Нобель бүләге иясе, атаклы шагыйрә Тони Моррисон сүзләре буенча бар кешелек, телләрне кулланучылар һәм үстерүчеләр, телнең югалуы өчен җавап тота:
«Без үләбез. Тормышның мәгьнәсе бәлки шундадыр. Ләкин без тел белән эш итәбез. Бәлкем тормышыбызның үлчәү берәмлеге дә шул телдер».
Телләрнең юкка чыгу сәбәпләрен алдагы мәкаләләрдә атап киткән идек инде. Бу язмада исә теләсә кайсы тел югалуы белән барлыкка килеп, аерым бер халыкка да, бар кешелеккә дә тәэсир итә торган проблемалар турында сөйләп үтик.
Тел һәм биология?
Югала барган телләр өйрәнүгә багышланган лингвистика, социология һәм педагогика фәннәре раславы буенча, тел һәм халык белеме арасындагы бәйләнеш биологик күптөрлелеккә охшаш. Җирле халыклар тирә-юнь белән берлектә яшәп, аңа яраклашып, флора һәм фауна турында тирән һәм эчтәлекле белем системасын булдырганнар. Бу белем сүзләрнең аталышында, сөйләм телендә, тел байлыгында яңгыраш таба. Ботанист-этнолог, биолог-этнологлар бу халык белемен күптән танып, югалып барган яисә юкка чыккан хайван, кош-корт һәм бөҗәк төрләрен өйрәнү һәм кире кайтару эшләрен алып бара.
Мисал өчен, Перуның өске Амазония җирлегендә яшәп килгән амуэша исемле кабиләнең теле, кызганычка каршы, югалып бара. Фәнни эзләнүләр раславынча, бу тел югалу белән бергә, бу җирләрдә чәчелгән орлыклар төре дә шактый кими башлады.
Маори халкының борынгы әйтемнәрен өйрәнү нигезендә үсемлекләр үсеше, туфрак һәм туклыклы матдәләр, экологик кишәрлекләр һәм бергәлекләр, һәм дә ландшафт процесслары турында яңа файдалы мәгълүматлар табылды. Димәк, тел үлеп китсә, аның белән бергә телдә тупланган халык белеме, әйләнә-тирә дөнья, халыкның фикерләү һәм дөньяга карашлары мәңгелеккә юкка чыгарга мөмкин. Телләр югалу белән бергә, телдә сакланган белемнең югалуы – кешелек өчен зур фаҗига.
Кайсы телләр яшәүгә сәләтле?
Аурупа Берлеге телләрнең югала баруын танып, аларны саклауга багышланган кануннар һәм программалар барлыкка китерде. Иң әүвәл, телләрнең яшәешен һәм хәзерге халәтен бәяләү өчен «Телләрнең яшәүгә сәләтлелеге» факторлары ачыкланды. Бу рәсемдә халыкның үз телләренә карата мөнәсәбәте, телләрнең куллану өлкәсе, кануннар һәм дәүләт ягыннан бирелә торган рәсми статус, телдә булган язмалар, яңа өлкәләрдә таралышы, уку өчен материаллар әзерлеге, телдә сөйләшүче халыкның барлык халыкка булган пропорциясе, бу халыкның саны һәм буыннар аша телнең тапшырылуы искә алынган.
Моннан тыш, телләрне саклап калу өчен, ЮНЕСКО берничә рәсми документ кабул итте. Алар арасында Мәдәни яктан төрлелекне саклауга юнәлтелгән гомум декларация (Universal Declaration on Cultural Diversity), Матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу өчен конвенция (Convention for the Safeguarding of the Intangible Cultural Heritage) һәм башкалар бар.
Тел беткәч, тагын нәрсәләр югала?
Тел бетү белән, анда тупланган белемнең юкка чыгуыннан башка, кешелек тагын берничә зур югалтуга дучар була. Профессор Дэвид Хэрисон сүзләре буенча, тел югалгач, бу халыкның кешелек төре буларак неврологик, психологик һәм лингвистик үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге калмый: «Төрле телләр аермалы фикерләү рәвешен, башкаларга охшаш булмаган проблемаларны чишү һәм анализлау процессларына төшенер өчен бер файдалы ысул».
Аннан башка, телнең лингвистик үзенчәлекләре, авазлары һәм сүзтезмәләре, кешенең акустик аппаратының мөмкинчелекләре, җөмлә төзелеше, ия, хәбәр һәм кушымтаның җөмләдә урыннары һәм башкалар һәр телнең уникаль система булганына тагын бер дәлил. Аз кулланылган телләрне өйрәнүчеләр бу телләрнең бик катлаулы грамматик системаларын өйрәнеп, гомум фәнгә бик файдалы ачышлар ясый алдылар. Телләрнең югалуы бу телләрдә сөйләшә белгән олы буын кешеләренең үз-үзләренә карашына һәм яңа буынның шәхес буларак формалашуына дә турыдан-туры тискәре йогынты ясый.
Алсу Гыйльметдинова, КММТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, PhD in Literacy and Language Education
фото: aboutworldlanguages.com