Ватаныбыз икътисадының Көнбатыш илләре инвестицияләре белән куллану мөмкинлекләре икътисади булмаган факторларга бәйле булган шартларда, Русиядә, ислам финанс институтларына эшләү өчен кирәкле кануни нигезләр барлыкка килергә мөмкин. Мәкаләдә Ислам финанс системасы үсешенә гомуми анализ бирелә.
Хәзерге Русия икътисадына хас проблемаларының берсе – озак дәвамлы инвестицияләр өчен даими финанс чыганакларының булмавы. Бу финанс ресурсларына ия булган Ислам илләре белән Ватаныбыз икътисады бәйләнешләрен көчәйтүче бер шарт. Мондый илләрдән, беренче чиратта, Якын Көнчыгышның нефть монархияләре кебек дәүләтләрдән, ресурслар алу — Русия икътисадында Ислам хокуклары нигезләмәләренә каршы тормаган ислам финанс системасы элементларының эшләве белән бәйле.
Үзенчәлекләр һәм аермалыклар
Ислам финанс оешмаларының традицион (конвенцион дип атала торган) оешмалардан иң зур аермасы – рибаның бөтен төрләрен тыю. Билгеле булганча, конвенцион банкларда депозитлар һәм кредитларның процентларыннан килгән табыш төп керем чыганагы булып тора. Исламда мондый табыш риба дип йөртелә. Ислам банклары һәм финанс оешмалары мүшәрәкә, мударабә, мурабәхә, сокук һ. б. схемалар кысаларында ашырылучы, керем һәм чыгымнарны бүлү моделеннән торган альтернатива тәкъдим итәләр.
Мүшәрәкә – уртак оешманың, мударабә – ышанычлы идарә итүнең, мурабәхә – товарларның яисә хезмәтнең хакын арттырып сатуның, сокук облигацияләрнең аналогы. Ислам хокукы белгечләре карашынча, мүшәрәкә һәм мударабә килешүләре аеруча уңышлы санала. Аларда ике як та табышны алдан килешкән пропорциядә бүлешәләр. Мударабә контрактларында финанс хәвеф-хәтәрләре өчен бары тик инвестор җавап бирә, ә мүшәрәкәдә – ике як та җавап тота (кертемнәр күләменә пропорциональ рәвештә). Ислам банкы акча салучылары фиСогуд Гарәбстаныцияләнгән процентка түгел, ә банк процентыннан югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин булган табыш өлешенә өметләнәләр. Мурабәхә – кулланучылар кредитының Ислам тарафыннан рөхсәт ителгән альтернативасы. Бүген ислам финансларының дөньякүләм сегменты, төрле мәгълүматлар буенча, 1,2–2 триллион долларга бәяләнә, АТ Kearney рейтинг агентлыгы тикшеренүләре буенча, бу сегмент иң тиз үсешле. Мөселман илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда исламның икътисади принципларына туры килгән финанс оешмалар ачыла. Ислам икътисадының төп принципларының берсе – реаль активлар белән тәэмин ителгән финанслау. Исламның кыйммәтле кәгазьләре товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин ителергә тиеш, бу аларның традицион финанс институтлары чыгара торган кыйммәтле кәгазьләрдән аермасы. Исламда акча – сату объекты итеп саналмый, ул алыштыру процессында арадашчы ролен уйный, әмма аның үз бәясе юк.
