• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Татарстанның «Нобель премиясе»

14.12.2015

Бер атна элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган иде. Татарстанның «Нобель премиясе» тарихчыга, биологларга, табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә һәм нефтехимия галимнәренә тапшырылды. Кемнәр соң алар?

1. «Милек мәсьәләләре институты тарихы һәм фәлсәфәсе» дип аталган Хезмәтләр циклы өчен – Әгъдәс Борһанов (Агдас Бурганов), тарих фәннәре докторы (Мәскәү).

2. «Биомиметик мәсләк (бионик принцип) нигезендә медицина һәм ветеринария өчен физиологик актив матдәләрнең юнәлтелгән синтезы» дип билгеләнгән теземле хезмәтләр өчен – КФУ галимнәре Владимир Галкин, хим. ф.д.; Ирина Галкина, хим. ф.д.; Олег Гнездилов, физ-мат. ф.к.; КДМУ галимнәре Светлана Егорова, фармацевтика ф.к.; Оскар Поздеев, мед. ф.д.; Марина Шулаева, биол. ф.к.; КДВМА галиме Минсәгыйть Лотфуллин (Минсагит Лутфуллин), вет. ф.д.; КДМТТУ-КХТИ галимәсе Луиза Йосыпова (Луиза Юсупова), хим. ф.д.

3. «Татарстан Республикасында йөрәк һәм кан юллары патологиясе булган балаларга хирургия ярдәме» дип күрсәтелгән хезмәт өчен – КДМУ галиме Леонид Миролюбов, мед. ф.д.; БРКХ хезмәткәрләре Дмитрий Арзин; Илдар Нурмеев (Ильдар Нурмеев), мед. ф.д.; Денис Петрушенко, мед. ф.к.; Айдар Хәмидуллин (АйдарХамидуллин); Рафаэль Шәвәлиев (Рафаэль Шавалиев), мед. ф.к.

4. «Татарстан Республикасы шартларына җайлаштырылган, конкуренциягә сәләтле бөртекле культуралар уйлап табу һәм аларны кулланылышка кертү» дип билгеләнгән хезмәт өчен – Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре Марсель Таһиров (Марсель Тагиров), авыл хуҗалыгы ф.д.; Василий Блохин, авыл хуҗалыгы ф.к.; Нурания Василова, авыл хуҗалыгы ф.к.; Ирина Фадеева, авыл хуҗалыгы ф.к.; “Әнәк” агрофирмасының башкарма директоры Фарис Фәтхиев; “Ирек” җитештерү кооперативы рәисе Рөстәм Хаҗиев (Рустам Хазиев).

5. «Үтәябышучан нефтьне һөнәрчелеккә әзерләү буенча технологияләр вә техник чаралар комплексын әзерләү һәм аларны сәнәгатьтә кулланылышка кертү» дип аталган хезмәт өчен – Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты галимнәре Сергей Судыкин, техник ф.к.; Александр Судыкин, техник ф.к.; РФА Казан фәнни үзәгенең А.Е. Арбузов ис. Органик һәм физик химия институты галимнәре Татьяна Йосыпова (Татьяна Юсупова), хим. ф.д.; Галина Каюкова, хим. ф.д.; “Нефть һәм газ технологияләре” фәнни-проектлау үзәге хезмәткәре Татьяна Космачева, техник ф.к.

Ирекле чыганаклардан

фото: kpfu.ru

Марат Мансур улы Хәйдәров мөхәррирлегендә

Рубрика: ЯңалыкТеглар: авыл хуҗалыгы, медицина, нефть, тарих, фән, фән һәм техника өлкәсендә премия, химия



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.