Сугышның башлангыч чорында совет гаскәрләре көч буенча үзләреннән күпкә өстенрәк дошманга каршы авыр сугышлар алып бара. Бу вакытта әле союзниклар тарафыннан да бернинди ярдәм булмый. Шушы көннәрдә Совет Армиясе солдатлары һәм офицерларының киләчәктә җиңүгә илтәчәк көчле батырлык рухы формалаша.
Татарстанлылар — көрәштә!
Шушы чорларда батырларча көрәшкән күп кенә татар каһарманнары турындагы истәлекләр дә сакланып калган. 1941нче елның октябрендә Брянск тирәсендә татар язучысы, соңрак Германиядәге яшерен оешма эшендә Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш әсир ителә. 1942нче елның 2нче июлендә Новороссийск янында немецларның берьюлы биш катеры һөҗүменә дучар булып, каты яраланып, Чистай районының керәшен авылында туып үскән генерал П.Г.Новиков әсир төшерелә. 1936нчы елда Испаниядәге сугышта подполковник сыйфатында катнашкан Петр Новиков 1941нче елда сугышны Прут елгасы районында 241нче укчы дивизиянең командиры, полковник буларак каршылый. Одессаны, аннары Севастопольне саклауда катнашкан бу кеше, Ленин ордены кавалеры, дошман ягына чыгудан баш тарта, хәрби әсирләр лагерьларында газап чигә һәм бер әсирне мәсхәрәләүдән яклап һәлак була. 1941нче елның июлендә Көнбатыш фронттагы 20нче армиянең 18нче укчы дивизиясе составында Смоленск тирәсендә С.А.Таһиров (соңрак аңа полковник дәрәҗәсе бирелә), Татарстан Югары Советы депутаты, гаубицалар дивизионы командиры Шаһи Садыйков, Балтач районыннан лейтенант Харис Җамалиев, Б.Х.Кадермәтов һ.б. каһарманнарча сугышалар. Шул ук елның сентябрендә Могилев янындагы оборона сугышларында Советлар Союзы Герое исемен алган Сәхиб Майский командалыгындагы 519нчы укчы полк катнаша. Турыдан-туры Мәскәү янында Волоколамск юнәлешендә ныгытылган район белән полковник, аннары генерал булган Сәедгәрәй Гайнетдинов командалык итә.
Мәскәү өчен сугыш
Сугыш кызганнан-кыза бара – безнең сугышчыларның каһарманлыгы көчәя. Бу аеруча Мәскәү тирәсендәге сугышларда күзәтелә. Бирегә Татарстаннан 146нчы, 334нче, 352нче укчы дивизияләр җибәрелә. Алар составында күп кенә татар сугышчылары була. Тула өчен барган сугышларда подполковник Хәбиб Вәлиев җитәкчелегендәге танкка каршы һәлак итүче (истребитель) полкы батырлык күрсәтә. 1941нче елның көзендә Актаныш районы егете Фәрваз Хөсәенов үзенең барысы 283кә җиткән сугышчан очышларының беренчесен ясый. Тәтеш районы егете Әнвәр Әбдрәшитов та сугыш башында ук үзенең хәрби очышларын башлап җибәрә. 1941нче елның декабрендә 352нче һәм 334нче укчы дивизияләр безнең гаскәр һөҗүмнәрендә катнашалар. Алексеевск районында туган полковник Зәки Кутлинның 270нче укчы дивизиясе дә 1942нче елның гыйнварында дошманга каршы һөҗүмдә катнаша.
Мәскәү янындагы тарихи бәрелешләрдә безнең гаскәрләр сугыш алып баруның гаҗәеп рәвешләрен кулланалар. Сухиничи тимер юлында Заһир Гайнанов һәм Петр Ткаченколар, кулларына гранаталар бәйләме тоткан хәлдә, һөҗүм итүче ике немец танкына каршы шуышып китәләр һәм, аларны шартлатканда, үзләре дә һәлак булалар. Ноябрьдә Тихвин шәһәре өчен барган сугышларда, рядовой Илдар Маннанов ике немец танкы белән кара-каршы торып көрәшкә күтәрелә һәм бер танкны сафтан чыгара. Әбрар Җәләлев исә немец бомбардировщигына каршы берьялгызы көрәшкә чыга һәм, кул пулеметыннан атып, очкычны бәреп төшерә. Гыйнварда өлкән сержант Мөлеков төркеме, төнге караңгылыктан файдаланып, фронт сызыгын үтеп чыга һәм дошман тылындагы күперне шартлата, дошманның өч танкын һәм 15 автомашинасын юк итә. 1942нче елның февралендә дошман көчләренә разведка ясауда күрсәткән батырлыгы өчен Чувашстанда туып үскән Геннадий Гөбәйдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу сугышларда катнашкан танкистлар һәм очучыларның батырлыклары турында да әйтми үтү мөмкин түгел. Алар арасында Әхмәтгәрәй Рамазанов та була. Ул 1942нче елның маенда Икенче һава армиясенең хәрби советы әгъзасы итеп тәкъдим ителә. 1941нче елның августында безнең авиациянең Берлинга ясаган һава һөҗүмендә, Әлмәт егете очучы Габдулла Галиуллин һәм Ульновскида туып үскән штурман Гали Борхан да була.
1942нче елның апрелендә генерал-лейтенант Ю.В.Новосельевский җитәкчелегендәге 146нчы укчы дивизия 50нче армия составында сугышка керә. Дивизия алдына немецларның каршылык сызыгын өзү һәм дошман тылында эш иткән генерал Беловның атлы корпусына ярдәмгә килү кебек катлаулы бурыч куела. Дивизиягә бу биремне дошман самолетлары һәм танкларының көчле һөҗүме астында үтәргә туры килә. Дошманның көчләрен үзенә җәлеп итеп, дивизия Белов гаскәрләренең хәлен җиңеләйтә, әмма үзе кешеләр составының яртысыннан артыграгын югалта. Дивизиянең батырлыклары Калуга өлкәсендәге Куян тавында каты сугышлар барган урынга куелган һәйкәл белән мәңгеләштерелгән.
Башка фронтларда
1941-1942нче еллар көзе һәм кышының авыр көннәрендә башка фронтларда да безнең сугышчылар күрсәткән каһарманлыкка сокланмый мөмкин түгел. 1941нче елның сентябрендә Ленинградтан ерак түгел “Пантера” су асты көймәсе старшинасы Әхмәт Мотаһаров “Октябрь революциясе” линкорына пике ясап һөҗүм иткән немец очкычын атып төшерә. Ростов янындагы операцияләрдә майор Фәрит Фатхуллинның эскадрильясе бер һава бәрелешендә генә дә биш немец очкычын бәреп төшерә.
1942нче елның җәендә совет гаскәрләре инициативаны кулда тота һәм үстерә алмыйлар. Ленинград янында 2нче удар армиянең язмышы фаҗигале була. Бу армиянең 327нче укчы дивизиясе составында өлкән политрук Муса Җәлил дә хезмәт итә. Немецлар камап алган армиянең сугышчылары, азык-төлексез һәм коралсыз калып, камау боҗрасы аша ярдәм ала алмыйча, камалыштан вак төркемнәр белән мөстәкыйль рәвештә чыгарга дучар булалар. “Отвага” исемле армия газетасы хезмәткәре Муса Җәлил дә шундый карарга килә. Көчләр тигез булмаган бәрелешләр барышында, боҗрадан чыгу юлын эзләп, ул берничә тапкыр каты яралана һәм 26нчы июньдә, аңын югалткан хәлдә, немецларга әсирлеккә эләгә.
Алия Мәссарова тексты
Әдәбият исемлеге:
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез… Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998