Төлкеләрнең атлау стратегиясе белән файдалануы әкиятләрдән ук билгеле: алар өч алымда Күмәчкәйне бетереп ташлыйлар, өч алымда куянның йортын яулап алалар, өч алымда көндәше бүрене нейтральләштерәләр. Әмма без аларның кешегә якыная баруын сизмибез дә.
Төренең атамасыннан ук күренгәнчә, гади төлке – кешеләрнең иң күнегелгән юлдашларының берсе. Төлкеләр белән кешеләр арасында үзара кызыксыну бар. Һәм ул менә нәрсәләрдән гыйбарәт.
ЗООБЕЛЕШМӘ
Гади төлке
Төркеме: имезүчеләр
Отряды: ерткычлар
Семьялыгы: этсыманнар
Ыругы: төлке
Төньяк ярымшарда тундрадан алып ярым чүлләргә кадәр таралганнар, Австралиядә дә җайлашканнар. Фенотип бик төрләнүчән: әлеге төр үз эченә 40-50 төрчәне ала. Алар моногам (моногамия – бер ир, бер хатын белән генә тору, бер ирлелек, бер хатынлык), урта полосада көчекләр апрель-май аенда дөньяга килә, ана һәм ата төлке яшь буынны көз азагына кадәр кайгырта. Вак кимерүчеләр буенча «махсуслашканнар», әмма рационнарында 400 төргә кадәр төрле хайван һәм үсемлекләр бар.
Төлке белән йөзем куагы. Оппортунист-ерткыч
Иң беренче итеп төлкеләр кешеләрне… тычканнар өчен ярата. Кешеләр авыл хуҗалыгында үсешкә ирешеп, артык калган уңышны сакларга кирәк була башлагач, ашлык саклау урыннары – һәртөрле амбарлар, келәтләр – һәрнәрсәне кимереп чыгудан кала, куркыныч чирләр дә таратучы меңләгән кимерүчеләр тавышы белән тулган. Көнбатыш Аурупада кулга ияләшкән генетта һәм көзәннәрне тычкан тотарга өйрәтү буенча тәҗрибәләр уздырып караганнар, әмма шул ук вакытта җыелган уңышны саклап калу көрәшендә төлкеләр дә булышкан, өстәвенә тагын – үзләре теләп! Дөресен әйткәндә, төлке – вак кимерүчеләр буенча иң зур белгеч. Көне уңышлы барып чыкса, ул хәтта 15 тычкан ашый ала. Мәче, көзән һәм генеттаның барысы бергә тырышса да, алар нибары шуның кадәр генә ашыйлар. Әйе, җае чыкса төлке тавык яисә куянны ашау мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый, шулай да аның намуслы алтын күзләренә карагыз – ул сезгә бөтенләй, бөтенләй моның өчен килмәгән.
Төлке – оппортунист-ерткыч: ул теләсә нәрсәне дә ашарга риза, күләме генә ярашлы булсын. Әкиятләр ни генә сөйләсә дә, куян ите төлке рационының күп дигәндә 5% гына алып тора. Чынлыкта төлке ашый торган ризыкларнын зур өлешен бөжәкләр тәшкил итә, алар арасында авыл хуҗалыгына зарар китерә торганнары да бар: май коңгызы, саранча, чикерткә һәм төрле башка коңгызлар (тагын күбәләкләр, суалчаннар, бакалар, сөйрәлүче хайваннар). Төньякта төлкеләр төрле җиләкләр ашыйлар, көньяк районнарда чатнаган кавын белән карбыз эзләп бакчалар буенча үтәргә, документаль диярлек мәсәлдә чагылыш тапкан виноград тәлгәшләрен сирәгәйтергә яраталар.
Сүз уңаеннан, мәсәлләр турында. Каргалар, дөресрәге, каргалар семьялыгына кергән кошлар һәм төлкеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик ук гади түгел. Бер яктан караганда, төрле тавыш чыгарып саескан һәм каргалар төлкене куркыныч хәл турында кисәтәләр, икенче яктан караганда, шул ук тавышлары белән төлкенең кая икәнлеген ачып салалар. Төлке дә каргаларга бер ук вакытта иптәш тә, дошман да булып тора: бәлки төлке ашап бетермәгән ризык аңа калыр, ә бәлки карга, аның йомыркалары һәм кошчыклары үзләре дә төлке өчен ризык булыр.
