Төрле илләрнең мәгариф системалары турында мәкаләләр шәлкемен дәвам итеп, игътибарыгызга Төркиядә һәм Финляндиядә белем алган татар кызы Адилә Мияссәрованың Төркиядәге югары белем алу системасы хакында язмасын тәкъдим итәбез. Бу мәкаләдә сез төрек студентларының көллиятләрдә һәм университетларда укуы, ала торган билгеләре, укый торган фәннәре һәм университеттан тыш гомерләрен ничек уздырулары турында белә аласыз. Югары уку йортына … Тулысынча
Search Results for: югары уку йорты
Басма активлык һәм фәнни цитаталау индекслары турында Төрле җитештерү предприятиеләренең эш нәтиҗәләрен, конкуренциягә сәләтен бәяләүдә кулланыла торган күрсәткечләр булган кебек, (әйтик, җитештерелгән продукциядән кергән керем күләме), галимнәр һәм фәнни оешмаларның эшчәнлеген бәяләүче басма активлык күрсәткечләре дә бар. Бу күрсәткечләр, фәнни мәкаләләр һәм аларга булган сылтамалар санына нигезләнеп, галим яисә коллектив тарафыннан алып барылган тикшеренүләрнең сыйфатын … Тулысынча
Хәерле көн! Минем исемем Таһир Әхмәтов, һәм мин Мәскәү Икътисад югары мәктәбенең хокук факультетында укыйм. Мин сезгә хокук белеме (право) буенча олимпиадага ничек әзерләнүем турында сөйләрмен. Хокук буенча олимпиаданы югары уку йортына керү өчен бердәнбер мөмкинлек буларак күрдем, чөнки БДИ, минемчә, күпкә катлаулырак сынау. Олимпиадада 5 хата ясап та, призер урыны алып була, ә БДИда … Тулысынча
Химия буенча бөтенрусия олимпиадасының җиңүчесе, физика буенча бөтенрусия олимпиадасының катнашучысы, Химия өлкәсендә Халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе. Бу казанышларга ирешкән якташыбызга әле нибары 16 гына яшь! Сүз Казан (Идел буе) федераль университеты Химия институтының 1 нче курс студенты Булат Курамшин турында. Укытучылары Булат Казан шәһәренең 131нче номерлы мәктәбендә белем алган. Аның фән дөньясы белән мавыгып … Тулысынча
Мисыр хөкүмәте барлык балаларны да түләүсез урта белем белән тәэмин итә, әмма түләүле хосусый мәктәпләр дә киң таралган күренеш. Мәгариф системасы үзәкләшкәнлеге белән аерылып тора. Мәктәпләрдә укыту программалары мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бары Әл-Әзһар югары уку йортының мәктәпләрендә укыту тәртибе башка мәктәпләрдән аерылып тора, монда дөньяви фәннәргә гади мәктәпләрдәге кебек басым ясалмый – дини фәннәргә … Тулысынча
XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.
Ни кызганыч, күпләр өчен Галимҗан Баруди исеме таныш түгел. Ә бит ул дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеклеләренең һәм педагогларның берсе. Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди 1857 нче елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында дөньяга килә. Кечкенә Галимҗанга 3 яшь булганда, аның гаиләсе Казанга күчеп китә. Иң … Тулысынча
XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Русия империясенең Дәүләт думасында (1906 – 1917) мөселман фракциясе оеша. Әлеге сәяси берләшмә дини һәм милли принциплар нигезендә формалаша, Русия империясенең төрки-мөселман халкы вәкилләрен берләштерә. Дәүләт думасының барлык дүрт чакырылышында да фракция либераль караш яклы була, аның сәяси платформасы кадетлар карашына якын тора. I чакырылыш. «Безгә … Тулысынча
Ватаныбыз икътисадының Көнбатыш илләре инвестицияләре белән куллану мөмкинлекләре икътисади булмаган факторларга бәйле булган шартларда, Русиядә, ислам финанс институтларына эшләү өчен кирәкле кануни нигезләр барлыкка килергә мөмкин. Мәкаләдә Ислам финанс системасы үсешенә гомуми анализ бирелә. Хәзерге Русия икътисадына хас проблемаларының берсе – озак дәвамлы инвестицияләр өчен даими финанс чыганакларының булмавы. Бу финанс ресурсларына ия булган Ислам … Тулысынча