Казаннан 2880 чакрым ераклыкта Италия дәүләтенең башкаласы Рим урнашкан. Шәһәрнең эчендә тагын бер мөстәкыйль дәүләт бар. Шунда 1,5 млрд кешенең кадерле Атасы яши. Ул гел актан гына киенә, аны бар дөнья белә. «Папа! Рим папасы» дип дәшәләр аңа.
Католик №1
Рим папасы – Католик чиркәвенең рухи башлыгы, католик №1. Тәхеткә килгән һәрбер папа изге апостол Петрның варисы булып тора. Кайчандыр бу апостол Рим шәһәренең епискобы, ягъни баш христиан рухание булганга, хәзерге папа барлык католикларның да рухи җитәкчесе дип санала. Хәзерге папа Франциск – исемлектә 266 нчы папа. Аңа кадәр Бенедикт XVI идарә итте.
Әмма папа башка дини лидерлардан аермалы бер үзенчәлеккә ия. Аның үз дәүләте бар. Ул Ватикан дип атала. Дөресрәге, папа – Изге Тәхетнең суверены, ә Ватикан – Изге Тәхетнең бер биләмәсе. Кайчандыр папалар ярты Италия белән идарә иткәннәр, әмма 1870 елдан соң ул чордагы папа Пий IX Ватиканда бикләнергә мәҗбүр булган. Бары 1929 елда гына Изге Тәхетнең яңа территориясе төгәл итеп билгеләнә. Папаның яңа дәүләте Рим шәһәре эчендә урнашкан. Бүгенгесе көндә Ватикан – ул 44 гектар җир. Монда Изге Петр соборы, Ватикан бакчалары һәм музейлар, Ватикан китапханәсе һәм Апостол сарае кебек мәдәният өчен искиткеч мөһим объектлар урнашкан. Ватиканның үз гражданлыгы, губернаторы, хөкүмәте һәм хәтта армиясе бар. Дөрес, анда 100 генә гаскәри хезмәт итә, һәм алар тарихта бер генә тапкыр чын сугышта катнашканнар, әмма папа алар белән чын күңелдән горурлана.
Ак төтен, кара төтен…
Папа король сыман шәхес, чөнки аның хакимияте чиксез диярлек. Ләкин чын патшалардан аермалы буларак, папаларны сайлыйлар. Дөрес, гомерлеккә. Мәсәлән, 68 яшендә сайланган Лев XIII 25 ел идарәдә булган.
Сайлаулар конклав дип атала. Анда 80 яше тулмаган кардиналлар катнаша. Алар Сикст капелласына җыела, ә бар да әзер булгач, конклавны оештыру өчен җаваплы церемониймейстер “Extra omnes!” дип әйтә. Ягъни, “Барыгыз да чыгып китегез!” Шуннан соң ишекләр эчтән бикләнә, сайлау беткәнче, чит кешеләрдән монда беркем дә керә алмый.
Элек конклав көннәр һәм атналар һәм хәтта еллар буена бара алган. Мәсәлән, 1268 елда папаны ике ел буена сайлаганнар. Кардиналларның шулай озак маташуыннан туйган шәһәр халкы конклав барган бинаның түбәсен сүтәргә мәҗбүр булган. Әмма һаман фикер уртаклыгын таба алмаган чиркәү әһелләре бина эчендә палаткалар корып, тагын күпмедер вакыт сайлау белән шөгыльләнгән.
Папа сайланды дип әйтер өчен, бер кандидатны яклап, барлык тавышларның 2/3е бирелергә тиеш. Бер көн эчендә дүрт тапкыр тавыш бирү үткәрелә. Әгәр тур эчендә тиешле тавышлар җыелмый икән, барлык сайлау кәгазьләре яндырыла һәм Сикст капелласы түбәсендәге торбадан кара төтен чыга. Ә инде җиңүче, ниһаять, кагыйдә буенча кирәк булган тавышларны җыйса, кәгазьләргә махсус химик матдәләр сибеп, ут төртәләр һәм Ватикан өстендә ак төтен тарала.
Яңа сайланган папаның исемен тантаналы рәвештә игълан итәләр. Гадәттә, моны Апостол сараеның балконына чыгып башкаралар. “Habemus papam!” – “Безнең папа бар!” диләр бу вакытта. Моны кардинал-протодьякон әйтә. Берничә мизгелдән соң мәйданга җыелган халык ак сутана, ак пилеолус кигән папаның беренче мөрәҗәгатен – “Urbi et orbi”ны – ишетә.
