«Яшим дисәң, җайлаша бел». Табигатьнең бу язылмаган кануны бар тереклек өчен дә гамәлдә. Син никадәр горур булсаң да, башкаларның да теләкләрен исәпкә алмасаң, уңышка ирешә алмыйсың. Монысы кешеләргә кагыла. Ә хайваннар дөньясында җайлашу исән калуның иң мөһим бер шарты ул. Проблемаларны үзеңә уңайлы якка бору, кимчелекләрне өстенлек итеп куллану, кирәк чакта кача белү – хәйләкәр җанварларның кораллары. Әйдәгез, адаптация осталары белән танышыйк.
ОСТАЗ №1. ЯНУТ
Янутның нәрсә икәнен беләсезме? Ул сөйкемле җан ияләрен кем белмәсен инде! Енот – ә татарчасы янут була – Русиядә 200 ел тирәсе генә яши. Тумышы белән ул Төньяк Америкадан. Хәзер алар бар дөнья буенча таралган. Алманияне бөтенләй басып алганнар диярлек. Кем-кем, ә менә алар җайлашу эшендә искиткеч остарганнар инде. Мәсәлән, кулларын гына карыйк. Иң үсешкә ирешкән куллар кешедә, чөнки безнең биш бармак бар, ә баш бармагыбыз аерылып, читкәрәк чыгып тора. Бу безгә төрле предметларны ныклап тотырга мөмкинлек бирә. Ә менә янутның чәнти бармагы да, баш бармагы да калган өч туганнынан аерылган. Нәтиҗәдә, бер күрүдә үзенә гашыйк иттерә торган бу җәнлекләр ишекләрне дә ача белә, кәрзинне дә актара, пакетларны да ачып карый. Гомумән, янут – кинестетик, ягъни ул үзенә кирәк мәгълүматны предметларны капшап карап ала. Шуңа да яхшы үсешкә ирешкән, димәк, табигый ихтыяҗларга яраклашкан, куллар аңа бик тә кирәк.
Янутның тагын бер кызык коралы – катып кала белү. «Боз чоры» (Ледниковый период) мультфильмнарыннан Крэш белән Эддины хәтерлисездер. Бу ике опоссум берәр куркыныч янаганда үлгән сыман катып калалар. Шундый ук сәләт янутларда да бар. Әмма бер аерма белән. Янут опоссумга караганда катлаулырак хайван. Катып калганда, аның баш мие искиткеч куәт белән эшли, чөнки аңа үзенең тәне белән идарә итергә кирәк. Гадирәк җан ияләрендә “мәрткә китү” дә гадирәк, әйтик, еланнар һәм кәлтәләрдә бу бик җиңел килеп чыга. Ә янут исә актерлык сәләтен кулланырга мәҗбүр була.
ОСТАЗ №2. МАТУР АЛДАУЧЫЛАР
Бар дөнья – театр… Бар табигать – ул сәхнә һәм һәр җан иясе үз ролен башкара. Һәрберсенең үз киемнәре бар. Кайчагында алар кыяфәтләрен җайлаштырырга омтыла. Менә, мәсәлән, бер җан иясенең ниндидер көчле коралы бар ди. Аннан бар да курка. Ә минем исә андый коралым юк, тик яшисе килә бит инде! Шуңа мин шундый карарга киләм: теге куркыныч җанвар кебек киенергә, яисә сөйләшергә-тавыш чыгарырга кирәк. Мин бүре кебек киенгәч, бүредән курыккан ерткычлар миңа тимәячәк. Яки мин тагын да даһирак алым кулланам һәм “үтәкүренмәлегә” әйләнәм. Мәсәлән, хамелеоннар кебек. Тирә-юньнең төсләре, бизәкләре белән кушылам. Менә моны мимикрия дип атыйлар.
Яссыкойрыклы, яки яфраккойрыклы, гекконның “киеме” яшел дә, көрән дә була ала, шуңа ул яфрак арасында курыкмыйча кача ала. Агач кайрысында да, мүк арасында да аера алмыйсың аны. Өстәвенә, ул вак бөҗәкләр белән туклана. Ял итәргә дип яфрак өстенә кунган берәр мадагаскар чебене үзенең кәлтә авызына килеп кергәнен сизми дә калачак.
