Яшүсмер булу –тирә-юньдәге әйберләрне «законлы рәвештә» җимерү генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә авыр дип саналган биологик үзгәрешләрне дә тою. Әгәр элегрәк үз-үзеңне тиешенчә тоту проблемасы «тәрбия җитмәү», «җәмгыятьтә урын тапмау» яки «психологик яра» белән аңлатылса, соңгы нейробиологик мәгълүматлар буенча, бөтен эш баш миенең үсешендә икән. Яшьләрнең юкка борчылулары һәм билгесезлектә калулары турында The New York Times мәкаләсендә сөйлиләр.
«Яшьлек» сүзе хәзерге көндә «тәвәкәллек», «эмоциональ драма» сүзе кебек кабул ителә һәм үз-үзеңне тотуның сәер формалары белән ассоциацияләнә. Хәзерге вакытта инде яшүсмерләрнең бер яктан бер якка бәргәләнүенең сәбәпләре психологик күзлектән карап аңлатыла. Үсеш чорында яшьләр социаль һәм эмоциональ проблемаларны чишә белергә тиешләр. Әлеге проблемаларга ата-анадан аерылу, яшьтәшләрең арасында үз урыныңны таба алу һәм чынлыкта аларның кем икәнлекләренә төшенү керә. Бу сорауларның яшүсмерне борчырга мәҗбүр итүен аңлар өчен белгеч булу кирәк тә түгел.
Ләкин әлегә кадәр яшүсмер чорын анализлау нәтиҗәсендә билгесезлекләр кала бирә: мәсәлән, барлык яшүсмерләр (тинейджерлар) да кисәк кенә борчылу һәм курку хисен тоялар, ләкин мондый ук кичерешләр балаларда һәм олырак яшьтәгеләрдә күзәтелми. Аның сәбәбе баш мие үсешенең үзенчәлекле булуына бәйле, нәтиҗәдә исә курыкмаска өйрәнү өчен сарыф ителгән бик күп вакыт тора.
«Кинәт кенә туган үзенчәлекле, сәер тотышлары яшүсмерләрнең ни өчен үзләренә һәм башкаларга зарар китерүгә тартымлы булу күренешләрен төшендергәндәй итә. Алар дөньясында өч дошман – көтелмәгән төрле хәлләр, үтерешләр һәм үз-үзеңә кул салу (суицид)»
Баш миенең төрле өлешләре төрле тизлектә үсеш ала. Аның курку хисен «эшкәртү» өчен җаваплы булган өлеше – бадәмгә тартым туры (миндалевидное тело – corpus amygdaloideum), фикерләү һәм тикшерү функциясе өчен җаваплы булган маңгай өлешендәге ал кабыкны (префронтальная кора – prefrontal cortex) күпкә уздыра. Бу яшүсмерләр баш миенең борчу-курку хисләрен тою өчен җаваплы өлеше югарырак үсеш алган дигән сүз. Шул ук вакытта үзеңне тынычландыру һәм күңелсез фикерләрдән аңлы рәвештә арыну функцияләре бик үк яхшы түгел.
Сезнең, мөгаен, сорау туадыр: яшүсмерләр шундый куркак булгач, нигә соң алар һәрвакыт яңа төрле кичерешләр, хисләр эзлиләр һәм барыннан да бигрәк тәвәккәллекне яраталар? Әлеге ике фикер бер-берсе белән каршылыкка керәләр кебек. Сорауга җавап мондый: баш миенең ләззәт үзәге, курку хисен эшкәртү өчен җаваплы булган өлеше кебек үк, маңгай өлешендәге ал кабыктан алданрак үсеш кичерә. Кинәт кенә туган үзенчәлекле тәртип-тотышлары яшүсмерләрнең ни өчен үзләренә һәм башкаларга зарар китерүгә тартымлы булу күренешләр булуын аңларга ярдәм итә. Алар дөньясында өч дошман –көтелмәгән төрле хәлләр, үтерешләр һәм суицид. Әлбәттә, күп кенә яшүсмерләрнең неврозлары үсеш кичерми, ә киресенчә, үзеңнең куркуың белән эшләү осталыгы формалаша – 25 яшькә баш миенең маңгай өлешендәге ал кабык моның өчен тулысынча көчәйгән була. Шулай булганда да курку белән бәйле невроз диагнозы һәм каушап калучанлыктан газапланулар яшүсмерләр арасында АКШта 20 %-ка тиклем җитә. Болар, мөгаен, берьюлы генетик һәм тирәлек факторлары нәтиҗәседер.
