«Гыйлем» каникулга туктала

Кадерле дуслар,

1 июньнән «Гыйлем» берләшмәсе җәйге ялга туктала. Сайт һәм пабликларда яңа материаллар чыкмаячак. Якындагы атналарда элек дөнья күргән постлар кабатланачак, татар этимология белгече Рифкать Әхмәтьянов белән интервью дөнья күрәчәк, Әхмәтзәки Вәлиди турында документаль фильмның татарча субтитрлар белән бирелгән язмасы урнаштырылачак. Болар — чыкмый калган «бурычларыбыз» гына.

2016/2017 сезонына куелган максатларның 60% ирештек дип әйтә алабыз. Эшлисе эшләребез әле алда, димәк.

«Гыйлем» — укучылар һәм укытучылар тарафыннан оештырылган, ә хәзер студентлар алып бара торган проект. Минималь финанс чыгымнары белән без инде 3 нче ел сайтыбызны һәм паблигыбызны алып барабыз, рус, инглиз һәм төрек телләреннән мәкаләләр, видеоязмалар һәм инфографикалар тәрҗемә итәбез, кварталга бер үз журналыбызны чыгарабыз, үз лекториебызны үткәрәбез.

Энтузиастларның проектын җәмәгатьчелек уңай кабул итте, безнең сайт һәм проект гомумән төрле бәйгеләрдә җиңү яулады. Безнең эшчәнлекне иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары һәм, әлбәттә, Казан федераль университеты хуплый. Хәзергесе вакытта «Гыйлем» һәм тагын берничә проект белән идарә итәчәк «Ачылыш» фән һәм мәгърифәт үзәген рәсми оешма буларак теркәү эше бара.

Шунысын искәртик: «Гыйлем» дәүләттән яки шәхси оешмалардан финанс ярдәме алмыйча, студентларның үз инвестицияләре хисабына яшәде. Әлбәттә, көннән-көн үсә, җәелә барган медиаресурс гел шулай бара алмый. Шуңа да хәзер проектның киләчәге сезнең кулда, дуслар. «Гыйлем»гә ярдәм итү ысуллары турында монда укый аласыз: http://giylem.tatar/?page_id=130 . Акчалата ярдәм турында: http://giylem.tatar/?page_id=2319

Тәкъдимнәрегез, теләкләрегез һәм киңәшләрегезне проектның нигезләүчесе, сайтның баш мөхәррире Айдар Шайхинга яисә турыдан-туры мөхәррияткә (bez@giylem.pro) җиткерә аласыз.

Кайвакыт безне «Гыйлем»нең «штаб-фатирында» да очратып була: Казан, Татарстан ур., 2, 127 каб.

Кадерле дуслар, «Гыйлем» белән булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт әйтәбез. Уңышлар сезгә! Июль аенда күрешкәнчегә кадәр сау булыгыз!

Сәлам белән
«Гыйлем» берләшмәсе Идарәсе