«Хәлбуки» — «Гыйлем»нең махсус фәнни-популяр лекторие. Ул 2016 елның октябрендә оештырылды. 2016/2017 ел сезонында җәмгысе 10 лекторий оештырылды. «Хәлбуки»дә физика, астрономия, биология, экология, санак белеме, онкология, энергетика, тарих, әдәбият белеме, тел белеме, педагогика, архитектура тарихы, музыка тарихы, дин белеме һәм теология кебек фәннәр турында студентлар, магистлар, фән кандидатлары һәм докторлары, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады.

 

«Хәлбуки» лекторийлары Казан федераль университетының Лев Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза.