XVIII – XIX гасырлар Кояш системасы планеталарының хәрәкәтен гаҗәп нәтиҗәле аңлаткан Ньютон механикасының уңышы белән тарихка кереп кала. Моннан тыш ул, әлбәттә, башка, Җир системасына якынрак өлкәләрдә дә уңышка ирешүгә китерде һәм җылылык табигатен вә термодинамика күренешләрен аңлатканда да бик файдалы булды. Ягъни газлар термодинамикасы атомнар хәрәкәте буларак бары тик механик күзлектән тасвирланган. Максвел да үзенең электродинамика тигезләмәләрен язганда хәтта электромагнитик кырларны механик яктан, шестерналар ярдәмендә аңлатмакчы булган. Чынлыкта исә, моның механик электромагнитик кырлары табигатенә бернинди дә бәйләнеше юк, шуңа күрә фән алгарышын бу ялгыш фикерләрдән арынгач кына дәвам итте.
Search Results for: мәсәл
Китап басылуга өч гасыр диярлек вакыт узганнан соң Япония физиологы «Гулливер сәяхәте»ндәге хаталарны төзәткән, дип хәбәр итә The Journal of Physiological Sciences. «Гулливер сәяхәте»нең авторы Джонатан Свифт әсәрдә Гулливерга көн саен 1724 кәрлә ашаган ризык белән тукланырга туры килгән дип ассызыклый. Япония тикшеренүчесе исәпләвенчә, Гулливерга көненә 42 кәрләнең ризыгы белән туклану һәм Бробдингнегта яшәүче рационының 1/42 е дә җитә. Моннан тыш, галим кәрләләр һәм алыпларның гомер озынлыгын, йөрәк тибешенең ешлыгын, кан басымын һәм сулау хәрәкәтләренең ешлыгын да санап чыгарган.
Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез.
Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.