Шайтанга табыну белән антихристианлык нәрсәсе белән аерыла, сатанизм дин булып саналамы, ул нинди символлар куллаана һәм «Иблис Библиясе» нәрсәгә нигезләнгән?
Сатанизм – бертөрле генә феномен түгел, ә берничә төрле мәдәни һәм дини күренешләрне белдерә торган төшенчә. Әлеге күренешне аңлар өчен яхшы мисал булып протестантлык хезмәт итә. Гади, чиста «протестантлар» тормышта юк дияргә мөмкин: үзләрен христиан диненең бу юнәлешенә керткән кешеләр я лютеран, я баптист, яки илленчекөнчеләр (пятидесятник), яки тагын башка төркемгә кергән булалар. Сатанизм белән дә шулай.
Без сатанизм терминына аңлатма бирү өчен, ким дигәндә биш термин куллана алабыз. Үз төшенчәсеннән кала, «сатанизм» ул – антихристианлык, шайтанга табыну, виккалык, магия һәм хәтта яңа мәҗүсилек. Әлеге төшенчәләр ярдәмендә сатанизмның нәрсә икәнен аңларга була.
Шайтанга табыну
Шайтанга табыну дип, христиан дине күзаллавындагы Иблискә табынуны әйтәләр. Тикшерүчеләр әлеге төрне «сатанизм» дип билгеләмиләр. Шайтанга табыну – кайсыдыр мәгънәдә христианлыкның инверсиясе, ягъни кире яктан чагылышы. Һәрбер кыйммәтләр системасында диярлек антикыйммәтләр була. Христиан динендә без аларны гөнаһ, хәзерге этикада – гаеп, хата, ә хәзерге заман психологиясендә «куркыныч һәм караңгы» акылсызлык дип атыйбыз.
Кеше дөньяның ике яклы сурәтенә карый да төрле сәбәпләр аркасында үзенең «яхшы» буласы килмәвен аңлый, аны антикыйммәтләр дөньясы кызыксындыра. Әмма антикыйммәтләрне үзләре барлыкка килгән дөньядан гына алып була, бу очракта шайтанга табынучы, христиан булмаса да, христиан дине системасында яши. Ул бик күп христиан догматларын кабул итә ала, ләкин аңында алар үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, нәтиҗәдә, ул шайтан барыбер җиңәчәк дигән фикердә. Иң мөһиме шуны аңлау кирәк: «шайтанга табыну» мантыйгы христианлык карашларына каршы килә.
Шайтанга табыну төрендәге сатанизм дин булып саналамы? Әйе, чөнки бу христиан диненең инверсиясе.
Викканлык
Викка – мөстәкыйль традиция. Аны сатанизм термины белән атарга да, яңа мәҗүсилек белән дә бутарга мөмкиннәр. Аңа нигез салучы Джеральд Гарднер, ковенлар белән бәйле Европа магик традициясен үзгәрткән, дини политеизм белән кушылган стандартлы комплекска әйләндергән.
Викканлылар табигать көчләрен, кешеләр сәләтен, җирнең функцияләрен гәүдәләндерүче төрле көчләргә табыналар. Әмма шул ук вакытта викканлылар гармонияне саклап калырга һәм караңгы көчләргә генә табынмаска тырышачаклар.
Антихристианлык
Антихристианлыкның нигезен, христиан дине бернинди яхшы әйбер дә бирә алмый, дип уйлаган кешеләр тәшкил итә. Христиан дине кыйммәтләре аны канәгатьләндерми. Христиан дине карашларына нигезләнеп сурәтләнгән Аллаһ юк дип уйлыйлар. Ләкин антихристианлык – ул атеизм түгел, ә христиан диненең дөньяга начар тәэсирен күрсәтергә тырышу һәм бу диннән, аның кыйммәтләреннән баш тарту.
Антихристианлыкта христиан дине кыйммәтләреннән баш тартуны белдергән иблис / шайтан образы, чынлыкта, бу дин өйрәтмәсе белән бәйле түгел. Бу очракта кешеләр, гадәткә кергән әлеге тел белән үзләренең шәхси күзаллауларын “шайтан” һәм “иблис” терминнары белән атыйлар. Болар кара көчләр, төрле җан ияләре булырга мөмкин. Мәслән, “Зачарованные” (Charmed) сериалы геройларына бу очрак сәер булып тоелмаячак: анда фәрештәләр, җеннәр бар, ә Аллаһ юк, чөнки андый дөньяда ул кирәк түгел.
