Рус телендә – Отрубевидный (разноцветный) лишай. Латин телендә – Pityriasis versicolor, альтернатив исем – Tinea versicolor. Көрпәләнүчән тимрәү, шул ук «күптөсле тимрәү» дип тә әйтелгән тире чире – безнең киңлектә очраган кератомикозларның бердән-бере. Кертомикозлар рәтенә эпидермисның мөгезчә матдәле катламын гөмбәчекләр үрчеп зарарлаган очраклар керә. Көрпәләнүчән тимрәү – тирене ялкынсындырмыйча гына зарарлаган гөмбәчекле авыру. Бу чир чыганагы – Malassezia … Тулысынча
Search Results for: Казан
Килеп җиттек. «Сөт әчеде һәм оешты» дигән җөмләнең нәрсә белдергәнен аңламый торган шәһәр балалары буыны үсеп җитте. Гомере буена бер тапкыр да сөтнең бераз җылынган плитәдә үтәкүренмәле күпертмәле сыекчага ничек әверелүен күргәннәре юк. Моңа TetraPak ширкәте эшләгән стерильләштергән һәм асептик төргәкләү гаепле. Стерильләштерү — сөтне 100С тан югарырак температурада җылыту — авыруга сәбәп булган һәм … Тулысынча
«Шәхесләр мирасы» интеллектуаль конференциясе бөек татар дин галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге тарафыннан оештырыла. Конференция XIX гасыр башы – XX гасыр башында яшәгән атаклы татар шәхесләрен искә алу һәм … Тулысынча
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер … Тулысынча
Идеологик күренеш буларак, суфичылык VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм IX-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы һәм таралуы шул дәвердәге феодаль тормыш, социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла. Суфичылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул кешенең үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы … Тулысынча
Һиггс бозоны ачылуы хакында 2012 елның 4 нче июлендә ЦЕРН оешмасының матбугат очрашуында игълан иткәннәр иде. Чарада физика галиме Питер Һиггс та катнашты. Ул, чиктән тыш дулкынланып, теориясенең тәҗрибәдә раслануын исән чакта көтмәгәнен, шуңа бик сөенгәнен белдерде. Бер елдан соң Һиггс белән бельгияле Франсуа Энглер 1964 елда ук кисәкчекне фаразлаганнары өчен физика өлкәсендә Нобель бүләген … Тулысынча
«Файдалы» диеталар, ризыкның составы, вегетарианлык яисә инде симерү белән бәйле медицина проблемалары кебек темалар тирәсендә күп мифлар йөри. Без барысын берьюлы тикшерә алмасак та, бу тупланмада берничәсеннән башларга булдык. Симерүнең төп сәбәбе – чамадан тыш туклану Башка сәбәпләр дә була ала Симерүнең бер генә сәбәбе була алмый. Генетик яктан симерүгә хирыслык булырга мөмкин, эчке секреция … Тулысынча
Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2017 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 130 ел билгеләп үтелә. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең … Тулысынча
Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән? Августның 20 ндә (иске хисап белән) Идел буе төрки-татарның мәгънәви уянуында иң күзгә күренерлек роль уйнаган Габделкаюм Насыйриның вафат булуына 35 ел тула. Халкыбызның уянуына, телебезнең әдәби ясалышына бик көчле рәвештә тәэсир иткән бөек … Тулысынча
Кадерле дуслар, 1 июньнән «Гыйлем» берләшмәсе җәйге ялга туктала. Сайт һәм пабликларда яңа материаллар чыкмаячак. Якындагы атналарда элек дөнья күргән постлар кабатланачак, татар этимология белгече Рифкать Әхмәтьянов белән интервью дөнья күрәчәк, Әхмәтзәки Вәлиди турында документаль фильмның татарча субтитрлар белән бирелгән язмасы урнаштырылачак. Болар — чыкмый калган «бурычларыбыз» гына. 2016/2017 сезонына куелган максатларның 60% ирештек дип … Тулысынча