“Гыйлем” атаклы татар тел белгече Рифгать ага Әхмәтҗановның 2003 елда дөнья күргән китабы белән танышырга тәкъдим итә. “Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары” дигән бу хезмәтендә автор терминнарның килеп чыгышын кызыклы дәлилләр китереп аңлата. 15 тел белгән галимнең бу әсәре һәркемгә кызыклы булыр дип өметләнәбез.
тарих
Борынгы кытай философиясе моннан 3 мең еллар элегрәк төрле дини карашлар белән үрелгән рәвештә барлыкка килә. Ләкин табигать фәннәренең үсә баруы борынгы кытайлар фәлсәфәсен, акрынлап булса да, дини тәгълиматлардан арындыра килә. Мәгълүм ки, Шан династиясе чорында ук кытай фәлсәфәсендә «яктылык» һәм «караңгылык» дип аталган башланышлар килеп чыга. Алар предметларның һәм процессларның эчке каршылыклы сыйфатлары рәвешендә … Тулысынча
Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган. Мулла нәселеннән Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында (иске стиль буенча) туган. Ул данлыклы Әмирханнар нәселеннән булган. Бу морзалар нәселе … Тулысынча
Бер атна элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган иде. Татарстанның «Нобель премиясе» тарихчыга, биологларга, табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә һәм нефтехимия галимнәренә тапшырылды. Кемнәр соң алар? 1. «Милек мәсьәләләре институты тарихы һәм фәлсәфәсе» дип аталган Хезмәтләр циклы өчен – Әгъдәс Борһанов (Агдас Бурганов), … Тулысынча