«Куллану җәмгыяте» гыйбарәсе алга киткән илләрдә XX гасырның икенче яртысында тулысынча уңай якка үзгәргән социаль-икътисади һәм мәдәни феномен белән бәйле. Бу фәлсәфи түгел, ә күбрәк социаль-теоретик һәм икътисади категория. Шулай да, аерым алганда, әлеге гыйбарәнең популярлыгы Жан Бодрийярның 1970 елда бастырылган «Куллану җәмгыяте. Аның мифлары һәм структуралары» дигән хезмәте белән бәйле. Ул иң беренче чиратта билгеле бер интеллектуаль гадәтләргә түгел, ә социаль-икътисади күренешләргә юнәлтә. Өстәвенә, Бодрийярның китабы куллану җәмгыятенең нормаль моделе дип атарлык нәрсәнең анализы түгел, ә бу күренешнең модификациясен, аерым алганда, аның тамгага әйләнгән өлешенең алгы планга чыгуын, тәнкыйди рәвештә теркәп калырга омтыла торган хезмәт.
Массакүләм кулланучылар җәмгыяте барлыкка килүенең алшартлары
Кулланучылар җәмгыяте турында сөйләгәндә, без Икенче бөтендөнья сугышыннан соң стабильләшкән массакүләм куллану җәмгыятен күздә тотабыз.
Шул ук вакытта куллану җәмгыятенә кагылышлы икенче мөһим элемент Кейнс сәясәте һәм Көнбатыш җәмгыятьтә куллану мәдәниятен тарату өчен шартлар тудыра торган социаль дәүләт төзелүе ярдәмендә барлыкка килә.
Шулай да кулланучылар җәмгыяте оешуның алшартлары элегрәк барлыкка килгән дип исәпләнә. Әлеге вакыйга Һенри Форд белән бәйле. Ул теоретик кына түгел, шулай ук эшмәкәр-практик, ике сугыш арасында үзенең индустриаль империясе кысаларында тормыш дәрәҗәсе җәмгыятен төзүче дә. Форд иң беренче булып «халык өчен җайлаштырылган автомобиль»не уйлап табучы һәм шул ук вакытта эшчеләрнең матди хәлләре үсүе турында кайгыртучы да. Автомобильләрнең зур күләмдә җитештерелеп, массакүләм куллану предметына әверелүе хезмәт хакы үсүенә генә түгел, шулай ук тәҗрибәле эшчеләрнең оешма керемнәрендә катнашуында да чагылыш тапкан.
Социаль дәүләт концепциясе
Фордның прототибы сугыш чорыннан соң, ресурсларны, беренче чиратта, финансларны, капиталистик системаныэ гадәти бенефициарларыннан, ягъни хосусый милек ияләреннән турыдан-туры яки арадаш юл белән киң социаль катламнар файдасына бүлеп тарату эшен күз алдында тоткан социаль дәүләт моделе кысаларында дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде. Шул ук рәвештә, элек социаль өлкәләрдә – мәгариф һәм медицинада — халыкка зур мөмкинчелекләр тәкъдим ителде. Ниһаять, пенсия системасы барлыкка килде.
Куллану нигезе буларак уртанчы сыйныф
«Куллану җәмгыяте» һәм «уртанчы класс» билгеләмәләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Уртанчы сыйныф – социаль дәүләт кысаларында формалашкан төркем ул. Капиталистик система тенденцияләре милекчеләрнең бу система ярдәмендә баюына, ә ялланган эшчеләрнең фәкыйрьлеккә төшүенә, нәтиҗәдә, эшчеләр сыйныфының үз богауларынанн башка берни дә югалтмавына гына китерә, шуңа күрә классик капитализм теориясе, икенче сүз белән әйткәндә, марксизм, бу төр мөмкинчелекләрне күз алдында тотмаган. Әлбәттә, Көнбатыш илләре социаль дәүләт буларак формалашулары өчен СССРның кырыс сәяси альтернатива буларак яшәвенә дә бурычлы. Хәзерге дәвамлы яңа либераль икътисад моделе басымы астында уртанчы сыйныф әкренләп таркала. Күптән түгел Борис Гройс әйтеп үткәнчә, халыкның ике капма-каршы сыйныфка – бай һәм ярлылар катламнарына гына бүленү заманасы кире кайта.