Ә төлкеләрне бөтенләй яратмаган нәрсә исә, ул – чәүкә. Алар хәтта күмәкләп төлкеләргә каныгу да оештыралар. Австралия экологы Конрад Лоренц тасвирлавына караганда, бу менә шулайрак уза: төлке чәүкәне тотырга тырышып карый, әмма кошлар, очып китү урынына, бер төркемгә җыелалар да, тавыш чыгарып төлкеләргә һөҗүм итә башлыйлар. Төлке төшке аш урынына Хичкокның «Кошлар» триллерын яңадан күрсәтәчәкләренә төшенә һәм кача башлый. Әмма болай гына тәмамланмый. Чәүкәләр аның артыннан баралар, колак тондыргыч каты тавышлары белән интектереп бетерәләр. Бәлки нәкъ менә әлеге күренеш борынгы грекларга ахирәттәге гөнаһлы кешеләрнең рухын куып йөри һәм ачы тавышлары белән аларны аңнан яздыра торган эриниялар турындагы миф сюжетын күрсәтеп тә биргәндер.
Һәм тагын ахирәт турында: төлкеләр үләксәдән дә җирәнмиләр, бигрәк тә ач вакытта. Шулай да төлкеләр диетасының алтын стандарты булып вак кимерүчеләр һәм бөҗәк ашый торганнар тора. Тычкан тота торган төлке – искиткеч матур күренеш, бигрәк тә кышын. Төлкенең ишетү сәләте, ис сизү тойгысы шуның кадәр әйбәт ки, алар хәтта ярты метрлык кар катламы аша да кимерүчеләрне сизеп алырга мөмкин. Барлык этсыманнар арасында төлкеләр иң мавыгучан һәм иң хисле, шуңа күрә дә тычкан тота торган төлкенең үзен тукылдый торган көртлек кебек тотуы гаҗәеп түгел – ул шуның кадәр мавыгып китә ки, хәтта үзенең иминлеге турында да оныта. Бу вакытта кеше аңа бик якын килә ала (җил исмәгән яктан).
Тиңсез Фокс әфәнде
Кешеләр хайваннарның табигый ареалларын киметәләр, әмма төрләр җавап рәвешендә төрле чаралар табалар һәм синонтроплашалар – кешеләр белән янәшә яшәргә өйрәнәләр, хәтта аның хисабына яши башларга да мөмкиннәр. Төлкеләр бу эштә зур уңышка ирешкәннәр.
Аеруча Англиядә. Аксөяк британнар һәм аларның саф токымлы этләре каныккан куркак һәм гел сак төлкеләр, хәзер, аларны аулау тыелгач, тәмам кыюланып китеп, шәһәр читләрен террор астында тоталар һәм Лондонның үзәгендә дә курыкмыйча хуҗалык итәләр. Чүп-чар урыннарын туздыралар, йорт һәм кибетләргә керәләр, ашамлыкларны урлыйлар, этләрнең ачуларын китерәләр, җирле мәчеләр белән биләмә өчен көрәшәләр. Хәзер Лондонда 10 меңгә якын төлке тора. Шәһәр халкының бер өлеше моңа ачулана һәм тәртип урнаштыруны сорый, әмма күпчелеге каршы килми, хәтта монда тарихи гаделлек тә табалар. Channel-4 мәгълүматлары буенча Лондонда яшәүчеләрнең 86% төлкеләргә уңай карашта, ә 10% аларны өстәмә ашаталар да икән. Дөрес, Англия утрауда урнашканга күрә анда материклардагы төлкеләр тарата торган котыру авыруы юк.
Әмма котыру авыруы белән аерылып тормаган инглиз төлкеләре Җир шарындагы барлык төлкеләр кебек ук бик пычрак булып калалар. Бирмингемда чүп-чар актарган төлкеләр шундый антисанитария оештырганнар ки, хәтта шәһәрнең ветеринария хезмәте аучылар ярдәме белән йөздән артык тәртип бозучыны тотып, ерак урманнарга озатырга мәҗбүр булган. Әмма бик тиздән аларның барысы да кире кайткан. Җирән синонтроплар Аурупа, Америка белән Канадада һәм Русиядә киң таралган. Төлке һәм аның балаларын еш кына Мәскәүдә, Сокольникида, Пошыйлар утравында очраталар. Красногорскта һәм Одинцовода алар төннәрен йоклаган күгәрченнәргә ауга чыгалар. Шәһәр халкының мондый күршеләргә мөнәсәбәте төрле. Бер яктан караганда, кыргый төлкеләр шәһәр тормышына табигый гүзәллек өстиләр, икенче яктан – алар төрле авыруларны тараталар. Алар арасында иң куркынычы һәм иң сирәк очрый торганы – котыру авыруы. Мөһимрәк мәсьәлә – төлкеләрдән этләргә, этләрдән кешегә күчә торган корчаңгы белән гельминтлар. Моны булдырмас өчен Швейцариядә, мәсәлән, суалчаннарга (глистларга) каршы дарулы алдавыч җим куялар.
