Безне стресс белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип ышандыралар. Стресс – ул безнең организмның әйләнә-тирә мохиттәге нинди дә булса үзгәрешләргә җайлашу өчен барлыкка килгән реакциясе. Мондый реакция үзгәрешләрнең безнең өчен гадәти булмаган чагында, безнең организмда бу күренешкә җавап бирердәй гамәлләр программасы булмаганда, кыскасы, бөтенләй яңа ситуация белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Беренче тапкыр пәйда булган … Тулысынча
Search Results for: мәктәп
Төрле илләрнең мәгариф системалары турында мәкаләләр шәлкемен дәвам итеп, игътибарыгызга Төркиядә һәм Финляндиядә белем алган татар кызы Адилә Мияссәрованың Төркиядәге югары белем алу системасы хакында язмасын тәкъдим итәбез. Бу мәкаләдә сез төрек студентларының көллиятләрдә һәм университетларда укуы, ала торган билгеләре, укый торган фәннәре һәм университеттан тыш гомерләрен ничек уздырулары турында белә аласыз. Югары уку йортына … Тулысынча
Без татар тел белеменә үзләренең өлешләрен керткән, зур мирас калдырган күп кенә галимнәрне беләбез. Ә хәзер сүзебез тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева турында барачак. Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июнендә Төмән шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул иртә әнисез кала. Әтисе Гариф Тумашев һөнәр мәктәбе (ремесленное училище) директоры була. Тик … Тулысынча
Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасы шактый кызыклы фәнни ярыш. Хәзер ул 9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла. Төбәк һәм йомгаклау этабында җиңүче һәм призерларны билгеләү гомуми рейтинг нигезендә башкарыла, ягъни барлык 9-11 сыйныф укучыларының баллары исәпләнеп, иң түбән бер балл билгеләнелә, шул баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкәннәр призер дип таныла, ә тагын бер “аскы” балл буенча җиңүче яки … Тулысынча
Мәктәптә укыганда ук һәр укучы үзенә ошый торган, аңа якын булган фәнне сайлап куядыр, минемчә. Кемгәдер саннар белән эш итү ошаса, кемдер озын иншалар язуны, зур-зур китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар әдәбияты буенча олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча … Тулысынча
Химия буенча бөтенрусия олимпиадасының җиңүчесе, физика буенча бөтенрусия олимпиадасының катнашучысы, Химия өлкәсендә Халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе. Бу казанышларга ирешкән якташыбызга әле нибары 16 гына яшь! Сүз Казан (Идел буе) федераль университеты Химия институтының 1 нче курс студенты Булат Курамшин турында. Укытучылары Булат Казан шәһәренең 131нче номерлы мәктәбендә белем алган. Аның фән дөньясы белән мавыгып … Тулысынча
Мисыр хөкүмәте барлык балаларны да түләүсез урта белем белән тәэмин итә, әмма түләүле хосусый мәктәпләр дә киң таралган күренеш. Мәгариф системасы үзәкләшкәнлеге белән аерылып тора. Мәктәпләрдә укыту программалары мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бары Әл-Әзһар югары уку йортының мәктәпләрендә укыту тәртибе башка мәктәпләрдән аерылып тора, монда дөньяви фәннәргә гади мәктәпләрдәге кебек басым ясалмый – дини фәннәргә … Тулысынча
Әлеге әңгәмәдә социолог Виктор Вахштайн виртуаль дөньяның көндәлек тормыш белән бәйләнеше, World of Warcraft, Second Life һәм «Фарсы шаһзадәсе» («Принц Персии»), уеннардагы валюта һәм өстәмә чынбарлык турында сөйли. — Санак уеннары ни рәвешле социологларның игътибарын җәлеп итә ала? Нәрсә белән әлеге уеннар аларны кызыксындыра ала? — Монда шуны аңлау мөһим: нәрсәне без уен һәм шул исәптән санак … Тулысынча
Тофаларның үзләренең исемнәре тоъфа була (1930 нчы елга кадәр аларның исемнәре карагасслар булган). Бу исем тофалардагы кара-һааш халкыннан килеп чыккан. Моның турында М.А.Кастрен һәм В.В.Радлов язып чыгалар. “Алар үзләрен тофа дип атыйлар” – дип, 19 гасыр уртасында .П.Штубендорф әйтә. Үзләренең телләрен тофалылар тоъфа дыл диеп тә атыйлар. Баскаков классификациясендә бу тел уйгыр-угыз төркеменең уйгыр-тюкюй төркемчәсенә … Тулысынча
Балагыз Хиггс бозоны, кара тишекләр һәм фәзаның күп үлчәмле булуы турында сораша башласа, ничек җавап бирергә кирәк икәнен бу мәкаләдән укып белерсез. Кисәкчәләр физикасы нәрсә ул? Пол Соренсон, физик: «Без бәләкәй нәрсәләрне бер-берсенә бәрәбез, алардан килеп чыга тагын да бәләкәйрәк нәрсәләр; шул бәләкәй нәрсәләрне тагын бер-берсенә бәргәлибез. Иң-иң бәләкәй нәрсә килеп чыкканчы шулай эшлибез. Ахырда, … Тулысынча