Соңгы ун ел дәвамында бөтен дөньядагы ислам финанс оешмаларының активлары тотрыклы үсештә булганнар, һәм 2008нче елгы дөнья кризисы аларга тискәре йогынты ясамаган. Ләкин тотрыклы үсешенә карамастан, бу тармак элеккечә формалашу стадиясендә тора. Ислам финанс институтларының дөнья базарына тулысынча кереп китүенә күптөрле факторлар каршы тора. Безнең фикеребезчә, аларның иң мөһиме – ислам финанслары өлкәсендә бердәм халыкара стандартлар һәм бердәм ислам финанс базары булмау. Кайбер илләрдә, ислам финанслары үтеп керүен камилләштерүче норматив хокукый базаның соңга калуы, шулай ук зур проблема булып тора. Әйтик, Төркия Республикасы үз законнарын 2005нче елда гына үзгәртергә тотынган, Оман ислам финансларын үз хокукый кырына 2013 елның 1 гыйнварыннан керткән. Ә гомумән алганда, кайбер илләрдә, шул исәптән Русиядә дә, банк законнары тармакның үсешенә киртә булып торалар. 2014 нче ел башында алынган мәгълүматларга караганда, формалашып килә торган глобаль ислам финанс системасының кысаларында иң эре өлкә – коммерция банкингы (79,8%) , аның артыннан сокук (15%), ислам инвестиция фондлары (4%) һәм тәкәфүл (1,1%). Тәкәфүл – шәригать кагыйдәләренә туры килгән иминият системасы.
Сокук аеруча тиз үсеш алды. Аның җыелма күләме 2008 елны 18,7 млрд. доллардан 2012нче елга кадәр 140 млрд ка арткан. Thomas Reuters фаразлаулары буенча, сукук үсеше дәвам итәчәк һәм аны чыгару буенча дөньядагы күләме 2018 елда 187 млрд долларга җитәчәк. [2] Тәкәфүлнең җыелма күләме 2009 нчы елны 7,1 млрд доллардан 2012 елда 11,0 млрдка кадәр үскән. Фаразлар буенча, 2015нче елда аның тулы күләме 17,1 млрд тәшкил итәчәк.
Ислам финанслары дөньяда
Ислам финанслары Фарсы култыгы гарәп илләренең хезмәттәшлек шурасына кергән илләрдә иң күп үсеш алганнар. Бу илләрдә ислам финанслары өлеше 25% тан (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә) алып 50% ка (Согуд Гарәбстанында) кадәр җитә. Иран, Пакьстан һәм Суданда финанслар системасы тулысынча ислам нормаларына буйсына, бу илләрнең бөтен банклар эчке икътисади эшләрдә ислам таләпләрен үтиләр. Малайзия, Индонезия, БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Бруней кебек мөселман илләрендә банкларның ике төре дә бар, өстәвенә гади кредит оешмаларының саны да шулай ук бик күп. Дөньяда Ислам финанслары үсеше буенча Иран лидер булып тора, аның активлары 2013 елның ахырына 518 млрд долларга бәяләнә иде. Согуд Гарәбстаны Патшалыгында банк активларының 50%ы (252 млрд доллар) – исламныкы. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам финанс базары – 98 млрд долларга, Күвәйтта – 84 млрдка, Катарда 56 млрд долларга бәяләнә (рәсемдә).
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң зур ислам финанслары базары Малайзиядә урнашкан (180 млрд доллардан артык). Аның еллык үсеш тизлеге 18,6% тәшкил итә (2008 нче елдан алып 2012 нче елга кадәр уртача), шул ук вакытта конвенцион банкларның активлары уртача 9,3% үсә. Бу төбәктә Индонезия икенче булып тора, 28 млрд долларга бәяләнә. Аның соңгы биш елда үсеше – 40% артык. Ислам финанс сегментының өлеше Малайзиядә һәм Индонезиядә 19% һәм 4% тәшкил итә.
Төньяк Африкада ислам финансларына булган базар 5% тан артмый. Монда үсеш, күбесенчә, Фарсы култыгы илләренә бәйле. Төркиянең Ислам финанс активлары 42 млрд долларга бәяләнә, анда ул барлык активларның бары 5% ын тәшкил итә, әмма үткән елдагы үсеше 30% артык булган.