Антихристианлык дигәндә, сүз христиан дине инверсиясе турында бармый. Бу хәрәкәтнең мәгънәсе, этикадан тыш, абсолют ирек идеалларын таратуда. Гади итеп әйткәндә, антихристианлыктан без хәзер сатанизм дип атаган әйбер үсеп чыга да инде. Ләкин сатанизмда христиан дине идеалларына магия дә кушыла. Бөтен сатанистлар да сихер белән шөгыльләнәләр дип әйтеп булмый, антихристиан-сатанистлар тулысынча магия белән шөгыльләнәләр (магиягә ышанып та, аны кулланмый торган new age га иярүчеләрдән аермалы буларак), алар герметик һәм оккультик Аурупа традицияләренә таяналар.
Иблис Чиркәве
Антон Шандор ЛаВей, Иблис Чиркәвенә нигез салучы, иблискә табынуны коммерцияләргә һәм аны моңа кадәр булган кызыклы дини гореф-гадәт – виккага охшатып үстерергә тырышкан.
ЛаВей иблискә табыну динененең потенциалын күргән һәм үзенең табышлы вариантын барлыкка китергән. Барыннан да элек, сүз Church of Satan— башлангыч үзәге Сан-Францискода булган Иблис Чиркәве турында бара. Аңа 2016нчы елда 50 яшь тула. Күбесенчә, әлбәттә, бу артистик проект. Күп кенә танылган мәдәният эшлеклеләре чиркәү әгъзалары булып тора, мәсәлән, җырчы Мэрилин Мэнсон.
Иблис Чиркәве ачылганнан соң, мондый оешмаларның саны арта. Хәзерге вакытта булган иблис оешмаларын артистик, коммерцияле, ярым криминаль һәм атеистик дип атарга була. Сет Майкл Аквиноның гыйбадәтханәсе нәкъ шундый булган да инде. Юмор хисе булган күп санлы атеистлар гомум кабул ителгән идеалларга каршы чыгып, төрле сатанистик гыйбадәтханәләр төзиләр, күбрәк АКШ дин әһелләре белән моназарага керәләр.
«Иблис Библиясе» һәм Алистер Кроули текстлары
Сатанизмның текстологик традициясе ике полюска барып тоташа. Беренчесе – Алистер Кроули текстлары. Кроулины сихерче, оккультист, күпмедер дәрәҗәдә сатанист дип әйтергә була. Димәк, Кроулины сатанист дип кенә әйтү төгәл һәм дөрес булмас. Кроули шайтанга табынганга гына түгел, ә абсолют ирек идеалына хезмәт иткәнгә дә сатанист. Кроулиның демонологиясе һәм үзе дә – сатанизм һәм хәзерге мәдәният белән тулысынча туры килмәүче аерым бер зур тема.
Икенче полюс – Антон Шандор ЛаВей текстлары. Беренче чиратта «Иблис Библиясе». Аны күпләр «кара» дип уйлап ялгыша. ЛаВейның азрак танылу алган башка текстлары да бар. ЛаВейның «Иблис Библиясе» — антихристиан абсолют ирек идеалын күрсәтүче дөньяга үзенчәлекле шигъри караш. Ләкин аны тулысы белән христиан дине кыйммәтләрен кире кага дип әйтеп булмый. Анда изге дип саналырга тиеш булган вәгазьләр һәм хикәяләр бар. ЛаВей чиркәүне күпмедер коммерцияле, күпмедер артистик проект итеп уйлаган булса да, сатанистларда «Иблис Библиясе»нә карата әллә ни зур хөрмәт булмый.
Моннан тыш та аслык ролен үтәүче бик күп оккультик текстлар бар. Мәсәлән, Папюсның «Гамәли магиясе», Элифас Левиның «Югары магия ритуалы белеме» китабы. Бу бик зур әдәби комплекс. Заманча әдәбият та бар: ак һәм кара магия буенча төрле дәреслекләр. Шул исәптән аларның рус телендәгеләре дә бар.
Үзләрен сатанист дип санаган кешеләр бу әдәби комплексны җитди өйрәнә дип әйтеп булмый.
