Author: Айдар Шәйхи
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзәнчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
Сез тәм-том ашаганда, сезнең тәм рецепторлары, эчәклек һәм баш миегез барысын да сизә, барысын да аңлый. Баллы әйбердән соң уянып китә торган дәртләндерү системасын алкоголь яки никотин да шул ук тәртиптә активлаштыра ала. Әйе, шикәр дофамин күләмен арттыра һәм үзенә бәйлелек тудыра ала. Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп яраткан? Ашау белән нейромедиаторлар арасында мөнәсәбәт ни өчен кирәк безгә? Җавап — TedED җәмгыяте әзерләгән видеодәрестә.