Социаль дәүләтнең төп акча алучылары (бенефициарлар) булып, уртанчы сыйныф исәпләнә һәм нәкъ әлеге сыйныф көчле куллану мәдәниятын төзеде. Сыйныф вәкилләренә үз куллану ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен куллануга җайлаштырылган товарлар җитештерүнең тиешле индустриясе кирәклеге табигый. Ягъни бүгенге көндә автомобиль, суыткыч, телевизор, җилләткечләр, һәм башка журнал рекламаларында урын алган товарларны җитештерү эше башланды.
Товарларның үзгәреш кичерүе
Мондый төрдәге куллану товарлары элегрәк юк иде дип әйтеп булмый, әмма куллану җәмгыяте кысаларында товарның әйберлеге дип билгеләрлек нәрсә үзгәреш кичерде, трансформацияләнде. XIX гасыр һәм XX гасыр башында булган куллану товары – ул озак вакытка, еш кына берничә буын дәвамында куллануга исәпләнгән әйбер. Мәсәлән, дәү әниләрдән сакланып калып, күпләргә таныш булган «Зингер» исемле тегү машиналарын искә төшерергә була. Үсешкә ирешкән җәмгыятьтәге товарның әйберлеге исә мондый озак гомер кичерүгә исәпләнмәгән – товарның әйберлеге функция дәрәҗәсенә кадәр кыскартыла, бу функция өчен әйбернең үзлеге бер нәрсә дә аңлатмый. Бу функциональлекнең гамәли мәгънәсе дә, эстетик характеры да булырга мөмкин (мәсәлән, хәзерге смартфон яки ИКЕА кибетеннән алынган өй җиһазларында кебек).
Әйбернең концепциясе үзгәрде: без әйберләрне төзәтмибез, ә алыштырабыз.
Сәүдә мәдәниятендә исә, супермаркетлар һәм сәүдә үзәкләре барлыкка килү белән бергә, тулы бер инкыйлаб ясалды. Борынгы сәүдә мәдәнияте булган шәһәрләрдә, мәсәлән, Димәшкътә, сатып алучыны очраклы сатып алудан коткару өчен барысы да уйланылган: анда аерым сәүдә районнары товарларның билгеле бер төрләре өчен җайлаштырылган, син анда барып, охшаш товарлар арасында үзеңә кирәклесен сайлап аласың. Супермаркет яки сәүдә үзәге идеясе мондый аскетик рациональлекне юкка чыгаруга корылган: хәзер сәүдә транзакциясенең берәмлеге булып сезгә кирәкле әйбер түгел, ә тулаем бер куллану акты буларак, шоппинг үзе тора. Әлбәттә, мондый әверелешләрнең нигезендә яткан мотивларның аңлатмасы гади: куллану рациональ яктан туенып була торган гамәл булудан туктый – нәкъ менә шундый, ностальгияле позициядән чыгып, куллану җәмгыятен Бодрийяр да тәнкыйтьли – хәзер куллану, асылда, яшәү рәвешенә әйләнә һәм икътисадый җитештерүнең артуына гел стимул биреп килә.
Бодрийяр куллану җәмгыятенең башка бер үзенчәлеген дә әйтеп китә. Ул аның символик өлеше турында яза, бу исә, әлбәттә, Бодрийярга кадәр үк инде реклама һәм маркетинг белгечләре өчен гадәти күренешкә әверелгән була. Әгәр көчле рәвештә полярлашкан җәмгыятьтә кулланучылык юнәлешенең бер генә символик векторы — югары «бай-бичәләр» сыйныфы гына сатып ала алган затлы товарларга таба вектор — булса, көчле урта сыйныф булган җәмгыятьтә символлар уены катлаулана, бүлгәләнә: «затлылык» белән бергә, базарда «тормыш стильләре», «яшьлек», «яшәү рәвеше» һәм башкалар пәйда була, бу исә, куллану товарларының символик нигезен дә катлауландыра, һәм аны куллану мотивациясенә йогынты ясау буенча әһәмиятлерәк итә. Брендлар темасына игътибар шуның белән аңлатыла да инде.
