Минималь геном идеясе безнең ватандашлар Евгений Кунин һәм Аркадий Мушегян тарафыннан тәкъдим ителгән була (алар ул вакытта Вашингтонның шәһәрьяны — Бетесд шәһәрендә урнашкан Биотехнологик мәгълүмат милли үзәгендә эшләгәннәр). Беренче бактериаль геномнарның эзлеклелеге һәм аларның никадәр күптөрле икәнлеге мәгълүм булгач та, галимнәр яшәеш өчен алыштыргысыз булган геннар җыелмасын билгеләргә кирәк дигән фикергә киләләр. Әгәр теге яисә … Тулысынча
Search Results for: кыйммәт
Көлү, аның табигате, юморның килеп чыгышы һәм баш миен сурәткә төшерү турында Көлү – йөз мимикасы һәм ритмлы махсус тавышлар ярдәмендә эмоцияләрне белдерү һәм аларны башка кешеләргә хәбәр итүнең бер төре. Көлү «эшендә», биттәге мускуллардан кала, тын юллары мускуллары һәм тавыш ярылары да катнаша. Мимика – эволюция нәтиҗәсендә сөйләмнән иртәрәк барлыкка килгән аралашу ысулы. Ул … Тулысынча
Ватаныбыз икътисадының Көнбатыш илләре инвестицияләре белән куллану мөмкинлекләре икътисади булмаган факторларга бәйле булган шартларда, Русиядә, ислам финанс институтларына эшләү өчен кирәкле кануни нигезләр барлыкка килергә мөмкин. Мәкаләдә Ислам финанс системасы үсешенә гомуми анализ бирелә. Хәзерге Русия икътисадына хас проблемаларының берсе – озак дәвамлы инвестицияләр өчен даими финанс чыганакларының булмавы. Бу финанс ресурсларына ия булган Ислам … Тулысынча
2014 елда бер төркем американ галимнәре Антарктика боз калканы астында микроорганизмнарның яшәешен өйрәнү эше нәтиҗәләрен Nature журналында бастырып чыгарды. Тикшеренүчеләр тарафыннан Уилланс күлендәге су үрнәкләренә химик һәм микробиологик анализлар үткәрелде. Антарктикада микробиологик тәҗрибәләр үткәрү белән шөгыльләнгән галим, биология фәннәре кандидаты, Зоригто Намсараев, бу ачышка аңлатма бирә. Боз астында күл Америка тикшеренүчеләре берничә ел дәвамында шельф … Тулысынча
«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. 13— Җирнең өсте Безнең авылның (шәһәрнең) тирәсендә басулар, болыннар бар, боларның өслеге һәр урында бертөрле түгел: … Тулысынча
Эш турында Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. «Эш» шигыреннән И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китер җимеш. «Эшкә өндәү» шигыреннән Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. «Эшкә өндәү» шигыреннән … Тулысынча
Борынгы Болгарда математика (риязыят), гыйльме хисап (арифметика) һәм астрономия (нөҗүм), химия, һәм тыйблык, география һәм тарих кебек төрле фәннәр үсештә була. Болгар бабаларыбызның фәнни казанышлары белән танышуны дәвам итик. Төзелеш Болгарда механика, төзелеш, архитектура киң үсеш ала. Биналар төзүдә, аларны планлаштыру, төзү, дивар һәм терәкләргә төшкән авырлыкларны тигез бүлү өчен күпме математик, механик исәп-хисаплаулар башкарырга … Тулысынча
Индустрия мәдәниятенең барлыкка килүе, сәнәгать инкыйлабының этаплары һәм җәмгыять структурасының үзгәрүе турында тарихчы Дмитрий Бовыкин сөйли. Сәнәгать инкыйлабы – кул хезмәте өстенлек иткән аграр икътисадтан, техника үсеш алган индустриаль җәмгыятькә күчү процессы. Бу процесс Англиядә 1740-1780 нче елларда башлана һәм соңыннан АКШка һәм Аурупаның башка дәүләтләренә тарала башлый. Сәнәгать инкыйлабы дигән атама соңга таба гына … Тулысынча
Онейроид – синдром буларак иң «күңелле» психопатологик халәтләрнең берсе. Гүзәл феялар, галәмәт алыплар һәм Яктылык көчләренең Караңгылык белән сугышы – бу синдром белән җәфа чиккән кешеләрнең күзенә шундый вакыйгалар күренә. Мондый кызыклы төшләрне кайберәүләр махсус «күрергә» тырыша. Мәдәният һәм төшләр Онейроид үзенең төп исемен «oneiros» дигән грек сүзеннән алган. Оneiros «төш күрү» дигәнне аңлата. Грек … Тулысынча
Шайтанга табыну белән антихристианлык нәрсәсе белән аерыла, сатанизм дин булып саналамы, ул нинди символлар куллаана һәм «Иблис Библиясе» нәрсәгә нигезләнгән? Сатанизм – бертөрле генә феномен түгел, ә берничә төрле мәдәни һәм дини күренешләрне белдерә торган төшенчә. Әлеге күренешне аңлар өчен яхшы мисал булып протестантлык хезмәт итә. Гади, чиста «протестантлар» тормышта юк дияргә мөмкин: үзләрен христиан … Тулысынча