• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Альберт Эйнштейн — фән супергерое

14.01.2016

Альберт Эйнштейн – узган гасырның иң атаклы шәхесләренең берсе. Бу галимгә яшәргә һәм иҗат итәргә насыйп булган давыллы чор, дөнья сугышлары һәм атом һөҗүмнәре дәвере инде күптән узды, ләкин Эйнштейнның даһи ачышлары бүген дә актуальлеген җуймады. Болар – атаклы E=mc2формуласы белән белдерелгән масса белән энергия бәйлелеге законы, чын мәгънәсендә беренчеләрдән булып туган квант теориясе һәм, әлбәттә, моңарчы какшамас нигездә урнашкан кебек тоелган пространство һәм вакыт турында карашларыбызны мәңгегә үзгәрткән чагыштырмалылык теориясе.

Эйнштейн инкыйлаблар чорында яшәгән. XIX гасырда реклама матбугат чараларын басып алса, 1920-елларда ул радиода идарәсен урнаштыра, ә бер-ике дистә елдан соң, телевидение да аның хакимлеге астына керде. Кеше беренче тапкыр мәгълүмат көчләре белән күзгә-күз очрашты һәм аның беренче, ләкин бик кодрәтле дулкыны белән бәрелеште. Кешелек шул чорларда дан казанган бөекләрне – Чарли Чаплин, Мэрилин Монро, Элвис Пресли, Альберт Эйнштейннарны мәңгелеккә күңел түрләрендә саклап калдырды…

Альберт Эйнштейн инфографикаЭйнштейн үзе исән чагында ук фән дөньясының «изге» кешесенә әйләнде, дисәк тә ялган булмас. Химик коралны һәм атом һөҗүмнәрен барлыкка китергән ике дөньякүләм конфликттан соң фәнни прогресска хөрмәт белән дә, курку белән дә карыйлар иде. Коралланудан баш тартып, табигать көчләренең безнең акылга караганда куәтлерәк булуын танырга чакырган тузган чәчле таркау хәким өмете өзелгән буын өчен фәннең һуманизмына ышанычны кире кайтаруның соңгы мөмкинлеге символы булган. Эйнштейнның исеме дан-шәрәфнең иң югары ноктасына менеп җиткәндә, аңа 72 яшь була. Бу вакытка аның элек бирелеп шөгыльләнгән эшләргә һәвәсе сүрелә, бары берсе генә кала: ул квантлар механикасын чагыштырмалылык теориясе белән «дуслаштырырга» тели. 1980 елда аның шәхси хатлары ачыла, һәм галимне ихтирам итүчеләр аны гади кеше буларак өйрәнә башлый. Эйнштейнның оек кимәве, трубка тартуы, скрипкада уйнавы һәм фән белән бәйле булмаган башка шөгыльләре һәм кызыксынулары булуы бик күпләр өчен яңалык булды.

Инфографиканы КМТТУ-КАИ каршындагы Сәләтле балалар өчен инженер лицее мөгаллиме Илзам Хаҗи әзерләде.

Текст «Фән. Бөек теорияләр: 1 чыгарылыш. Пространство — ул вакыт мәсьәләсе генә. Альберт Эйнштейн» китабыннан тәрҗемә итеп алынды.

 

Рубрика: ИнфографикаТеглар: галимнәр, гомуми тарих, җәмгыять, табигать, фән тарихы, физика, шәхесләр



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.