Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле.
1. Көнкүрештә хөкем сөрүче фикерләргә карамастан, Айның кире ягы караңгы түгел, ә күренмә ягы кебек үк Кояш белән еш яктыртыла.
2. Ай өслегендә «Аполлон-11» экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан.
3. Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндезен +120 °С ка, ә төннәрен −170 °C ка җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 °C саклана.
4. Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә.
5. Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта исә аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра.
6. Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренмә як күгендә һәрвакыт Җир «эленеп тора»).
7. Ай инде миллиард еллар елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша.
8. Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла.
9. Ай өслегенең беренче карталары әле телескоп уйлап табылганчы ук төзелә.
10. Киләчәктә Ай термотөш электростанцияләре өчен ягулык буларак кулланылачак һелий-3-нең мөһим чыганагына әверелергә мөмкин.
Владимир Сурдин,
астроном, «Просветитель» премиясе лауреаты
Элементы большой науки сәхифәсеннән Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе