Якуп Чанышев Бөек Ватан сугышында катнашкан иң атаклы татар генералларының берсе. Алай гына да түгел, ул — гомерен тулысынча хәрби эшкә багышлаган шәхес. Борынгы Чаныш морзалары нәселе дәвамчысы кешелек тарихының иң куркыныч бәрелешләрендә – Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында катнаша, инкыйлаб елларында Казанда совет хакимиятен урнаштырырга булыша.
Якуп Җиһангир улы 1892 елның 27 февралендә, Стәрлетамак өязенең Тукай авылында туа. Беренче дөнья сугышы башлангач, алман фронтына китә. Рус император гаскәре солдаты буларак, 2 армия хәрәкәтләрендә һәм генерал Брусилов оештырган операцияләрдә катнаша. Батырлыгы өчен аңа Георгий тәресе һәм унтер-офицер дәрәҗәсе бирелә. 1917 елның гыйнварыннан ул Казан хәрби училищесында укый башлый һәм аны прапорщик дәрәҗәсе белән тәмамлый.
Октябрь инкыйлабыннан соң Чанышев большевиклар ягына күчә. Әйе, ул большевиклар партиясенә керә, Казан хәрби округы комиссары итеп тә билгеләнә. Ватандашлар суышы вакытында ул чехословаклар белән сугыша, «Болак арты республикасын» тар-мар итә, аның җитәкчелеген үзе кулга ала. 1918 елның декабрендә Уфа коменданты итеп билгеләнә.
1920 елның мартында Якуп Чанышевны 1 аерым Идел буе татар укчы бригадасының комиссары итеп билгелиләр. Шушы бригада белән ул Төркестан фронтын урап чыга, Урта Азиядә совет хакимиятен урнаштыруда катнаша, басмачылар белән сугыша. Аның батырлыгы Бохара һәм Фиргәнә шәһәрләрен алуда да чагыла. Тарих тәгәрмәченең хикмәте шунда ки, Якупның бабалары да үз заманында Урта Азияне буйсындыруда зур роль уйнаганнар.
1935 елда аңа дивизия командиры дәрәҗәсе бирелә, ә ике елдан соң, хәрбиләргә каршы башланган репрессияләр вакытында, ул кулга алына. 1939 елда азат ителә һәм Кызыл Армиядә хезмәтен дәвам итә.
1942 елда моңарчы Фрунзе исемендәге Хәрби Академиядә мөгаллимлек иткән Чанышевны 333 нчы укчы дивизиясе командиры итеп билгелиләр. Шул ук елны аңа генерал-майор дәрәҗәсе бирелә, ул укчы корпусы командиры була, соңрак аны армия командующие урынбасары итеп куялар. Якуп Чанышев җитәкчелек иткән частьләр Мәскәү, Харковь, Сталинград янында сугыша, алар Польшаны азат итә, Одерны кичә, Берлин штурмында катнаша. Сугышны ул генерал-лейтенант дәрәҗәсе белән Берлинда тәмамлый.
Җаны-тәне белән совет хакимиятенә, коммунизм идеяләренә тугъры булган бу кеше үз милләтен беркайчан да онытмый. Сугыштан соң ул Хәрби Академиядә эшли, шул ук вакытта Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Атаклы Асадуллаев йортының татар җәмәгатьчелегенә кайтарылуында аның да роле зур. Чанышевның Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне яклап чыгышлар ясавы да мәгълүм.
Якуп Чанышев 95 ел гомер кичереп, 1987 елның 6 ноябрендә вафат була. Атаклы татар генералы 24 хәрби медаль белән бүләкләнә. Алар арасында Америка Кушма Штатлары һәм Польшаның югары орден-медальләре дә бар.
Айдар Шәйхи язмасы
фотолар: wikimedia