Әлеге әңгәмәдә социолог Виктор Вахштайн виртуаль дөньяның көндәлек тормыш белән бәйләнеше, World of Warcraft, Second Life һәм «Фарсы шаһзадәсе» («Принц Персии»), уеннардагы валюта һәм өстәмә чынбарлык турында сөйли.
— Санак уеннары ни рәвешле социологларның игътибарын җәлеп итә ала? Нәрсә белән әлеге уеннар аларны кызыксындыра ала?
— Монда шуны аңлау мөһим: нәрсәне без уен һәм шул исәптән санак уены дип атыйбыз? Гади, көндәлек телдә «санак уены» төшенчәсе безгә әзме-күпме аңлашыла, без аны кулланабыз, һәм бу төшенчә классына «Фарсы шаһзадәсе»нең дә, Second Life һәм World of Warcraft ның да (соңгы дистә елда иң яхшы өйрәнелгән уеннар шулардыр, мөгаен), шул ук вакытта, тетрис уенының да керүе беркемне дә гаҗәпләндерми. Әмма теләсә кайсы социология тикшеренүе гади телне тәнкыйьтләүдән башлана, һәм социолог «санак уены»төшенчәсен, тикшерү объектын концептуальләштерүгә дучар итмичә, ягъни аңа үз дисциплинасы теленнән мәгънә бирмичә, куллана алмый.
Game studies кебек дисциплинара өлкәләре шундый концептуальләштерүләр җыелмасыннан гыйбарәт. Мәсәлән, яхшы өйрәнелгән бер юнәлеш бар — санак уеннары икътисады. Second Life яисә World of Warcraftта финанс агымнарының әйләнешен өйрәнгән тикшеренүләр бар. Аларда уеннар үз макро- һәм микроикътисади күрсәткечләре булган илләр буларак карала. Шулай ук санак уеннарын эчтәлеге, сценарий ягыннан, нәфис текст буларак караудан чыгып, өйрәнү, ягъни санак уеннарының нарратологиясе бар. Cultural studies белән шөгыльләнүчеләрне уенның популяр мәдәнияттә тоткан урыны кызыксындыра; мәсәлән, санак уеннарын неомарксист Франкфурт мәктәбе рухында тәнкыйтьләү традициясе бар.
Мине һәм микросоциология, феноменология яисә фрейм-анализ белән башка шөгыльләнүчеләрне уен дөньяларын тикшерү кызыксындыра. Ягъни санак уеннарын үз мантыйгы, үз этикасы, үз, урамдагы кешенең аек акылыннан аермалы аермалы аңы булган чикләнгән мәгънәләр дөньясы итеп тикшерү. Мондый дөнья – үзенә күрә альтернатив чынбарлык. Һәм безнең тикшеренүдә сорау болай куела: ни рәвешле көндәлек тормыш вакыйгалары санак уенына күчә ала һәм ничек әлеге ике вакыйга – уенда булу һәм уенда булмау – бер-берсе белән бәйле, араларында чикләр ничек куела һәм җимерелә.
Бу темага укыган соңгы тикшеренү өстәмә чынбарлыклы уеннарга, augmented reality га бәйле иде. Күз алдына китерик: уенчыларның смартфоннарында кушымта урнаштырылган, һәм аларга бер-берсенә артефакт бирә-бирә, үзләренә чын дөньядагы җирләрне буйсындырырга тырышып, башка командалар белән ярышырга һәм чын пространствоның нинди дә булса урыннарына барып җитәргә кирәк. Социолог Константин Глазков шәһәр мөхитен кодка салу, кичерү һәм анда яшәеш коралы сезнең смартфонда булганда, шул шәһәр мохитен кабул итү ничек үзгәргәнен тасвирлый.
— Ягъни уендагы гамәлләргә сез, социолог буларак, тормышта караган кебек үк караячаксызмы?
