Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез.
микробиология
Килеп җиттек. «Сөт әчеде һәм оешты» дигән җөмләнең нәрсә белдергәнен аңламый торган шәһәр балалары буыны үсеп җитте. Гомере буена бер тапкыр да сөтнең бераз җылынган плитәдә үтәкүренмәле күпертмәле сыекчага ничек әверелүен күргәннәре юк. Моңа TetraPak ширкәте эшләгән стерильләштергән һәм асептик төргәкләү гаепле. Стерильләштерү — сөтне 100С тан югарырак температурада җылыту — авыруга сәбәп булган һәм … Тулысынча
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – әйләнә-тирәдә авыр таркалуына карамастан, күптәннән пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә … Тулысынча
Минималь геном идеясе безнең ватандашлар Евгений Кунин һәм Аркадий Мушегян тарафыннан тәкъдим ителгән була (алар ул вакытта Вашингтонның шәһәрьяны — Бетесд шәһәрендә урнашкан Биотехнологик мәгълүмат милли үзәгендә эшләгәннәр). Беренче бактериаль геномнарның эзлеклелеге һәм аларның никадәр күптөрле икәнлеге мәгълүм булгач та, галимнәр яшәеш өчен алыштыргысыз булган геннар җыелмасын билгеләргә кирәк дигән фикергә киләләр. Әгәр теге яисә … Тулысынча
2014 елда бер төркем американ галимнәре Антарктика боз калканы астында микроорганизмнарның яшәешен өйрәнү эше нәтиҗәләрен Nature журналында бастырып чыгарды. Тикшеренүчеләр тарафыннан Уилланс күлендәге су үрнәкләренә химик һәм микробиологик анализлар үткәрелде. Антарктикада микробиологик тәҗрибәләр үткәрү белән шөгыльләнгән галим, биология фәннәре кандидаты, Зоригто Намсараев, бу ачышка аңлатма бирә. Боз астында күл Америка тикшеренүчеләре берничә ел дәвамында шельф … Тулысынча
Җирнең биосферасында, ягъни тере организмнар яши торган катлавында, микроблар бик күп. Әмма аларның контрольсез, теләсә-ничек үрчүенә тарихның кайсыдыр чорында нидер комачау иткән. 2000-еллар башында берьюлы берничә җирлектә: Канада, Көньяк Африка һәм Австралиядә — кембрийга кадәрге ташкүмер табылды. Алар катып калган бик күп бактерияләрдән — беркүзәнәклеләрдән тора. Ләкин якынча 530 миллион ел элек Кембрий шартлавы дип … Тулысынча
2008 елда француз биологлары тарафыннан ачылган һәм бактериофаг (бактерияләр вирусы) мисалында «вирофаг» дип аталган әлеге вирус, башка вирусларны зарарлап, аларның үрчүен киметә ала. Бу ачыш вирусларның да күзәнәкле организмнар кебек үк авырый алуын күрсәтте. Моннан тыш, вирофаглар, бер вирусның геннарын икенчесенә күчереп, «виросфера» (вируслар дөньясы) эволюциясендә мөһим роль уйнарга мөмкин. Менә инде ничә дистә еллар … Тулысынча