• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Кофе яратмыйсыңмы? Геннар гаепле!

28.10.2016

%d0%ba%d0%be%d1%84%d0%b5-%d1%8f%d1%80%d0%b0%d1%82%d0%bc%d0%b0%d1%83-%d0%b3%d0%b5%d0%bd%d0%bd%d0%b0%d1%80%d0%b3%d0%b0-%d0%b1%d3%99%d0%b9%d0%bb%d0%b5

Әгәр сезгә кофе ошамый икән, моның генетик сәбәбе булырга мөмкин. «Scientific Reports» исемле журналда чыккан бер тикшеренүдә кайбер кешеләрнең кофены башкалардан күбрәк теләвенең сәбәбе кешенең генетикасына бәйле булырга мөмкинлеге ачыкланган. Әлеге тикшеренү күрсәткәнчә, PDSS2 генында төрләнү (вариация) булган кешеләр, төрләнү булмаган кешеләр белән чагыштырганда, кофены азрак эчә.

Нәрсә ул PDSS2 генының функциясе? PDSS2 төрләнүе булган кеше организмының кофеинны таркату сәләте юк дәрәҗәсендә. Галимнәр фикеренчә, бу хәл кулланылган кофеинның озак вакытка  кеше организмында калуына китерә. Шунлыктан, яңа кофеин дозасын кабул итү вакыты кими.

Кофеда булган кофеин кешеләрнең уяу булуын тәэмин итә. Ә кайбер кешеләрдә ярсучанлык, ашказаны тәртипсезлеген һәм канәгатьсезлек тудыра.

Алдагы бер тикшеренү буенча Италиянең 7 шәһәрендә 1200дән артык кешенең кофены көндәлек кулланулары ачыкланган. PDSS2 төрләнүе булган кешеләрнең, PDSS2 төрләнүе булмаган кешеләргә караганда бер чынаякка азрак кофе эчкәннәре дә билгеле булган.

Тикшерүчеләр төркеме, әлеге эшне Нидерландта да 1731 кеше белән башкара һәм шул ук нәтиҗәләргә юлыга.

Тикшеренүнең төп авторларының берсе – доктор Никола Пирасту – тикшеренүләре турында матбугат өчен язмасында: «Безнең эшләребезнең нәтиҗәләре, кешенең кофе эчү теләгенең геннарда кодлы булу мөмкинлеген раслый. Әмма әлеге нәтиҗәләрне раслау һәм PDSS2 белән кофе куллану арасындагы биологик бәйләнешне ачыклау өчен тагын да зуррак тикшеренүләр башкарырга кирәк», — ди.

Тикшеренүдә бары тик кофе куллану каралды. Кем белә, бәлки, алдагы тикшеренүләрдә без төрле генетик факторлары булган газлы һәм энергетик эчемлекләр реклама кампаниясен күрербез.

bilimfili.com мәкаләсе

Таңсылу Алтай тәрҗемәсе

постердагы фото: mocafe.files.wordpress.com

Рубрика: Мәкалә, ЯңалыкТеглар: ашау-эчү, биология, генетика, геннар, кофе, медицина, сәламәтлек



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.