— Минем өлкә, ягъни көндәлек тормыш социологиясе, беренче карашка, кешеләрнең билгеле бер матди шартлардагы бәйләнешләрен өйрәнүгә генә багышланган. Мисал өчен, менә без сөйләшеп утырабыз. Әмма, мәсәлән, сез «Игры разума» киносындагы cыман, уйлап чыгарылган дусларыгыз белән сөйләшәсез – бу социаль бәйләнеш булырмы? Әйе, әмма бу куштырнаклар эчендәге бәйләнеш. Һәм бу күзлектән караганда, санак уеннарындагы бәйләнешләр икенче җай социаль бәйләнешләр булачак (һәм шулай ук куштырнаклар эчендә каралачак).
Бу урында безгә Альфред Шюцның дөньяларның күплелеге турында социаль теориясе ярдәмгә килә. Шюц өйрәтүләренә караганда, театр, акылдан язу, дини ачылышлар, хәтта социаль теория дә – ул шкалаларда урнашкан мөстәкыйль автоном дөньялар. Бу шкаланың бер котыбы – көндәлек тормыш, икенчесе – төшләр дөньясы. Әлеге дөньяларның һәрберсенең үз кагыйдәләре бар, әмма шул ук вакытта аларда башка дөньяларда һәм көндәлек тормышта барлыкка килә торган бәйләнешләр дә чагылыш табарга мөмкин. Моның ачык мисалы – өстәмә чынбарлыклы уеннар. Яисә АКШ хөкүмәтенең Second Life уены эчендә эшләгән казиноларның эшчәнлеген тикшереп, аңа чынбарлык итеп каравы (уйлап чыгарылган, виртуаль дөньяда чын акчалар оттырып булса, әлеге дөнья федераль хакимият өчен чынга әйләнә). Һәм социолог нәкъ менә әлеге күчеш механизмнарын өйрәнәчәк.
Дөньяларны өйрәнү санак уеннары барлыкка килүдән күпкә алданрак, XIX гасырда ук башлана. Моңа этәргән төрле юридик прецедентлар була, шуларның иң танылганы – Макнотен эше. Бу эш шотланд кешесе Даниэл Макнотенның Британия премьер-министры сәркатибен үтерүен тикшерү эше. Макнотен күзәтү маниясе әсирлегендә булып, премьер-министр шәхсән үзе аның артыннан күзәтү белән шөгыльләнгән дип уйлаган. Шул вакытта юристлар алдында сорау туа: гаепләнүче, кайсы очракларда, акылына зәгыйфь булса да, хөкем ителергә тиеш? Хөкемдарлар, гаепләнүченең авыру сәбәпле ялгышулары чынбарлык фактлар булган кебек бәяләнергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әгәр авыру үз-үзен яклаган дип исәпли икән, аны гаепсез дип танырга кирәк, үч алам дип санаган булса — киресенчә. Макнотен эшеннән соң ярты гасыр үткәч, фәлсәфәче Уильям Джеймс көндәлек тормышыбызның рациональлек һәм социальлеге психика күзлегеннән авыру кешенең аңындагы уйлап табылган вакыйгаларга ничек күчеш кичерүе турында уйлана.
— Зәгыйфь акыллылар турындагы бәхәсләрдән кала, бүгенге көндә әлеге мәсьәлә актуальлеген югалтмаганмы?
— Классик мисал – хоккей. Монда башка кешеләрне кыйнау рөхсәт ителгән генә түгел, ә хәтта кирәк тә. Формаль яктан, бу кагыйдәләрне бозу, әмма бу очракта кагыйдәне бозу уенның сценариена кергән әйбер. Көндәш команда уенчысын кыйнаучы тафгайны запас уенчылар эскәмиясенә утырталар, ә төрмәгә түгел. Ләкин шуны ук мәйданда түгел, урамда эшләгән булса, аны һөҗүм итү өчен утырткан булырлар иде. Әмма 1988 елда Minnesota North Stars командасы уенчысы Дино Сиссарелига, кызып китеп, башка уенчыга ташланганы өчен, 1000 Канада доллары күләмендә штраф салалар. «Без хөкемдарлар карарына шаккаттык; элек хоккей мондый инцидентларны үзе чишә торган иде һәм тыштан катнашуга мохтаҗ булмады», — дигән иде ул вакытта команда менеджеры Джек Феррейра. Әмма Харрис фамилияле хөкемдар башкача карар кылды: «Хоккейның мәхкәмә тикшерүләренә иммунитеты юк. Кешеләр аренада һөҗүмне каһарманлык дип күрсәләр, көч куллануның аренадан урамга чыгуы да бар».
