Танылган инглиз шагыйре Лорд Джордж Байронның кызы Ада Лавлейс – санак (компьютер) тарихы пионерларының берсе. Ул Чарльз Бэббиджнең «Аналитик машина» (Analytic machine) исемле гади санагы өчен бер алгоритм булдыра һәм шуның белән бергә математика һәм санак тарихына кереп кала.
Августа Ада Байрон (соңрак Кинг фамилиясен ала, иренә граф дәрәҗәсе бирелгәч, Лавлейс титулына ия була) 1815 елның 10 нчы декабрендә дөньяга килә. Тууына бер ай тулгач, аның әти-әнисе аерылыша. Ада 8 яшьлек вакытта Лорд Байрон вафат була.
Әнисе исә аны математика һәм мантыйкка кызыксынырлык итеп үстерә. 1829 елның июнь аенда Ада кызамыктан авырый һәм инсульт кичерә. Якынча бер ел буе ятакта ятырга мәҗбүр була.
Ада затлы гаиләдән булганга, аның тәрбиячеләре дә затлы шәхесләр була: ул XIX гасырның атаклы тикшеренүче һәм галимнәре Уильям Френд, Уильям Кинг һәм Мэри Сомервилл тарафыннан математика вә фән-белем рухында тәрбияләнә. Аның укытучыларының атаклы математик Огастес де Морган булган.
1833 нче елда Ада Байрон Кембридж университетында математика профессоры булып эшләгән Чарльз Бэббидж белән таныша, шуннан соң аның белән бергә математика вә мантыйк өлкәсендә күп эшләр башкара. Бэббидж, Аданың aнализлау сәләтенә сокланып, аны «Саннарны әфсенләүче» (The enchantress of numbers) дип атый башлый.
Ада Лавлейсның иң зур яклаучысы Бэббидж 1834 елда яңа бер төр хисаплау машинасының планнарын ясый. Әмма баштарак ясый башлаган «Аерымлау машинасы» (Difference Machine) да әлегә эшләнеп бетмәгәнгә, хөкүмәт аның планын кабул итми. Ләкин аның яңа проекты чит илләрдә зур кызыксыну уята. 1842 елда италия математигы Луи Менабреа аналитик машина турында французча бер бәяләмә язуы яза. Ада Лавлейс шушы язманы бер инглиз фәнни журналы өчен тәрҗемә итә һәм, үз искәрмәләрен дә кушып, 1843 елда бастырып чыгара. Әлеге искәрмәләрдә Бернулли саннарын Бэббиджнең машинасында ничек исәпләп булганын җентекләп аңлатып бирә. Бу ысулны тарихчылар беренче санак программасы дип саный. Шулай итеп, Ада Лавлейс «беренче программист» исеменә дә лаек булган. Лавлейска күрә аналитик машина, катлаулы композицияләр һәм графика дизайны ясый ала торган гомуми билгеләнештәге бер санак буларак эшли. Бэббидж проектлаштырган әлеге машина, чыннан да, бүгенге санакларның нигезе булып тора.
Ада Лавлейс 1852 нче елның 27 нче ноябрендә яман шеш авыруы аркасында вафат була. АКШ Саклану министрлыгы өчен ясалган «Ада» санак теленә аның хөрмәтенә исем бирелгән. Моннан тыш, 1988 нче елдан бирле Британия Санак җәмгыяте (British Computer Society) Ада Лавлейс исемен йөрткән медаль бүләге тапшыра.
Таңсылу Алтай мәкаләсе
Мәкалә тышлыгындагы рәсем timetravelertours.com сайтыннан алынды