Олимпиада— ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемеңне дөрес итеп куллана алу. Татар телендә без инде кечкенәдән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу безнең өчен бер дә авырлык тудырмый. Ә менә телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, аның һәрбер өлкәсе белән танышып чыгу өчен шактый күп вакыт һәм көч таләп … Тулысынча
Search Results for: мәдәният
«Озынукы» шәлкемендә без сезгә төрле фәнни-популяр китаплардан өзекләрне тәкъдим итәбез. Әлеге язмада исә бик тә үзенчәлекле хезмәттән өзек белән таныша аласыз. Аның авторы — Майкл Харт, ул 1993 елда «100: тарихта иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлеге» дигән китабын бастырып чыгарган. Бу әсәрендә ул кешелек тарихына иң зур йогынты ясаган шәхесләр исемлегендә беренче урынга Мөхәммәд пәйгамбәрне … Тулысынча
Иван Петр улы Павлов – дөньякүләм танылган физиолог, үз укытучыларын уздыра алган галим, кыю экспериментатор, Русиядә беренче Нобель премиясе лауреаты, һәм, кем белә, бәлки, нәкъ менә ул Булгаков әсәрендәге профессор Пребраженскийның прототибыдыр. Гаҗәеп хәл, ләкин үз туган илендә аның турында бик аз беләләр. Без бу күренекле шәхеснең тәрҗемәи хәлен өйрәндек һәм аның тормышы һәм мирасы … Тулысынча
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра. Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның … Тулысынча
Гарәпләр Ибн Халдүнне үзләренең социологиясенә, төгәлрәк әйткәндә, җәмгыятьнең социаль-фәлсәфи концепциясенә нигез салучы дип саныйлар. Ул беренчеләрдән булып цивилизациянең барлыкка килүе хакында объектив аңлатма бирә, җәмгыять, дәүләтләрнең барлыкка килү һәм таркалу кануннары турында аерым фән булдырырга кирәклеге турында искәртә. Галим бай тарихи материалга таянып эшли. Ибн Халдүннең хезмәтләре гарәп дөньясына зур йогынты ясый. Ул илләрдә нәшер … Тулысынча
Әлеге әңгәмәдә социолог Виктор Вахштайн виртуаль дөньяның көндәлек тормыш белән бәйләнеше, World of Warcraft, Second Life һәм «Фарсы шаһзадәсе» («Принц Персии»), уеннардагы валюта һәм өстәмә чынбарлык турында сөйли. — Санак уеннары ни рәвешле социологларның игътибарын җәлеп итә ала? Нәрсә белән әлеге уеннар аларны кызыксындыра ала? — Монда шуны аңлау мөһим: нәрсәне без уен һәм шул исәптән санак … Тулысынча
«Куллану җәмгыяте» гыйбарәсе алга киткән илләрдә XX гасырның икенче яртысында тулысынча уңай якка үзгәргән социаль-икътисади һәм мәдәни феномен белән бәйле. Бу фәлсәфи түгел, ә күбрәк социаль-теоретик һәм икътисади категория. Шулай да, аерым алганда, әлеге гыйбарәнең популярлыгы Жан Бодрийярның 1970 елда бастырылган «Куллану җәмгыяте. Аның мифлары һәм структуралары» дигән хезмәте белән бәйле. Ул иң беренче чиратта … Тулысынча
Хәзәр каһанлыгының Византия мәмләкәте һәм Гарәп хәлифәлеге белән мөнәсәбәтләре нинди булган? Ни өчен Хәзәр каһанлыгы дин сайларга мәҗбүр булган? Тарихи документларда хәзәрләрнең дин сайлау процессы ничек сурәтләнә? Бу һәм башка сорауларга тарих фәннәре докторы Владимир Петрухин җавап бирә. Сугыша алмасаң, тел өйрән Без сезнең белән Ауразия дип атала торган, безнең карашка, Якын Көнчыгыштан Ерак Көнчыгышка … Тулысынча
Көнбатыш илләренең мәдәниятенә мөкиббән булу, аны ярату, кабатларга тырышу гаҗәп нәрсә түгел, мондый хәл белән еш очрашырга була. Ә менә Меланезия утрауларында яшәүчеләр арасында исә Көнбатыштан килгән товарларга, предметларга чын-чынлап табынучылар бар. Бу динне “карго-культ” дип тә, “Самолётка табынучылар дине” һәм “Күк бүләкләре культы” дип тә атыйлар. Бу дин тарафдарлары ышануынча, Көнбатыш илләренең товарлары чынлыкта … Тулысынча
Тәңречелек, башкача әйткәндә, Күк тәңресенә инану, төрки халыкларның һәм монголларның ислам һәм христианлык кебек диннәрне кабул иткәнчегә кадәр кулланылышта булган борынгы ышану системасы. Тәңречелек элек барлык төрки халыкларның да көнкүрешендә зур роль уйнаган булса, бүгенге көндә кайбер төркиләрнең генә тормышында һаман урын таба (мәсәлән, якутларда һәм Алтай төркиләрендә). Тәңри көнкүрешебездә Тәңре буларак искә алына һәм … Тулысынча