Башка мисал: 2009 елд алман парламенты пейнтболны тыю мәсьәләсен күтәрә. Бундестагның социал-демократик фиркасе депутаты Дитер Вифельшпюц «пейнтбол, ату коралын кулланып, кеше үтерүне имитацияли», — дип исәпли. Янәсе, пейнтболны бирелеп уйнаган кеше спорт уенын һәм көндәлекне аера алмый башлый һәм күршеләрен сугыш патроннары белән үтерергә бара ала.
Өченче мисал буларак кайбер илләрнең шутертибындагы санак уеннарын тыюын карап була. «Беренче зат» шутерлары тыелуга ешрак дучар була, чөнки монда уенчы белән персонаж арасында тәңгәлләшү иң югары ноктага килеп җитә. Менә шушындый аргументларны өйрәнәләр дә инде фрейм-аналитиклар.
– Ике кешенең World of Warcraft уйнаганда танышып, соңыннан гаилә төзүе шундый ук мисал буламы?
— Бик үк түгел. Монда уенның тотрыклылыгы югалмый. Менә Second Life-та – билгеле сценарие булмаган уенда – ике уенчы танышып, соңыннан шулар ук чын тормышта күрешеп, гаилә төзиләр икән, менә бу якынрак. Алар бер үк вакытта ике дөньяда пар булып торалар, һәм алар икесе ике гаилә.
— Санак уеннарында бу хоккей өчен кебек үк актуальмы? Гадәттә бу уенда бар әйбер дә аерым: өйдә уйнысың, аннары эшкә китәсен, эшлисең.
— Шюцның бик әйбәт әйтеме бар. Дөньялар чигендә бер дөньяда җыйган тәҗрибә һәм компетенцияне икенче дөньяда эшләүче тәҗрибә һәм компетенциягә алмаштыру нокталары урнаштырылмаган. Ләкин бу чынбарлыкта шулаймы соң? Без ике мантыйк сайлап алып, икесенең дә кысаларында хәл итә алабыз.
Әйтик, без дөньялар ябык һәм бер-берсе белән кисешми дип саныйбыз, ди. Бу очракта психик яктан авыру кешене җинаять өчен хөкем итә алмыйбыз. Бу Русия һәм АКШ кануннары «психик авыру» дигән илгә дә тарала дигәнне аңлатыр иде. Шундый хәл булган иде: бер япон кызы уенда башка кешенең персонажын (ул аның ире була) бетерә, ә ул кеше аны судка бирә; бу аватар аның өчен үз гәүдәсендәге «Мин»еннән дә җанлырак булган. Джордж Р.Р. Мартинны да бит Эддард Старкны үтерүе өчен хөкем итеп булмый.
— Яки мин уен вакытында беркемне дә мыскыл итә алмыйм, чөнки бу мыскыл итү булып саналмый.
— Әйе, чөнки бу уенның бер өлеше булып тора; бәлки анда, киресенчә, мыскыллау мыскыл итү түгелдер. Ләкин без феноменологик мантыйк эчендә дөньялар ябык дип әйтсәк, Дон Кихот табышмагы килеп чыга. Үзенең уйлап чыгарган дөньясында Дон Кихот алыплар белән көрәшә, әмма чынлыкта тегермәннәрне, ягъни кемнеңдер милкен боза. Без аннан китергән зыянны каплауны таләп итә алабызмы, юкмы?
Туктаусыз бу кысаларны җимерә торган заманча перформанс сәнгать өчен, әйтик, Петр Павлейнский очрагында, сәнгать дөньясының безнең көнкүрешкә басып керергә омтылуы булганда, бу бик әһәмиятле сорау.
— Бу дөньялар ябык түгел дигән нәтиҗәгә китерә.
