Суган тураганда, нидер авыртканда һәм бик моңсу чакларда без, үзебез дә сизмәстән, «елап җибәрәбез» — андый вакытта күз төбеннән яшь бәреп чыга. Ләкин безнең организм күз яшьләрен гел чыгарып тора икән. Без елына 132 литр яшь «ясыйбыз». TED-Ed өчен дәресләр әзерләүче Алекс Һендлер үзенең чираттагы видеосында күз яшенә Төскәй исеме биреп, аның тормышы аркылы базаль, эмоциональ һәм рефлекс яшьләре турында сөйли.
Search Results for: яшьләр
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра. Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның … Тулысынча
1968 елда этолог Джон Кэлхун Америка Психик сәламәтлек милли институты базасында таң калдыргыч эксперимент уздыра. Келхун тычканнар җәмәгате белән кешелек җәмгыяте аналогиясен уздыра һәм моның нигезендә кешелекнең киләчәген алдан әйтмәкче була. Моның өчен галим тычканнар “оҗмахы” булдыра. Тычканнар утопиясе Лаборатория шартларында тәҗрибә ясала торган хайваннар чыга алмаслык 2х2м мәйданында һәм 1,5 м биеклегендә квадрат абзар … Тулысынча
Яшүсмер булу –тирә-юньдәге әйберләрне «законлы рәвештә» җимерү генә түгел, ә берникадәр дәрәҗәдә авыр дип саналган биологик үзгәрешләрне дә тою. Әгәр элегрәк үз-үзеңне тиешенчә тоту проблемасы «тәрбия җитмәү», «җәмгыятьтә урын тапмау» яки «психологик яра» белән аңлатылса, соңгы нейробиологик мәгълүматлар буенча, бөтен эш баш миенең үсешендә икән. Яшьләрнең юкка борчылулары һәм билгесезлектә калулары турында The New York … Тулысынча
1236—1237 елларда Идел Болгарстаны монгол явыннан җимерелә. Шулай да, ул күпмедер күләмдә мөстәкыйльлек саклап, Алтын Урда дәүләтенә кушыла. XIV гасырда Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай күп мәгърифәтчеләр, галим-голәмаларне туплый. Көнчыгыш дәүләтләре белән элемтәләр яңадан торгызыла. Мәгърифәт мәчет кулында Җучи Олысында күпсанлы шәһәрләр барлыкка килә. Исламлашу белән шәһәрләр үсү тыгыз бәйләнештә була. Шуңа бәйле рәвештә сәүдә, … Тулысынча
Русиянең табигате искиткеч матур. Туган илебезне төрле проблемалар өчен күпме сүксәк тә, аның табигатенең гаҗәеп гүзәллеген инкарь итеп булмый. Мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнгән Байкал күлен генә алыйк. Биредә без Бай күлебез турында 10 мөһим фактны тупладык. 1. Байкал күле планетабызның иң чиста күле дип санала. Күлдәге суны алдан эшкәртмичә дә эчеп була. 2. … Тулысынча
Уйлап карасаң, кеше затының сәер бер курчакка охшаганын аңлыйсың. Баш мие нерв-бауларны тарта да, кул күтәрелә, аяк төшә, күз ачыла. Ләкин кайвакыт минең әмере бөтенләй уйламаган-көтмәгән урыннан төшәргә мөмкин. (1) Күз күреме өчен арка миеннән килгән нервлар җавап бирә, алар муенда икенче умыртка сөяге тирәсендә урнашкан. Бу нервлар кысылса, күз аллары караңгылана һәм күзнең үткенлеген бетә … Тулысынча
Мөселман дөньясында күренекле галим булып саналган Ризаэддин Фәхреддин татар-башкорт халыклары өчен чын энциклопедист. Дини эшчәнлегеннән тыш, ул үзенең журналистика, әдәбият, педагогика өлкәсендә куйган хезмәтләре белән дә данлыклы. Риза казый — педагог аерым игътибарга лаек. Эш шунда ки, аның идеяләре һәм үз вакытында нәшер итеп калдырган тәрбияви әсәрләре бүген дә киң кулланылышта: ел саен Риза Фәхреддин … Тулысынча
Казаннан 2880 чакрым ераклыкта Италия дәүләтенең башкаласы Рим урнашкан. Шәһәрнең эчендә тагын бер мөстәкыйль дәүләт бар. Шунда 1,5 млрд кешенең кадерле Атасы яши. Ул гел актан гына киенә, аны бар дөнья белә. «Папа! Рим папасы» дип дәшәләр аңа. Католик №1 Рим папасы – Католик чиркәвенең рухи башлыгы, католик №1. Тәхеткә килгән һәрбер папа изге апостол … Тулысынча
Телләр турында сөйләшүне дәвам итеп, киләсе берничә мәкаләне күптеллеккә бәйле булган ялгыш фикерләргә (стереотипларга) багышлап узыйк. Татарстанда һәм бик күп башка урыннарда әти-әниләр берничә тел белә икән, алар бу очракта шул телләрне балага яшь чактан ук өйрәтеп килә ала. 5-7 яшьләргә җиткәч, бу бала ике телне дә аңлый һәм үз фикерләрен җиткерә алырлык итеп үсеп … Тулысынча