• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Актанышта татар телендә беренче географик атласны нәшер иткәннәр

16.11.2016

%d0%b0%d1%82%d0%bb%d0%b0%d1%81-%d1%82%d1%8b%d1%88%d0%bb%d1%8b%d0%baБыел беренче тапкыр татар телендә бастырылган география атлас тәкъдим ителде. Ул Актаныш районының географиясенә багышланган. Туган телебездә атлас төзү идеясе Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында туа. Бу эшне башкаруның әһәмияте турында авторларның үзләре белән сөйләштек.

Рөстәм Фәйзуллин, география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

─ Актаныш районы турында, кызганыч, мәгълүмат табуы җиңел түгел, чөнки ул бик аз. Шуңа да атласны төзүнең беренче максаты ─ укучыларга туган якларына кагылышлы барлык мәгълүматны туплап бирү иде. Балаларга туган якларын тарихи яктан гына түгел, башка өлкәләрдән дә танытуны бурычыбыз, дип санадык.

Атласта Актаныш районының авыл, елга исемнәре теркәлгән. Кыскача районның тарихы бирелде, гербы турында мәгълүмат бар. Рельеф, геология, файдалы казылмалар, климат, эчке сулар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кызыклы гына фактлар тупладык.

Татар телендә районның атласын төзү идеясе ничек барлыкка килгән соң?

─ Татар телендә атлас булдыру идеясен Актаныш гимназиясе тәрбиячесе Хөсәинов Ленар Наил улы бирде. Әлеге эшкә бу елның октябрендә генә алынсак та, бүген ул инде тулаем әзер булып басылды.
Атлас республиканың бер районын гына үз эченә алуына карамастан, мондый эшне башкару ─ шактый катлаулы процесс. Шуңа атласны булдыруда зур гына бер команда катнашты. Әлеге эшне төгәлләп чыгарга «Шәкерт» проекты җитәкчеләре ярдәм иттеләр. Карталарны эшләп чыгаруга Равил Камалов, Ленар Хөсәинов үз хезмәтләрен кертте, Дизайн һәм компьютер вёрсткасын Руслан Усманов башкарды, корректорлар буларак Ленар Шәвәлиев һәм Рамил Гарипов катнаштылар. Үзем исә мәгълүмат туплау белән шөгыльләндем.

Киләчәктә шундый ук форматта атласлар төзелер, дип көтеләме?

Ленар Хөсәенов, Актаныш гимназиясе тәрбиячесе:

─ Әйе, Актаныш районы белән генә чикләнербез, дип уйламыйм. Киләчәктә республикабызның башка районнарының да атласларын булдыру өстендә эшләргә эшләргә кирәк. Моннан тыш шундый үрнәктәге атласлар булдыру туган телебезне үстерергә дә ярдәм ул.

Эльвира Зиннәтуллина әзерләде

фотолар — Ленар Хөсәинов

Рубрика: ЯңалыкТеглар: актаныш, атлас, география, татарстан географиясе, харита



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.