрү мөһим, укытучыларның күбесе килүче-килмәүчеләрне билгели. Университет бинасы шактый якты һәм иркен була, санак бүлмәсе, зур ашханә, буфет, һәрбер сыйныфта интерактив такта, ишегалдында бакча булуы шулай ук ваз кичелмәс шартлар.
Уку процессы күпчелек очракта (тел белгечлегенә укучылардан кала) лекцияләр тыңлау һәм сынаулар тапшырудан гыйбарәт. Семинарлар үткәрелми, өй эше шулай ук бирелми. Әмма сессияләр уку елына дүрт, кайбер университетларда хәтта алты тапкыр була. Сессиянең исә хикмәте – сынауларның бер-бер артлы килеп, көн дә бер, ике һәм кайвакыт хәтта өч сынау булуы (яраткан соңгы өч көндә әзерләнү методыбызны чикли).
Сессия ике төрле була: семестр уртасында (vizeler), ягъни укый башлаганга бер ярым ай үткәннән соң, һәм семестр азагында (finaller), гыйнвар һәм июнь башларында. Кайбер университетларда шул визелер дигәне семестрга ике тапкыр була. Беренче сессия курсның башлангыч өлешен үз эченә алса, азаккы сессия тулаем курс буенча сыный.
Сынаулар шулай ук ике төрле була: язма (klassik) һәм тест. Беренчесе, әлбәттә, бар төрек студентларының котын ала. Язма сынаулар күбрәк мәктәптәге мөстәкыйль эшне хәтерләтә. Биремнәр дәреслек эчтәлеге яисә лекцияләр буенча була, сынау кимендә 30 минут, күп дигәндә 2 сәгать чамасы бара, кайберләре дистәләгән студент (поток) өчен бер үк вакытны үткәрелә. Дәресне алып баручы укытучының ярдәмчеләре сынау кәгазьләрен тарата һәм сыйныф буйлап күзәтеп йөри. Нәтиҗәләр берничә көннән соң университет сайтындагы Шәхси кабинетта (öğrenci sistemi) пәйда була. “Финаллер”ның нәтиҗәләре белән кушылгач, сыйныфтагы урта баллга карап, хәреф билгесе (harf notu) чыгарыла. Иң югары билге – AA, иң түбәне – FF. DC алсаң, шул предметны “бирдем” дип мактана аласың. Түбәнрәк булса, өстәмә сессия (bütünleme) вакытында тагын бер тапкыр тапшыру хокукы бар. Әгәр анысында да уңышсыз буласың икән, киләсе елга шул ук предметны кабат өйрәнергә туры киләчәк (alttan ders almak).
Барлык тапшырылган предметларның хәреф билгеләренә карап, урта балл (ortalama) чыгарыла. Ул нихәтле белемле, тырыш булганыңның бәясе дип санала һәм студентлар арасында көнүзәк тема булып тора. Шулай ук төрле конкурс, алмашу программаларында катнашу өчен дә аның әһәмияте хәлиткеч була.
Университеттан тыш тормыш
Төрекләр тормышка җитди карамаска күнеккән, укучылар искәрмә түгел. Төрек яшьләре бер үк вакытта белем алып, телләр өйрәнеп, спорт белән шөгыльләнеп, төрле курс, мастер-классларга язылып, “артыгын кыланырга” яратмый. Тынычлык, дуслык, аралашу, тәмле ризык төрек студентын бәхетле итүгә җитә. Дәресләр тәмамланганнан соң, төрекләр университет бакчасының беседкаларында әкрен-әкрен чәй эчеп, сөйләшеп утырырга ярата. Укытучыларны да тәнкыйтьли, көлешә дә, шаярыша да, сынауларга да әзерләнә алар шунда. Моннан тыш, верандалы кафеларда өстәл уеннарын уйнау бик популяр. 15-20 кешелек төркемнәрнең җыелып уйнаганы булгалый. Гаҗәп, кафе хезмәткәрләре моның өчен барча форсат тудырырга тырыша.
Гаиләләреннән аерылып, укыр өчен башка шәһәргә килгән төрекләр күпчелек очракта тулай торакка урнаша. Алар шулай ук ике төрле, дәүләт һәм хосусый толай торагы, була ала. Дәүләтнекеләр бик яхшы дип саналмый, бүлмәләрдә алтышар-сигезешәр кеше яши. Шунысын әйтергә кирәк, тулай тораклар егетләр һәм кызлар өчен аерым биналарда урнаша, кайберләрендә генә уртак ашханәләр бар. Ни гаҗәп, дәүләт тулай торакларында кухня дигән әйбер гомумән юк. Аш-су ашчылар тарафыннан пешерелә һәм ашханәдә махсус система буенча таратыла. Тулай торакка керү кебек үк, ризыкны алу бармак эзен сугу аркылы башкарыла (ул торакка теркәлү вакытында алына). Һәрбер егет яки кызга иртәнге аш өчен 2,5 лира (55 сум), кичке ашка – 5 лира чамасы бирелә. Аларны аш-суга, салат, сок, әйран, йогурт, җиләк-җимешләр алуга тотарга була. Тулай торакта яшәүнең айлык бәясе – якынча 150 лира (3300 сум).
Төрекләр югары уку йортына гадәттә 18-19 яшьләрендә керә һәм, гомумән алганда, 27 яшь тирәсендә бакалавр һәм магистр дәрәҗәләрен ала (магистрлыкка уку алдыннан бер ел фәннәр өйрәнү мәҗбүри (bilimsel hazırlık)). Диплом алганнан соң, бер өлеше университетта фәнни эзләнү алып барырга кала, бу эш югары бәяләнә. Калган өлеш җәмгыять тормышының һәртөрле аланында хезмәт итә.
Адилә Миәссарова, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты талибәсе