2013 нче елда Фарсы култыгы гарәп илләренең хезмәттәшлек шурасының ның иң зур 100 банкы арасына 17 мөселман банкы да кергән (табл.) Иң зур мөселман Al-Rajhi Bank банкым бу исемлектә 5нче урында торган, активлар зурлыгы буенча Kuwait Finance House – 8нче, Dubai Islamic Bank – 17 нче урын. Фарсы култыгы илләрендә үз банкларыннан башка шулай ук исламга туры килгән финанс булышлыклары (конвенцион банклардагы ислам тәрәзәләре) тәкъдим итә торган чит ил банклары да – UBS, Citibank, HSBC һ.б. эшлиләр. Бары тик Катарда гына ислам тәрәзәләрен булдыру рөхсәт ителми. Ислам финансларының дөньякүләм еллык үсеш темплары 15% ка бәяләнә. Шул ук вакытта Standart&Poors агентлыгы ислам банкларын күп керемлеләр рәтенә өсти, The Banker журналы мәгълүматлары буенча, Dow Jones Islamic Fund махсус индексы, башка индекслар белән чагыштырганда, уңышлырак динамика күрсәтә.
Мөселман финанс оешмаларының клиентлары күбесенчә мөселманнар, аларның саны бөтен дөнья буенча – 1,8 млрд кеше. Ләкин ислам финанслары продуктларына мөселманнар, Азия һәм Африка да гына кызыксыну белдермиләр, ә инде Ауропа, АКШ һәм Австралия илләрендә дә кызыксынучылар бар. Көнбатышта беренче Ислам банкы Islamic Banking System (хәзерге вакытта – Islamic Finance House) 1978 нче елда Люксембургта барлыкка килгән. HSBC, Deutsche Bank, Calyon, Citibank, Standard Chartered, BNP Paribas, ING bank, Chaise Manhattan Bank, Goldman Sachs, The Nomura Securities, JP Morgan, Lloyds TSD һ.б. кебек зур дөньяви банклары үзләренең структураларында АКШ, Бөекбритания, Аурупа берлеге илләрен финанслау өчен ислам бүлекчәләре ачалар. Франция һәм Алманиядә халыкара һәм милли банклар ислам бүлекләре дә ачыла. Ислам финанс оешмалары Дания, Австралия, Канада һәм башка илләрдә бар.
Банк исеме | ил | Ислам банклары рейтингы урыны | Банкларның гомуми рейтингы урыны |
активлар, млрд долл. | Гомуми активларда өлеше, % | Кредитлар чиста күләме, млрд долл. |
Клиент депозитлары, млрд долл. |
Al Rajhi Bank | Согуд Гарәбстаны | 1 | 5 | 71 | 22,5 | 46 | 59 |
Kuwait Finance House | Күвәйт | 2 | 8 | 52 | 16,5 | 30 | 33 |
Dubai Islamic Bank | БГӘ | 3 | 17 | 26 | 8,2 | 15 | 18 |
Abu Dhabi Islamic Bank | БГӘ | 4 | 20 | 23 | 7,3 | 14 | 17 |
Qatar Islamic Bank (S.A.Q) | Катар | 5 | 25 | 20 | 6,3 | 12 | 12 |
Al Baraka Banking Group B.S.C. | Бәхрәйн | 6 | 26 | 19 | 6,0 | 12 | 15 |
Masraf Al Rayan | Катар | 7 | 29 | 17 | 5,4 | 12 | 12 |
Bank Alinma | Согуд Гарәбстаны | 8 | 32 | 14 | 4,4 | 10 | 9 |
Bank Aljazira | Согуд Гарәбстаны | 9 | 33 | 14 | 4,4 | 8 | 11 |
Emirates Islamic Bank PJSC | БГӘ | 10 | 35 | 10 | 3,2 | 5 | 7 |
Ahli United Bank B.S.C. | Күвәйт | 11 | 36 | 9 | 2,8 | 6 | 6 |
Al Hilal Bank PJSC | БГӘ | 12 | 37 | 9 | 2,8 | 6 | 7 |
Qatar International Islamic Bank | Катар | 13 | 38 | 8 | 2,5 | 4 | 5 |
Barwa Bank P.Q.S.C | Катар | 14 | 39 | 7 | 2,2 | 4 | 4 |