Папа – Сантамы?
Соңгы җөмләдәге сәер сүзләрне күреп, аптырагансыздыр инде. Болар – католик руханиларының киемнәре. Сутана – ул озын җиңле, үкчәләргә хәтле җитә торган озын өс киеме. Аны руханилар гади вакытта киеп йөрергә тиешләр. Киноларда күргәнегез бардыр, руханиның “кәчтүмендә” һәрвакыт ак тасма була. Аны колоратка дип йөртәләр. Гадәттә, ул сутананың каты якасына беркетелә. Гади рухани кара, епископ – шәмәхә, кардинал – җете-кызыл, ә папа ап-ак сутана кия.
Папаның башында ак пилеолус (дзукетто дип тә йөртәләр). Мондый баш киеме яһүдиләрдә дә, мөселманнарда да таралган. Бүген пилеолусны католиклардан бары папа гына кия диярлек. Ә элек барлык чиркәү әһелләренең башын бизәгән ул. Иоанн Павел II чорында Ватиканның мөхтәрәм кунакларына папаның пилеолусын бүләк итү гадәте булган. Бәлки, кайчан да булса сезгә дә Рим папасының башлыгын бүләк итерләр? Әйтик, Русия президенты булсагыз?
Папаның баш киемнәре, чынлыкта, бик күп төрле. Кайчандыр чын патша кебек яшәгән папалар тиара – таҗ да кигәннәр. Моннан тыш, гыйбадәтләр башкарганда алар митра кия. Капелло романо дигән кызык эшләпәләре дә бар. Әмма бөтен кешене дә елмаерга мәҗбүр итә торган башлык – ул камауро. Дөрес, соңгы 50 елда ул бик популяр түгел, әмма Бенедикт XVI (2005-2013) аны еш кия иде. Шуңа күрә нәкъ менә аны Санта-Клауска охшаттылар да инде.
Тынгысыз сәяхәтчеләр
Папалар даими сәяхәттә. Аларны аңларга да була: миллиард ярым католик кешесе дөньяның бөтен почмагында яши. Ә аларның рухи җитәкчесе – бер Папа. 27 ел папа булган Иоанн Павел II 130 илгә сәяхәт иткән. Понтификаты дәвамында ул 1 167 000 чакрымны сәяхәт итеп узган. Ә әле ике ел кына Изге Тәхеткә утырган Франциск инде 15 илдә булырга өлгерде. Мәсәлән, Бразилиядә ул 865 мең кеше белән очрашты. Анда бу вакытта Бөтендөнья яшьләр көне иде.
Папа ничек ял итә?
Папа да кеше, әлбәттә. Елга бер тапкыр аның каникулы була. Бу вакытны ул я Кастель-Гандольфо дигән шәһәрчектә үткәрә, йә үзе теләгән урында ял итә. Мәсәлән, Иоанн Павел II Римнан ерак түгел тауларда чаңгы шуарга яраткан булган.
Папамобиль
Язманың ахырында бу гаҗәеп машинаны искә алмыйча ярамас. Әйе, папа еш сәяхәт итә, ул һәр якшәмбе көнне Изге Петр мәйданына җыелган меңнәрчә кеше белән очраша. Ул машинада узганда бөтен кеше дә аны күрә алсын өчен, махсус автомобиль уйлап чыгарылган. Әллә шаярып, әллә чынлап, аны папамобиль дип атыйлар. Ә элек папаларны тәхеткә утыртып, күтәреп йөрткәннәр. Хәзерге папа исә папамобильдә йөрүне дә хуп күрми.
Папа Казанда?
Әйе, Казанда да Рим папалары турында хәтерләтүче почмак бар. Бу – Изге Тәре Күтәрелүе чиркәве. Аның уң ягында Иоанн Павел II һәйкәл куелган.
Менә шулай яшәп яталар безнең католик “ак бабайлары”. Тарихта уйнаган рольләре шактый каршылыклы булса да, бүген без папаларны елмаючан, мәрхәмәтле, еш кына шаян бабайлар итеп кабул итәбез. Әмма алар искиткеч җитди дә, чөнки ярлылык һәм наданлык белән, социаль һәм экологик проблемалар белән көрәшү – папаның төп максатлары.
Айдар Шәйхин, КФУ ИФФһГА Институтының дин белеме кафедрасы талибе
Әлеге мәкаләнең басма версиясе белән «Ялкын» журналының 2015 ел өчен 12 санында танышып була.
Фотолар Ватиканның рәсми сайтыннан алынды.