Баш миенең бадәмгә тартым туры кабыктан тирәндә урнашкан, һәм ул куркыныч туганда маңгай өлешендәге ал кабык зонасына, без үзебез төшенгәнчегә кадәр, сигнал җибәрә. Кинәт барлыкка килә торган адреналинны исегезгә төшерегез. Урманда йөргәндә, сезгә кинәт үләндә елан күренгән кебек тоела. Бу баш миенең бадәмгә тартым турында барлыкка килгән гамәл. Сез кабат куркыныч туган урынга карыйсыз һәм маңгай өлешендәге ал кабык сезне «тынычландыра»: бу бары тик агач кисәге генә.
Барлыкка килгән вакыйга схемалы рәвештә ике яклы хәрәкәтне хәтерләтә: миенең бадәмгә тартым туры курку дәрәҗәсен арттыра, ә күпмедер вакыт үткәннән соң, маңгай өлешендәге ал кабык безгә әлеге эш турында мәгълүмат җиткерә. Ләкин яшүсмерләрдә әлеге процесс болай җиңел генә бармый, чөнки аларга үз эмоцияләре белән идарә итү күпкә авыррак.
Корнелл университетының психология профессоры Б. Дж. Кейси балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр төркемендә аларның курку хисен тикшергән. Катнашучыларга кызыл квадрат күрсәткәннәр һәм шул вакытта курку хисе уята торган тавышлар тыңлатканнар. Моңарчы нейтраль стимул булган шакмак, күңелгә ятмаган тавышлар белән ассоциацияләнә башлаган, ә соңыннан күңелсез музыка кебек үк эмоцияләр кичерергә этәргән. Барлык төркемдәге күрсәткечләр дә әлеге тәҗрибәдә бер үк төрле булган.
Иң кызыгы исә башка нәрсәдә чагылыш тапкан. Профессор Кейси катнашучыларда стимул алдыннан курку хисен юкка чыгаруны күнектерү үткәргәндә, ягъни бары тик кызыл квадрат күрсәткәндә, шул нәтиҗәгә килә: экспериментта куркыныч тудыра торган музыкадан хасил булгандагы кебек хисләрне яшүсмерләр озак вакыт оныта алмыйлар. Яшүсмерләргә кайчандыр куркыныч булган әйберне истә калдырып, соңыннан үз ышануларыннан баш тарту шактый авыррак.
Яшьлек – ул эзләнүләр чоры, яшьләрнең мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйльлек яулап алу вакыты. Тагын да камилләшә баручы курку хисен тою сәләте һәм куркыныч ситуацияләргә карата үткен хәтер, әлеге чорда җайлашырга һәм үз-үзеңне сакларга ярдәм итә. Минең бадәмгә тартым туры һәм маңгай өлешендәге ал кабык үсешендәге аерма кешедә генә түгел, ә барлык имезүче хайваннарда да табылган. Бу эволюция казанышы сыман аңлатыла. Әлеге яңа нейробиологик караш яшүсмерләр проблемаларын аңлауны һәм неврозлардан дәвалауны үзгәртергә мөмкин.
Иң киң таралган юнәлеш булып бүгенге көндә когнитив-тотыш психотерапиясе тора. Әлеге вакытта моңа кадәр куркыныч булып кабул ителгән стимул кат-кат яңа, куркынычсыз шартларда күрсәтелә. Алар авыруда куркуны тоймауны күнектерәләр. Әгәр сез, мәсәлән, үрмәкүчләрдән курыксагыз, сезгә аларны, ниһаять, әлеге арахнофобиядән (“арахно” – паук, “фобия” – курку) котылдыру өчен, әкренләп төрле тыныч ситуацияләрдә күрсәтәләр. Ләкин менә парадокс: яшүсмерләр, үзләренең начар эмоцияләрен контрольдә тота алмаулары аркасында терапиягә мохтаҗ булсалар да, аны тиз генә кабул итмәскә дә мөмкиннәр – һәм сәбәпләре бер үк булачак.
Күптән түгел генә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, психик тайпылышлары булган яшүсмерләрнең бары тик 50-60% когнитив-тотыш терапиясе барышында дәваланып чыгалар, ә әгәр бу терапияне дарулар белән бергә көчәйтсәң, савыгу мөмкинлеге 81% кадәр арта.
Ричард Фридман, Нью-Йоркта Weill Cornell медицина колледжының психофармакология клиникасы җитәкчесе, клиник психиатрия профессоры.
Theory&Practice һәм The New York Times буенча
Ландыш Салихова тәрҗемәсе
Төзәтмәләр тәкъдим итүче – невролог Хәйдәр Марат Мансур улы
фотолар: wsj.net, shotterstock, thenews.com