Boubyan Bank K.S.C. | Күвәйт | 15 | 40 | 7 | 2,2 | 5 | 5 |
Sharjah Islamic Bank | БГӘ | 16 | 41 | 5 | 1,6 | 3 | 3 |
Noor Islamic Bank P.J.S.C | БГӘ | 17 | 42 | 5 | 1,6 | 3 | 4 |
ҖӘМГЫСЕ | 316 | 100,0 | 195 | 227 |
Русиядә бүгенге көндә бер ислам банкы да, яисә конвенцион банкта тулы кыйммәтле ислам тәрәзәсе дә юк. Традицион банкларның чит ил ислам финанс ресурсларын тарту да безнең илебездә гамәли яктан бик чикләнгән. Мәсәлән, 2013 нче елда ААҖ «Сбербанк России» БГӘ оешмасы Invest AD дан гомуми пулга 600 млн доллар җәлеп иткән, ә Татарстанның иң зур коммерция банкы «АК БАРС» инде икенче тапкыр, мурабәхә операциясе буенча, ислам финанслары җәлеп итә (2011нче елда 60 млн долларга, 2014нче елда 100 млн долларга). Ике очракта да Фарсы култыгы илләре байлыклары җәлеп ителде. Ислам финансларының ваклап сату буенча булышлыклары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр тарафыннан күрсәтә (Татарстан Республикасында «Амаль» Финанс йорты һәм Дагстанда «Масраф» финанс йорты) һәм ышануда ширкәт (товарищество на вере) (Татарстанда «Юмарт-Финанс, Дагестанда «Ляриба-Финанс»). Русия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) каршында күзәтүче булып тора. Мөселманнар саны илнең 20% кадәр тәшкил итә, һәм аларның саны үсә бара (әлегә Идел буе һәм Төньяк Кавказның күп өлеше мөселманнар булган төбәкләрендә, шулай ук Русиянең мөселманнар күпләп яши торган зур шәһәрләрендә). Русия икътисадына инвестицияләр кирәк, шул рәвешле, базар өстәмә чаралар табарга тырыша, Якын Көнчыгышта да шул исәптән. Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр бар инде. Мәсәлән, Русиянең туры инвестицияләр фонды белән Күвәйт инвестицион агентлыгы арасында 2014нче елның май уртасында килешүгә кул куелды, бу килешү буенча, 500 млн долларлык фонд барлыкка килде, моның байлыклары Русиянең Ерак Көнчыгышы үсешенә китәчәк. Әмма Русиядә мондый оешмалар эшләвен исәпкә алмый торган кануннар ислам финанс институтларының тулысынча эшләвенә төп киртә булып тора. Дөньякүләм тәҗрибә күрсәткәнчә, ислам финанс институлары үсеше хөкүмәт тарафыннан бар яктан да булышлыкка мохтаҗ. Бу юнәлештә уңай тәҗрибә безнең якын күршеләребез Казакъстан һәм Кыргызстанда бар. Бу илләрнең канунчылыгына ислам банкларына эчке һәм тышкы инвестицияләр җәлеп итеп, хокукый кыр кысаларында эшләргә рөхсәт бирә торган үзгәртүләр кертелгән. Бу илләрнең һәрберсендә ислам кредит оешмалары ачылды. Ауразия икътисади берләшмәсе юнәлешендә барган берләшү процессларын исәпкә алсаң, Русиядә банк кануннары системасының үзгәрүе бик мантыйклы булып күренә.
Галим Вахитов, икътисад фәннәре кандидаты, Русия ислам институтының ислам икътисады һәм идарә итү кафедрасы җитәкчесе.
Ринат Габбасов, Русия ислам икътисады һәм финанслары үзәгенең директоры.
Мәкалә авторларның рөхсәте белән РИИ талибе Алмаз Биккол тарафыннан тәрҗемә ителде.