Сатанизм символлары
Иблискә табыну белән ассоцияләштерелгән иң танылган билгеләрнең берсе-әйләндерелгән пентаграмма эченә камалган кәҗә йөзе, ягъни «Миндес кәҗәсе». Әлеге символ, Элифас Леви эшләреннән үк килгән Бафомет сурәте, әлеге көндә дә иблискә табынучы чиркәүләрдә рәсми символларның берсе булып санала. Кәҗә – гөнаһларны кичерттерү белән бәйле борынгы символларның берсе. Мәсәлән, борынгы яһүдиләрнең мәдәниятендә традицион cюжет булган: кәҗәгә халыкның гөнаһлары күчкәч, аны сахрага җибәргәннәр (козёл отпущения).
Пентаграмма – бернинди динилеге булмаган классик магик символ. Шулай ук сатанизмда, енох теленнән алып, Кроули эшкәрткән системаларга кадәр, актив рәвештә төрле магия һәм оккульт телләре кулланыла.
Ләкин ничек иблискә табыну дини мәгънә белән сугарылды? Моның өчен христиан оешмаларына һәм авторларга рәхмәт әйтергә кирәк. Теләсә нинди дини гадәт үзенең терминологиясен кире мәгънәдә кулланганны күрсә, оппонентларны православ дин кануннарына каршы чыгучылар, секта һәм соңгы чиктә дин дип игълан итә. Нәкъ христиан чиркәүләре һәм христиан җәмәгатьчелеге дискуссияләрдә кайсыбер сатанист төркемнәренә дини мәгънә бирде.
Мәсәлән, шундый кешеләр бар: «Без сатанистлар, ягъни без динсезләр, барлык шәхесләрдән тулысынча ирекле образга мөрәҗәгать итәбез. Безнең өчен ул Иблис образы. Әлбәттә, без Алла да, Иблис тә юк дип уйлыйбыз». Алар сатанистлар, ләкин алар дини кешеләр булып саналмыйлар. Аннан соң тикшеренүче алардан магия белән шөгыльләнәләрме дип сорар, бәлки. Әгәр дә шөгыльләнмиләр икән, безнең алда ис китәрлек динсез җәмгыять. Хәтта шушы мәгънәдәге махсус сатанист оешмасы да бар. Мәсәлән, Satanic Temple.
Исламда иблискә табыну булырга мөмкинме?
Христианлык белән чагыштырганда, Исламда Иблискә карата бөтенләй башка караш. Кайвакыт без ислам, христианлык һәм яһүди дине Ибраһим диннәре булганга, араларындагы бихисап аермаларны истән чыгарабыз. Фундаменталь аермаларның берсе – Иблиснең статусы. Христиан динендә Иблис – ул күктән төшерелгән фәрештә. Бәхәсле сорау: аңарда ихтыяр иреге бармы икән соң. Дини планда аның урыны бар микән? Догмат буенча, әйе, ләкин христиан халкы фикеренчә, әлбәттә, юк. Нәкъ христиан халкы аңы нәтиҗәсендә Иблис буларак танылган Армагеддон ярдәме белән дөнья бетү юрамалары турындагы фильмнар киң таныла. Мәсәлән, Омен искиткеч халыкчан мәдәни образ. Дини кануннар (догмат) ягыннан карасак, Иблис Аллаһ белән көрәшә алмый.
Исламда бөтенләй башка очрак. Иблис – ул шайтанның исеме. “Шайтан” дигән уртак термин да бар. Исламда шайтаннар пәриләр, җеннәр булып санала. Иблис фәрештә булып саналмый һәм беркайчан да саналмаган. Ул үзенә күрә аерым тере җанварлар категориясенә, уттан барлыкка килгән җеннәргә керә. Үзенең табигате буенча ул – ирекле ихтыярлы зат. Шулай итеп, христиан динендә барлыкка килгән күпчелек проблемалар исламда тумый. Исламда кешенең күкләрдән бозылып төшүе кебек тарихи вакыйга юк, гәрчә кешедә гөнаһ булса да, ләкин бу башка мәгънәдә. Бер генә фәрештә дә исламда күктән куып төшерелгән булып саналмый.
Павел Костылев, М.В. Ломоносов ис. МДУ Фәлсәфә факультетының дин фәлсәфәсе һәм дин белеме кафедрасы өлкән мөгаллиме
Постнаука сәхифәсеннән Зөһрә Вилданова һәм Ләйсән Шәйбәкова тәрҗемәсе