Каюм Насыйри үзе эшкәртеп, халыкка тәкъдим иткән «Әбүгалисина» повестенең төп каһарманы кебек: зирәк, тырыш, гыйлем сөючән шәхес. Җаны-тәне белән мәгърифәт таратырга тырышкан бу галимнең белем алу турында әйтеп калдырган нәсыйхәтләре бихисап. «Әхлак рисаләсе» хезмәтендә китерелгәнен исә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
И газиз бала! Агяһ бул, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә — гыйлемдер. Вә гыйлем дигәнебез белмәгән нәрсәне үгрәнеп вә сорашып белмәктер. Вә наданлык дигәнебез белмәклеге лазем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара торган нәрсәдер вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр. Инде гыйлем үгрәнмәгә, ниятеңне яхшы дөресләп укымага, язмага вә һөнәр, вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыйл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр. Наданлык һәркайчан сине үкендерер, һай, гомерем үтте, сабак укымадым, надан калдым, дирерсән… Наданлык шундаен бер сыйфаттыр. Илаһи ният кыйлдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен вә белмәгәннәргә үгрәтмәк өчен, вә шәригатьне тергезмәк өчен, вә дин исламны бакый кыйлмак өчен, дип ният итеп гыйлем үгрәнмәгә иҗтиһад кыйла күр… Наданлык сыйфаты бик яхшы сыйфат түгел. Надан кала күрмә, сабак укыганда белмәгән вә аңламаган сүзеңне хәлфәдән сора. Укып кына белми кеше, сорашып күбрәк гыйлем хасыйл була. Ни укысаң да, сабак алган вакытта белми китәргә бер дә ярамас. Белмәгән сүзеңне хәлфәңнән йә башка кешедән сорарга бер дә оялма…
Хәлфәңне борчып бетер, бу тугрыда хәлфә сиңа бер дә рәнҗемәс. Инде һәркайчан мәсьәлә сорасаң, ашыгып сорама, үзеңә гыйбадәткә вә мөгамәләгә тиешле мәсьәләне сора. Урынсыз ашыгып сорасаң вә тиешсез мәсьәләне сорасаң, оятка калырсән, наданлыгың зоһур булыр…
Искәрмәләр
агяһ бул — бел, хәбәрдар бул
зоһур булыр — күренер
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов эшкәртүендә
тышлыктагы сурәт vk.com/tatarsyratlari сәхифәсеннән