Шуңа да карамастан, шәһәр җире төлкеләр өчен бик ук җайлы урын түгел. Алар монда автомобильга бәрелеп, төрле авырулардан, агуланулардан һәм этләр белән сугышудан һәлак булалар. Авыл һәм урман төлкеләренең 3-4 еллык гомере булса, күчеп килгәннәренең гомере гадәттә – 1-2 ел гына. Шуңа күрә дә төлке өчен безнең шәһәр – күчеш этабы гына. Аның төп максаты – безнең йортыбыз.
Кем монда бар?
Коммуналкадагы тормыш
Кеше синонтроп тереклекләр чолганышында яши, алар арасында җылы канлылар да, бөҗәкләр дә, хәтта үсемлекләр дә бар. Синонтроплар – яшәү рәвеше кеше һәм аның яшәү урыны белән бәйле булган барлык тере җан ияләре. Аларга, мәсәлән, җирән һәм кара тараканнар, күк күгәрчен, соры һәм кара төстәге карга, шулай ук кычыткан, тиле ут, тилебәрән, күк чәчәк һәм тагын күп кенә үсемлекләр керә. Шәһәр төлкеләренең иң якын аналогы – күчеп йөри торган эт һәм мәчеләр. Рио-де-Жанейрода бу урынны шәһәрне тутырган һәм аннан башка маймылларны бәреп чыгарган шаян маймыллар алып тора, шуңа күрә Рионың бер генә кешесе дә ачык тәрәзәне күзәтүсез калдырмас. Әмма күпкә куркынычрак синонтроплар да бар: мәсәлән, якында гына аюлар йөргән җирләрдә, алар тиз табыла торган ашамлыкка күнекмәсеннәр өчен, чүп-чарны күзәтүсез калдыру бөтенләй тыелган – синантроп-аю рәсемдә генә кызыклы күренеш бит.
Төлке туган: ясалма сайланыш
1950-елларда Дмитрий Беляев җитәкчелеге астында Новосибирск цитология һәм генетика институты галимнәре тиз арада кыргый төлкеләрне кулга ияртү буенча үзенчәлекле тәҗрибә туплаганнар. Галимнәр уйлавы буенча, кешелек тарихының башлангыч чорында кыргый хайваннарның ясалма сайланышының төп сәбәбе булып аларны кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы торган. Галимнәр илнең барлык җәнлек үрчетү хуҗалыкларыннан да кеше белән дус булган һәм агрессив булмаган хайваннарны җыйганнар. Аларның токымыннан иң мөлаем һәм иң ягымлыларын сайлап алганнар, һәм тагын бер тапкыр сайлаганнар, һәм тагын.
Берникадәр вакыт үткәч генетикларның карамагында шаян, мөлаем һәм кешедән һич курынмый торган кулга ияләшкән төлкеләр төркеме калган. Алар тикшерелгән төркемнән һәм кыргый формадан тышкы кыяфәтләре белән дә аерылып тора: төлкеләрнең бер төркемендә доместикациянең генетик маркерлары барлыкка килә: асылма колаклар, борылма койрык, озын дулкынланып торган йон, ак тамгалар: маңгаенда «йолдызчык», аягында оеклар, тиресендә дә төрле ак тамгалар. Генетиклар моны агрессия белән бәйле тестостеронның һәм стресс белән бәйле кортизол дәрәҗәсе аз булганга дип уйлыйлар.
Эксперимент бик уңышлы булып чыга: шук һәм тиктормас булсалар да, төлкеләр бөтенләй кулга ияләшкән хайваннарга әвереләләр (әмма йон сыйфаты начарая). Беренчедән, уникаль токымны бетермәс өчен, икенчедән, билгеле вакытта үзләрен аерым бер төрле алып баруларыннан хуҗаларын саклар өчен төлкеләрне бары тик стерильләштереп кенә саталар. Йорт төлкесе белән тормыш, ышаныгыз, болардан башка да кызык булыр.
Евгения Тимонова тексты
«Вокруг света» журналыннан Наилә Исхакова тәрҗемәсе
Фото: Nature PL / Legion-Media (x5), Nature PL (x3), Blickwinkel / Legion-Media, Istock