Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән?
Августның 20 ндә (иске хисап белән) Идел буе төрки-татарның мәгънәви уянуында иң күзгә күренерлек роль уйнаган Габделкаюм Насыйриның вафат булуына 35 ел тула.
Халкыбызның уянуына, телебезнең әдәби ясалышына бик көчле рәвештә тәэсир иткән бөек шәхесне вафатына 35 ел тулу уңае белән искә алып китүебез аның хакында яңа мәгълүмат бирү максаты белән булмыйча, фәкать мөһәҗирәтебездәге илебезнең үтмешенә гаить мәгълүматлардагы бушлыкны аз гына булса да тутыру вә илдән читтә үскән яшьләргә милли мәдәниятебезне югары күтәрүдә бик зур хезмәт иткән бер милли симәбезне танытудыр.
Халкыбызның гомум милли-мәдәни хәрәкәте тарихындагы башлангыч дәвернең беренче адымларында зур хезмәт иткән Каюм Насыйри хакында шактый күп материал сакланган, аның хезмәтләренә багышланып, үз матбугатыбызда, хәтта рус мәтбугатында да язылган иде. 1917 ел ихтилалына кадәр Каюм Насыйрига багышланган аерым бер әсәр нәшер ителеп өлгермәгәнгә, мөһәҗирәткә аның хакында тупланган бер мәгълүмат чыккандыр дип әйтеп булмый. Шулай да “Шура”да Риза хәзрәт тарафыннан тупланган бик кыйммәтле материалларның мондагы китапханәләребездә саклануы ихтимал.
Бу материалларны күрмәгән вә әдәбият-тарихыбыз белән өстән генә дә таныш булмаган яшьләребез тарафыннан “Каюм Насыйри кем иде?” диелгән сүәлгә – ана телебездә беренче хисаб, беренче һәндәсә, беренче җәгърафия язучы, телебезне сарыф, нәхү калыпларына салуда хезмәт итүче бер мәгарифче, телче, халкыбызны караңгылыктан яктылыкка чыгару нияте белән уку-укыту ысулларын Көнбатыш Аурупа юлына салуда гомере буе эшләүче бер язучы дисәк ялгышмаган булырбыз. Каюм Насыйри аерым-аерым алганда бу тәгърифләрнең берсенә дә катгый рәвештә сыеп бетмәсә дә, шул сәһаларда үз ана телебездә иң күп әсәр дөньяга китерүче дисәк шул ук дәрәҗәдә хата ясамаган булырбыз.
Каюм Насыйри хәрәкәт иткән юлында Шиһаб хәзрәт Мәрҗани, Хөсәен Фәезхани, Акъегетзадә дә хәрәкәт итәләр. Бу юлда эшләгән бер бөтен галимләребез, барлык каләм көчләребез, алдан сүз беркетешеп куйган кебек халкыбызны мәдәният баскычына өндәү белән әсарәт чылбырларыннан котылу юлларын хәзерләргә тырыштылар. Шул юл белән баскыч-баскыч халкыбызның уяндыруына хәзерлек ясалды.
Уяндыруның бу бөек сималары һәркайсы Каюм Насыйри кебек укытучы, үзләре тапкан юлларны тормышка гамәли рәвештә татбикъ итәргә тырышучылар иде.
Мәрҗани хәзрәт борынгы болгар тарихын өйрәнүдә Аурупа гыйлем дөньясына яңа юллар ачып биргән булса, Хөсәен Фәезхани шул ук тарих саһасында тарихны ярлыкларга гаить китаплар язды, телебезне төзәтергә тырышты.
Насыйри исә үзенең озын еллар дәвам иткән “календарь”ләре аркылы халык әдәбияты, иске ырымлар белән таныштырып, халкыбызның мәгънәви барлыгын күрсәтү юлында эшләде. Каюм Насыйринең бөек хезмәтләренә иң мөһим урын тотканы телебезне гарәп, фарсы тәэсирләреннән әрчү, халык сөйләшкән телдә язуны уртага кую булды. “Татар телендә язу” дигән фикерен тормышка ашыруда Каюм Насыйри 50 ел бер буйдан, бертуктаусыз хезмәт итте. Әллә ни кадәр әсәр язды.