Куллану җәмгыятеннән — кичерешләр җәмгыятенә
Куллану җәмгыятенең әкренләп тәмамланып килүе турында төрле теорияләр бихисап булды, аларның кайберләренең нигезе көчле, башкаларының зәгыйфьрәк. Барысы да сайланган перспектива һәм нәрсәнең дә булса ахыры турында игълан итү омтылышыннан тора. Мәсәлән, кулланучы җәмгыяте индустриаль («фордчы») җәмгыяте белән бергә тәмамланды дип әйтергә була, хәзер базарда товарлар түгел, ә хезмәт күрсәтүләр өстенлек итә, шуңа күрә без яңа, постиндустриаль дәвергә кердек, ә монда исә белем, инновация, иҗадилык һәм башкалар иң мөһим урында дип тә өсти алабыз. Минем карашка исә мондый теорияләр күбрәк сенсация ясауга корылган, аларның нигезләре бик ныклы түгел.
Икътисад инде күптәннән глобальләште, моның нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Әлбәттә, үзегез iPhone белән уйнаганда, беренче чиратта, интеллектуаль хезмәт җимешен кулланам дип уйларга мөмкин, әмма шулай да, кайвакыт бу айфоннар ясала торган заводлардагы коточкыч хезмәт шартлары турында Кытайдан килеп җиткән яңалыклар күрсәткәнчә, эш Калифорниядә патентлаштырылган ачыш-идеяләр белән генә чикләнми, массакүләм конвейер аша җитештерү бай илләрдә яшәүчеләрнең күз уңыннан төшеп калса да, глобаль перспективада бу беркая да югалмады. Куллану җәмгыятенең ахырын билгеләү өчен башка берәр сәбәп табырга була. Мәсәлән, кулланучыларның стандартлашкан товарлардан баш тартып, кастомлаштырылган, ягъни үзенчәлекле, шәхси булган товарларга күчүен әйтергә мөмкин – хәзер «башкаларныкы кебек» түгел, ә «минем индивидуальлегемне ассызыклый торган» әйберләр кирәгрәк.
Кичерешләр җәмгыяте концепциясе кысаларында исә сүз рациональ гамәл кылуның тулам үзгәреп, ниндидер функциональ предметларга ия булу белән бәйле «тышкы» максатлардан эмоциональ канәгатьлекнең берәр формасы белән бәйле «эчке» максатларга юнәлтелүе турында бара. Консерватив-романтик экологик максатлар куелышының популярлаша баруын да кулланучы җәмгыятенең ахыры дип кабул итәргә була. Мондый төр дәлилләр куллану җәмгыятенең тәмамлануын искәртер өчен еш кулланыла, әмма чынлыкта боларның элеккеге кулланучылык куелышының чак кына үзгәрүе, модификациягә генә дучар булуы турында аңлатуын күрсәтүче дәлилләр дә җитәрлек.
