• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Японнар ясаган ятьмә галәмдәге чүпне җыячак

14.12.2016

%d1%87%d2%af%d0%bf-%d2%97%d1%8b%d1%8e%d1%87%d1%8b-%d1%8f%d1%82%d1%8c%d0%bc%d3%99-%d1%82%d1%8b%d1%88%d0%bb%d1%8b%d0%baУзган җомгада Япония Халыкара галәм станциясенә йөк илтә торган кораб очырды. Аның бортында Галәмдәге чүпне җыярга тиешле корылма бар.

Япониянең аэрокосмик тикшеренүләр агентлыгы галимнәре ятьмә белән тәҗрибә үткәреп, Җир орбитасында яткан фәлән тонна галәми чүпне җыярга тырышалар. Бу галәми чүп 1957 елда Советлар берлегенең «Спутник» исемле ясалма иярчене очканнан бирле Җир тирәсендә җыелган ракета калдыклары, төрле җиһазлар һәм детальләрдән тора. Бүгенгесе көндә, төрле белгечләр әйтүенчә, орбитада 100 миллионнан артык чүп кисәкләре ята, аларның һәрберсе космостагы киләчәк тикшеренүләре өчен куркыныч тудыра.

© JAXAИнженерлар тутыкмый торган корыч һәм алюминийдан торган нечкә чыбыклардан электромагнит буксиры ясаганнар. Галимнәр һәрбер чүп кисәгенә берешәр трос тоташтырырга җыена. Ятьмә Җирнең магнит кыры аша узган вакытта электр энергиясе ясалачак, бу исә галәми чүпнең хәрәкәтен акрынайтачак, нәтиҗәдә, чүп түбәнрәк орбитага төшәчәк. Ахыр чиктә, бу чүп Җир атмосферасына кереп, планетаның өслегенә төшкәнче янып бетәчәк.

JAXA – Япон агентлыгы бу проект өстендә Nitto Seimo исемле балык тоту ятьмәләре җитештерү ширкәте белән берлектә эшли. 10 елдан артык вакыт дәвамында алар проектка яраклы трос ясау өстендә эшләгәннәр.

Агентлык галәми чүпне җыю системасын киләсе унъеллыкта даими кулланырга дип хыяллана.

The Guardian буенча

Рубрика: Мәкалә, ЯңалыкТеглар: галәм, галәми чүп, Җир орбитасы, ясалма иярчен



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.