1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил , Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. «Идел-Урал» легионында хезмәт иткән бу әсирләр «Алманиягә хыянәт иткән өчен» хөкем ителә. Сүз нинди хыянәт турында бара? Алар нинди легионда катнашкан? Әйдәгез, белгәннәребезне … Тулысынча
Search Results for: сугыш
Безнең эрага кадәр III гасырдан алып б.э. V гасырына кадәрге чорда Иделдә ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре таркалып сыйнфый җәмгыятькә күчеш бара. Б. э. VIII—IX гасырлары аралыгында Идел буенда ыруг берләшмәләре хасил була. Көнбатыш Чулман һәм Идел алдының көньяк өлешендә Идел-Чулман болгарлары кабилә берләшмәсе оеша. Болгар бабаларыбыз бу чорда ук чөйле язуга ия булалар. Мең ел дәверендә (б. э. … Тулысынча
Эшчәнлегенә төрледән-төрле бәя бирелгән, хәтта «музыка министры» дип тә йөртелгән бу шәхесебез милли классик сәнгать өчен ниләр эшләгән соң? Нәҗип Җиһановны XX гасыр татар музыка сәнгатенең иң зур эшлеклесе дип атыйлар. Аның киңкырлы һәм актив эшчәнлеге шундый бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Татар музыкасы тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгалары Җиһанов исеме белән бәйле. Ул ярты гасырдан … Тулысынча
Татар милли педагогикасы (этнопедагогика) тарихының беренче чоры бик борынгыдан алып, б. э. кадәр III гасыр төрки кабиләләрендәге тәрбия чорын үз эченә ала. Бу чорга хас тәрбия тупланмасы төркиләрнең ышанулар җыелмасы, халык авыз иҗаты, музыкасы, сынлы гамәли сәнгате, гыйлемнәреннән тора. Күк һәм Җир улы Борынгы төркиләрне космогоник, ягъни дөнья яратылышы соравы бик күптәннән борчыган. Бу өлкәдә … Тулысынча
Агулый торган сугыш матдәләренең берничә тамчысы да кешене үтерә яки вакытлыча сафтан чыгара ала. Химик корал шулкадәр коточкыч куркыныч булганга, аны ничәмә-ничә тапкыр тыеп карадылар инде. Ләкин агулы матдәләр бүген дә хәрби конфликтларда кулланыла. Инфографика РИА Новости сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.
Казаннан 2880 чакрым ераклыкта Италия дәүләтенең башкаласы Рим урнашкан. Шәһәрнең эчендә тагын бер мөстәкыйль дәүләт бар. Шунда 1,5 млрд кешенең кадерле Атасы яши. Ул гел актан гына киенә, аны бар дөнья белә. «Папа! Рим папасы» дип дәшәләр аңа. Католик №1 Рим папасы – Католик чиркәвенең рухи башлыгы, католик №1. Тәхеткә килгән һәрбер папа изге апостол … Тулысынча
Төлкеләрнең атлау стратегиясе белән файдалануы әкиятләрдән ук билгеле: алар өч алымда Күмәчкәйне бетереп ташлыйлар, өч алымда куянның йортын яулап алалар, өч алымда көндәше бүрене нейтральләштерәләр. Әмма без аларның кешегә якыная баруын сизмибез дә. Төренең атамасыннан ук күренгәнчә, гади төлке – кешеләрнең иң күнегелгән юлдашларының берсе. Төлкеләр белән кешеләр арасында үзара кызыксыну бар. Һәм ул менә … Тулысынча
Альберт Эйнштейн – узган гасырның иң атаклы шәхесләренең берсе. Бу галимгә яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булган давыллы чор, дөнья сугышлары һәм атом һөҗүмнәре дәвере инде күптән узды, ләкин Эйнштейнның даһи ачышлары бүген дә актуальлеген җуймады. Болар – атаклы E=mc2формуласы белән белдерелгән масса белән энергия бәйлелеге законы, чын мәгънәсендә беренчеләрдән булып туган квант теориясе һәм, … Тулысынча
Көнчыгыш Колорадода яткан динозавр калдыкларын өйрәнүче палеонтологлар фикеренчә, динозаврларда кошлардагы кебек хәрәкәтләнү ритуалы булган. «Динозаврлар арасындагы кошлар биюе дигән йола барлыгы күптәнге фараз иде инде, ләкин җир катламнарында тырналып калган эзләр әлеге фаразларга беренче дәлил булып тора , — ди Мартин Локли атлы галим. — Билгеле булганча, тираннозаврлар гаиләлегеннән булган тероподларның каурыйлары, кикрикләре, үткен күзләре … Тулысынча