— Әйе, һәм шулай итеп, без икенче мантыйкны да кабул итә алабыз: дөньялар һәрвакыт бер-берсе белән бәйләнештә торалар, бер дөньяда җыйган тәҗрибәне икенчесенә дә күчереп була. Заманча уеннар нәкъ менә шуны күрсәтә дә инде. Мәсәлән, өстәмә чынбарлыклы яисә белем бирүче уеннар. Second Life’та, әйтик, онлайн-университетлар бар. Сез бу уенда теләгән вакытта теләгән җиргә бара алучы соры-көрән-кызыл леопард ди. Сез Австралия университеты кампусына очасыз, сезгә анда ниндидер җанвар (ә чынлыкта бу университетның профессоры) дәрес бирә. Сез, леопард буларак, бу җанварга (профессорга) эссе тапшырасыз һәм ахыр чиктә Австралия университеты дипломы аласыз. Шул рәвешле сез уендагы тәҗрибәне чын диплом алуда кулланасыз. Шушы уенда ук эшкә урнаштыру агентлыгы бар. Сез эшкә урнашу буенча сөйләшүгә леопард буларак киләсез, сезне шундый ук леопард каршы ала, ә соңыннан ул сезне чын дөньяда эшкә урнаштыра. Дөньялар бер-берсенә яраклаша, алар арасындагы чик нечкәрә, тоташсызга әверелә.
Ирвинг Гофман метафорик һәм метафорик булмаган дөньяларның бер-берсенә үтеп керүе турында мәсьәлә тәкъдим итә. Тит Ливий чорындагы театрны күз алдына китерегез. Сюжет буенча җинаятьченең башын кисү каралган. Күренешкә дөреслек өстәү өчен, җинаятьчене уйнаучының башына капчык кидертәләр, аны пәрдә артына алып китәләр, ә аннан аңа гәүдә төзелеше буенча охшаган чын җинаятьчене сәхнәгә алып чыгалар һәм инде аның башын чабалар. Сорау: бу нәрсә дип атала? Театрлаштырылган күренешме, әллә инде чын үлем җәзасымы?
— Бу мәсьәләнең чишелеше ничек була соң инде?
— Гофманның җавабы догматик: әйе, башны чаптылар, бар якка кан сибелә, ләкин бу барыбер спектакль.(Заманча сәнгать музеенда шулпалы савыт яки унитаз гади савыт белән унитаз булып кына калмый). Күпкә нәзберек эмпирик фрейм-тикшерү башта үткән вакыйга буенча мәгълүмат җыярга һәм җавапны шуннан эзләргә кушар иде. Охшаш мисал: без Балканда узган сайлауларны өйрәнгәндә шундый күренешкә тап булдык: бер Босния авылында сайлаулар дини йола, ә икенчесендә – Сабантуй кебек оештырылган. Сорау: бу һаман да сайлаулар булып каламы? Сайлауларны чын итеп танырлармы, юкмы икәнлеге җаваптан тора.
Киләсе мөһим сорау – күчеш әсбаплары. Ике дөнья капма-каршы түгел, ә киресенчә,төзелеше буенча охшаш дип фаразлыйк. Безнең тормыштагы аралашуыбыз төзелеше буенча кешеләрнең уендагы аралашуына туры килә. Менә тормыштагы алып-сату – ә менә алып-сату уенда, менә тормыштагы үтереш – ә менә үтереш уенда. Мондый туры килүләрнең төзелешен ниче аңлатырга? Ирвинг Гофман, мәсәлән, уеннарны game һәм play төшенчәләренә аера. Алардан үзенчәлекле шкала төзергә тәкъдим итә. Бу очракта бер якта – театр, икенче якта спорт булачак. Барлык әйләндерелмәгән чын гамәлләрне я game, я play-га күчерергә мөмкин булачак. Куышуны гына күз алдына китерик: берәү кемнедер кыйнар өчен куа. Спортта бу йөгереш, ә театрда – имитация дип аталачак.
Күчеш әсбаплары турындагы сорау бик мөһим,чөнки без мәктәпкә барып, күп кешене үтерү һәм пейнтбол — төзелешләре буенча охшаш күренешләр дип исбатласак, пейнтбол җинаять дип табылырга һәм уен буларак мөстәкыйльлеген югалтырга мөмкин. (Ләкин без киресен исбатлыйбыз). Монда, әлбәттә, илебез парламентының канун проектлары фрейм-тикшерүче өчен алтын чишмә. Күптән түгел бер депутат балалар шампан шәрәбен, ягъни шешәгә салынган гади татлы су сатуны тыярга тәкъдим итте. Ул, имеш, балалар алкоголизмына сәбәпче була. Аңлашыла ки, боларны балалары булмаган яисә балалар уены ничек төзелүен аңламаган кешеләр тәкъдим итә. Чөнки, алайга калса, каләмне дә тыярга кирәк, балалар бит, кайчагында, аны теш арасына кыстырып,тәмәке тарткан булып уйныйлар.
