• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Кояш системасының алты могъҗизасы

22.03.2016

Без сезнең өчен Кояш системасында баручы иң зур әһәмияткә ия булган алты күренешне җыйнадык. Әлеге күренешләрнең барлыкка килүе чыннан да бик тәэсирле һәм куркыныч! Без сезне галәм сәхнәсендә менә хәзер дә баручы, хәрәкәттәге искиткеч тамашага күз салырга һәм галәмнең бөтен нечкәлекләрен тоярга чакырабыз. Шуны онытмагыз: безнең йортыбыз искитмәле урында – галәмдә урнашкан, һәм анда баручы могъҗизалы тамашаны күрү өчен, безгәң бары күзләребезне күк киңлекләренә генә күтәрергә кирәк.

Сатурндагы гарасатСатурнда давыл

Гарасат Сатурнның Төньяк полюсында куба. Галимнәр фотосурәтләрне өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: көчле давылның диаметры 2011 чакрымга җитә, һәм, Җир үлчәмнәренә күчергәндә, бу Австралия материгының яртысын тәшкил итә дип исәпләнә.

Кояштагы протуберанецлар

http://giylem.tatar/wp-content/uploads/2016/03/Кояшта-протуберанецлар.mp4

Кояшның иң матур күренешләренең берсе – протуберанецлар. Кояштагы протуберанецлар – йолдызның магнит кыры тәэсирендә Кояш өстеннән күтәрелүче зур күләмдәге газ төеннәре.

Төньяк балкышының серпантиналарыКотып балкышы серпантиналары

Табигатьнең күк киңлекләрен могъҗизалы утлар белән яктыртучы үз искиткеч утлы тамашасы бар – ул төньяк балкышы. Котып (котып – полюс) балкышлары кояш җиленең Җир шары һава сүрүенең өске катламнары триллионлаган корылмалы кисәкчәләр белән бәрелеш ясап тору нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Сатурндагы котып балкышыСатурнда котып балкышы

Безнең планетабызны төньяк балкышы баручы бердәнбер “күк сәхнәсе” дип уйларга кирәкми. Поляр балкыш магнит сүрүе булган башка күп кенә планеталарда да үз гастрольләрен биреп тора. Әлеге тамашага билет алырга ашыгыгыз, чөнки ул күз явын алырлык булачак!

Зур Кызыл ТапЗур Кызыл тап

Юпитер планетасында менә инде аз дигәндә 340 ел дәвамында гигант зурлыктагы гарасат-антициклон – Зур Кызыл Тап “котыра”. Аның зурлыклары һәрдаим үзгәреп торалар, шуны истән чыгармаска кирәк: аның иңе 14 мең км һәм буе 40 мең кмга чаклы җитәргә мөмкин. Бу исә безнең планетабызның радиусын алты тапкыр салу дигән сүз!

Боҗралар хөкемдары — СатурнСатурн боҗралары

Сатурн планетасының боҗралары зурлыклары берничә миллиметрлар белән дистәләрчә километрлар арасында тирбәнүче миллиардлаган кисәкчәләрдән тора. Күп өлешләре су бозларыннан торучы әлеге боҗралар үз системаларына шулай ук галәм киңлекләрендә хәрәкәт итүче ташлы метеоридларны да тарта алалар.

Дилә Гарипова тәрҗемәсе
Это работает | Наука сәхифәсеннән

Рубрика: МәкаләТеглар: астрономия, котып балкышы, Кояш, Кояш системасы, протуберанецлар, сатурн, сатурн боҗралары, юпитер



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.