Каюм Насыйри тарафыннан гамәли рәвештә ачылган сукмактан бара башлаган Идел буеның милли-мәдәни, мәгънәви тормышы елдан ел киңәйде. Әдәби теле байый, матурлана барды. Насыйринең “”календарь”ләреннән Идел буе вакытлы мәтбугатының “Вакыт”ы, “Шура”сы мәйданга килсә, аның тәрҗемәләрдән тәртиб иткән беренче һәндәсә, хисап китапларыннан җәдид мәктәпләребезнең тәртибле дәреслекләре үҗүдка ашты. Әдәбиятта Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһим, Габдулла Тукайлар милли-мәгънәви барлыгыбызны баеттылар.
Илебезнең уянуына сәбәпче булган бу бөек симабыз 1824 нче елның 2 февралендә Казан вилаяте, Зөя өязе, Югары Шырдан авылында дөньяга килгән. Атасы Габденнасыйр Хөсәен углы рәсми мулла булмаса да, укымышлы кеше булганга, аны авылларында мулла дип атап йөрткәннәр. Каюм Насыйриның үзе тәртиб иткән нәселе хакындагы мәгълүматтагы фактларга караганда, аның бөтен бабалары җиде бабага кадәр имам яки рәсми мулла булмасалар да, заманының укыганрак кешеләре булганнар. Каюм Насыйри беренче тәхсилен үз авылларында атасыннан алып, 17 яшьләрендә вакытта укуын дәвам иттерү өчен Казанга барган. Анда “Ак мәчет” мәхәлләсендәге Әхмәт хәзрәт мәдрәсәсенә урнашкан. Вә шул мәдрәсәдә 1855 нче елларга кадәр укыган. Мәдрәсәдәге дәресләрдән башка ул вакытларда бик сирәк була торган эш – яшерен генә рус теле дәресләре ала башлаган. Вә шул юл белән русча өйрәнеп, 1855 нче елны рус “Духовный училище”сына төрек теле мөгаллиме булып кергән вә “духовный” семинариядә өйрәнүче сыйфатында (…) Фортунатов белән бергәләп татарча укыткан. Белемен арттыру нияте белән Казан дарелфөнүнендә ирекле тыңлаучы сыйфаты белән укып та йөргән. Насыйриның семинариядән 1871 нче елда чыгуына миссионер Ильминскийның әләкләве сәбәпче булган. Казанда “учительская школа” ачылгач, бу мәктәпнең башлыгы Радлов Каюм Насыйрины 1873 нче елда “учитель” (ягъни русча укытучы) итеп тәгаен иткән. Ләкин Насыйри бу мәктәптә озак кала алмаган. Укыту ысулы мәсьәләсендә мәктәп мөдире белән килешә алмыйча истигъфа иткән. 1876 нчы елны мәхкәмә шәргия хозурына барып имамлык дәрәҗәсен алу өчен имтихан тоткан. Моннан соң, 25 ел бер буйдан китаплар язу, календарь чыгару вә хосуси дәресләр бирү белән мәшгуль булган. Аның гыйльми хезмәтләре Казан халкы тарафыннан хөрмәт белән каршы алынмаса да, рус гыйлем әһелләренең дикъкатен җәлеп иткән вә Каюм Насыйри 1885 нче елда гыйльми хезмәтләре өчен Казан дарелфөнүненең археология җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайланган.
Каюм Насыйри Казанда 77 яшендә 1902 нче елның 20 августында вафат иткән.
Рокыя Мөхәммәдиш мәкаләсе
кирил имласына Зөлфәт Хафизов күчерде
[*] иске хисап белән