Кайчагында уеннар, шулай да, ирекләрен югалталар. Мәсәлән, чын ФТБ (FBI) Second Life уенындагы виртуаль казино белән кызыксынганда, чөнки анда җиңгән линден-долларларны (уендагы валюта) билгеле курс бунча чын акчага алыштырырга мөмкин. Әйтик, мин шул ук соры-көрән-кызыл леопард, ләкин уку урынына казинога акча туздырырга киттем, ди. Без кешеләрне моның өчен хөкем итә алабызмы? Бу комар булмаган уен эченә урнаштырылган комар уен. Бу очракта «Башлангыч» («Начало») фильмын искә төшерүче сорау туа: уен эчендәге уен уен булып каламы?
— Чынбарлык белән уен дөньясы әкренләп кушыла һәм тиздән алар арасында аерма калмаячак дигән карашлар бар.
— Хәзер күп кеше шундый нәтиҗәгә килә, әмма мин әлегә моны раслый алырлык теоретик мантыйк күрмим. Бөтен дөньяда төрле кешеләрнең ярты гомерләрен виртуаль дөняда уздырулары әле бернәрсә дә аңлатмый. Ә кешеләрнең уенлаштырылган виртуаль җайланмалар ярдәмендә чын шәһәр буйлап йөрүләре – менә бу күренеш инде тикшеренү өчен җирлек була ала.
— Тикшеренүче-галим дөньяларның кайчан үзидарәле булуын һәм кайчан бер-берсенә үтеп керүен ничек аера?
— Бу һәрвакт теоретик сайлау, чөнки дөрес җавапка материал аша ирешеп булмый. Мәсәлән, сез дөньялар бер-берсенә күчә ала дип уйлыйсыз. Сез аларга ике телгә караган кебек караячаксыз, алар арасында сүз тәңгәллекләре урнаштырачаксыз, әмма шулай да бу сүзләрне бер үк сүз диеп әйтмәячәксез, чөнки сез шулай фикер йөртү ысулын сайладыгыз. Һәм киресенчә, сез бөтен нәрсә инде күптән кушылып, катнашка әйләнде һәм хәзер тотрыклы рәвештә бер дөнья икенче дөньяга күчә диеп әйтсәгез, сез көндәлек дөньяга уен дөньясының үтеп керү мисалын да китерә аласыз. Әйтик чекиннар ярышы: арабыздагы кешеләр арасыннан кафеның мэрын сайлау. Бу позициядә була торып, сез төгәл үзара тәэсирдә булган күренешләрнең чынлыкта үзгәрүен күрсәткән сюжетларны эзләү тоткынлыгында булачаксыз.
— Ягъни мин санак уеннары өчен мәхкәмәдә тартышырга уйласам, миңа белгеч буларак чакырасы социологның нинди теоретик нигезгә якын булуын белергә кирәк булачак, шулаймы?
— Әйе, бу турыда иртәрәк кайгыртып куйсагыз яхшырак. Бер теоретик фикерне яклаучылар санак уеннарының кайбер тормыш вакыйгаларын сурәтләүләренә генә нигезләнеп, мәсәлән Grand Theft Auto уенынын кешерләрне машина урларга өйрәткәне өчен генә тыярга ярамаганлыгын исбатлар өчен ышанычлы мисаллар да китерә алалар. Ә икенче теоретиклар, әлеге уеннарны тыеп булганын яклап чыгып, аерым уен дөньясы һәм аерым чынбарлыкның инде күптәннән булмаганлыгын, кешеләрнең ике дөнья киселешендә яшәүләрен исбатлаячаклар.
— Алар икесе дә мәхкәмәгә киләчәкме? Бу бит чын риторика булачак.