Сигезаяклар (осьминоглар) тирә-яктагы предметларның төсен кабатлый ала. Су астында аларны аерып алу бик авыр. Бик якынайсаң гына таныйсың аларны.
Русиядә 800ләп төре булган карышлавык күбәләге (пяденицы) да үзенең бизәкләренә охшаган урыннарга утырып, дошманнарыннан һәм артык кызыксынучан кешеләрдән кача белә. Ә менә бездән бик еракта яшәп яткан Kallima күбәләген агач яфрагыннан аерып булмый диярлек.
ОСТАЗ №3. ЯЛГАН КЫРМЫСКАЛАР
Мимикриянең бер төре – мирмекоморфизм. Аның ни икәнен хәзер аңларсыз.
Кайбер үрмәкүчләр (яратмыйм да инде мин аларны) кырмыскалар белән тукланырга ярата. Алар ачыктан-ачык ау белән шөгыльләнәләр. Тик шул үрмәкүчләрнең аеруча хәйләкәр төрләре кырмыска булып кылана. Моның өчен алар “кырмыскалар телен” өйрәнә, ягъни кырмыскалар бүлеп чыгара торган феромоннарга хас ис тарата. Шпионнарның тышкы кыяфәте дә кырмыскаларныкына охшаш була.
Нәтиҗәдә мондый Штирлицлар кырмыска оясына җиңел генә үтеп керә һәм төшке ашларын башлый.
Бу алымны үрмәкүчләр дә, кайбер чикерткәләр, талпаннар һәм башка вак бөҗәкләр дә куллана. Ә миңа инде кырмыскаларны кызганырга гына кала.
ОСТАЗ №4. ЗОМБИ
Тере табигать дөньясында зомбилар бар.
Кайвакыт елга-күлләрдә су өслегенә бик якын йөзүче балыкларны күрергә була. Алар үзләрен бик сәер тоталар, чөнки аркаларын судан чыгарып диярлек йөзәләр. Әйтерсең, “Мине эләктер, мине эләктер!” диләр. Гадәттә, болар корбан балыклары булып чыга. Аларны тотып, эшкәртә башласаң, әкәмәт күренешкә тап буласың: аның эчендә озын тасма суалчан бар икән бит!
Бу суалчан, лигула, бик хәйләкәр. Балык эчендә ул өч ел тирәсе яши. Аннары аның башка иптәшләре белән күрешәсе килә башлый. Моның өчен аңа кош эченә керергә кирәк. Димәк, балыкны кош авызында булырга тиеш! Ләкин нишләргә? Табигатьнең монда нинди механизм куллануы төгәл билгесез, ләкин паразит суалчанның теләге үтәлә һәм балык “җүләрләнә”. Шуңа күрә ул су өстенә сикереп чыгарга да әзер булырлык хәлгә җитә. Ахыр чиктә, суалчанның бәхете булса, кош балыкны тота, ә паразитның үрчүе дәвам итә.
Төрле паразитлар шулай җайлашкан: алар үзләренә файдалы булган башка җан иясен “зомбига” әйләндерә белә. Шуңа күрә кайбер чикерткәләр суга сикерә, кырмыскалар иртән сарыклар ашаячак үләнгә менеп утыра, ә тычканнар мәчеләрне ярата башлый. Соңгы очракта паразит кешегә дә күчеп, песиләргә карата чиксез мәхәббәт хисләре уяттырырга мөмкин.
Җайлашуның механизмнары күп. Кеше дә җайлашкан. Раса үзенчәлекләре, тәнебезнең төзелеше, фикерләү хаталары, хәтта кайбер куркуларыбыз озын-озак еллар дәвамында безнең яшәешебезне җиңеләйткән. Тик җайлашуны дөрес аңлагыз. “Яраклашыйм әле” дип, чын тормышта үз принципларыгызны онытмагыз.
Айдар Шәйхи мәкаләсе
Әлеге мәкалә «Ялкын» журналының 2016 ел, апрель санында дөнья күрде.
Фотолар: hi-news.ru