Советлар чорында куллану җәмгыяте
Куллану җәмгыятен базар шартларында яши торган капиталистик җәмгыятьләргә генә хас феномен дип атау дөрес булмас иде. Сугыштан соңгы Советлар берлегендә шулай ук куллану җәмгыяте формалашып яткан. Гомумән, әгәр массакүләм кулланучының ихтыяҗларына кергән товарлар чиктән тыш стандартлаштырылган икътисадны истә тотсак, нәкъ менә Совет илендә куллану җәмгыятенең нормаль үрнәге иң чиста рәвештә эшләде дип әйтергә дә була. Әмма планлаштыруга корылган икътисадның дефицитлы булуы билгеле бер чикләр дә куйган. Кулланучылыкның максат куелышы, Сталин чорының соңгы дәверләреннән башлап, актив рәвештә совет массакүләм мәдәнияте тарафыннан формалаштырылган. Шуңа күрә кулланучылык мәдәнияте безгә совет чоры тәмамлангач, Көнбатыштан килде дип әйтү дөрес түгел. Совет масс-мәдәниятендә кулланучылыкка карата булган уңай карашны бәяләр өчен, «Кубанские казаки» кебек фильмнарны (ә бу 1940-еллар ахырында төшерелгән әсәр) карау да җитә.
Ләкин совет мәдәнияте бертөрле генә булмаган, монда радикаль разночинец – зыялылардан мирас булып күчкән буржуазлык һәм буржуаз кулланучы мәдәнияте белән көрәшү дә сакланып калган, СССРда бу мещаннарны тәнкыйтьләү формасын алып, «Крокодил» кебек сатира һәм карикатура журналларында урын таба. Әмма шулай да, мещаннарга каршы бу риториканың чыннан антибуржуаз радикализмның дәвамчысымы, әллә инде дефицитлы икътисад белән бәйле канәгатьсезлекне сүрелдерү ысулы гынамы булуын әйтү авыр.
Куллану җәмгыяте тәмамландымы?
Куллану җәмгыяте темасы белән бәйле тагын бер мөһим аспект җәмгыять турында хәзерге белемне җитештерү механизмнары белән бәйле. Эш шунда ки, классик социаль-икътисади теория кеше тормышының буш вакыт белән бәйле тулы бер сегментларына бөтенләй игътибар итми. Маркс та, Вебер да беренче чиратта җитештерү һәм хезмәт белән кызыксынганнар, буш вакытка игътибар бирмәгәннәр, ә куллану җәмгыяте буш вакыт кысаларында яши дә бит инде. Шуңа күрә зур бер сорау туа: куллану җәмгыятенең формалашуы һәм аның үзгәрүе турында сөйләгәндә, без чынлыкта нәрсә турында сөйләшәбез соң? Чынбарлыкта барган процессмы бу? Бәлки, безнең аналитика һәм тикшеренү кораллары үзгәргәндер? Хәлбуки, бу фикернең радикаль конструктивизмы да бу мәдәният артикуляциясенең аңа, безнең куллану стратегияләренең рефлексив булуы мәгънәсендә, йогынты ясавын инкарь итми.
Йомгаклап әйткәндә, шуны искәртим, куллану җәмгыяте бай һәм катлаулы куллану мәдәниятен формалаштыра торган киң урта сыйныф барлыкка килү нәтиҗәсендә хасил була. Бай илләрдә бу мәдәният даими рәвештә үзгәрешләргә дучар, алар аны тагын да катлаулырак һәм күптөрлерәк итә. Ахыр чиктә, классик мәгънәдәге куллану куелышлары монда әкренләп югала бара, кичерешләр җәмгыяте идеясенең теоретиклары нәкъ менә шуңа игътибар итә. Ягъни, куллану җәмгыятенең эчендә иррациональ куллану җәмгыятенең чыгымнарына каршы юнәлтелгән куелышлар барлыкка килә. Куллану җәмгыяте тәнкыйтьләү, әгәр дә сүз бер куллану максатын ясалма рәвештә башкасына алыштыру турында барса, гади утопия булып кала. Әмма үзенең үсеше барышында куллану җәмгыяте, чикләнмәгән куллану мәдәниятенең чыгымнарын минимальләштерә алган проблемаларын үзе хәл итә ала.
Виталий Куренной, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Югары Икътисад мәктәбенең культурология бүлеге мөдире, «Логос» журналының фәнни мөхәррире
Галия Мөхитова, Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
Чыганак: Постнаука сәхифәсе
фото: sewmuse.co.uk, postnauka.ru, постерда — Michael W. May