— Һәр тикшеренү – ул риторика. Сорау башкада: бу риторика ышандырырырлык дәлилләре булган мантыйк тәкъдим итә алырмы?
— Нәтиҗәсе көчлерәк булганы җиңү казаначакмы?
— Дәлилләре ышандырырлык булганы җиңәчәк. Классик мисал – атаклы француз фәлсәфәчесе Поль Рикерның дәүләт эшлеклеләрен хөкем итә алган бердәнбер органга – Җөмһүриятнең Гадел хөкем пулатына – чакырылуы. Бу 1999 елда булды, гаепләнүчеләр – 1980 елда донорлык каны банкын барлыкка китерүдә катнашкан министрлар. Донорлык процедурасы көйләнеп бетерелмәгәнлектән, банкка ВИЧ инфекцияле кан эләккән. Бу канны йөзләгән кешеләргә күчергәннәр. Хөкем әллә ничә елдан соң гына үткәрелә, шуңа бу канны күчергән кешеләрнең күбесе инде үлгән, үлү сәбәпләре дә билгесез. Әмма шулай да инфекция күчүнең берничә очрагы исбатланды. Бу эш милли җинаять буларак карала, һәм бу эшне тикшерү өчен фәлсәфәчене чакыралар. Поль Рикер тулы бер фәлсәфә уйлап чыгарып, аны: «җаваплы, әмма гаепле түгел» сүзләре белән белдерә. Ул китергән дәлилләр мантыйгы, министрны бу эш өчен җаваплы дип танытса да, гаепле дип танырга мөмкинлек тудырмый. Нәтиҗәдә, өч гаепләнүченең икесен тулысынча аклыйлар, ә өченче кешене гаепле дип тапсалар да, аңа җәза бирмиләр.
Социология дә бу дөньяның тасвирламасы түгел, ә аны үз фәнни телендә кодлаштыру ысулы гына. Без бу дөньяны экранга чыгара алырлык интерфейс уйлап табабыз. Һәм юриспруденция белән мәхкәмә эше дә шуның белән шөгыльләнә. Моңа кагылышлы иң яраткан мисалым – 19 гасыр ахырында алман югары мәхкәмәсенең кешене төрмәдән качу өчен хөкем итү кирәк түгеллеге турында карары. Бик күп илләрдә төрмәгә утыртылган кешенең качуы тагын бер җинаять булып санала. Ә Алманиядә исә иреккә омтылуны кеше табигатенә асылы белән хас үзлек дигән карар кабул ителгән. Шуңа күрә, әгәр җинаятьче төрмәдән качса, аны табып, билгеләнгән мөддәтен генә утырып бетерергә мәҗбүр итәләр.
— Җәза вакытын озайтмыйлармы?
— Озайталар, тик качкан өчен түгел, ә төрмә җиһазларын бозганы, яки сакчыны сатып алганы өчен. Хокук та, социология дә дөньяның теоретик мәгънәсен билгелиләр, аны концептлаштыралар, ә аларның хөкем барышындагы диалогы – ул дөньяны кодлаштыру ысулларының диалогы.
— Ә бер як икенче якка йогынты ясый аламы? Шартлы рәвештә алганда, теоретиклар практикларга карата мәсәлән.
— Һәм киресенчә дә. Санак уеннары турында сөйләгәннәрем – ул нәкъ менә хөкемдә мисал булып торган карарларның фән, дөньяның теоретик мәгънәсен билгеләү, теоретик фикер йөртү өчен азыкка әверелү очрагы. Дөньяларның күптөрлелеге турында теориянең башында торган Макнотен эше белән дә шул ук очрак кабатланды. Башта юридик прецедент, аннан 50 ел үткәннән соң әлеге дөнья турында фикер тудыра торган фәлсәфә, һәм сиксән елдан соң, әлеге фикер йөртүне эшкәртү өчен камил арена буларак, санак уеннары барлыкка килде.
Виктор Вахштайн белән Кирилл Головастиковның әңгәмәсе
Эльвира Зиннәтуллина, Галия Мөхитова һәм Айсылу Кәбирова тәрҗемәсе
постердагы фото: thetimes.co.uk