• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Бер үгет. Муса Җәлил

26.02.2016

«Гыйлем» берләшмәсе Муса Җәлилнең 110-еллыгы уңаеннан төрле язмалар урнаштырды, укучыларына-каһарман шагыйрь турында белгәннәрне яңартырга булышты. Һәм ахыр чиктә, бөтен Русия Җәлил шигырьләрен укыганда, «Гыйлем» хезмәткәрләре дә аның бер истәлекле һәм мәгънәле әсәрен, «Бер үгет» шигырен шушы видеоязма рәвешендә тәкъдим итәргә карар кылды.

Рәхим итеп тыңла, укучыбыз!

Бер үгет

(Кешелек турында)

Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!

Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, турылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

1943, 9 декабрь

© «Гыйлем» берләшмәсе әгъзалары: Азат Миргаязов, Ренат Миргаязов, Илзам Хаҗиев, Ләйсән Вәлиева, Алия Әбрарова, Илсинә Тимерова

© Алинә Галиәхмәтова

Рубрика: ВидеоязмаТеглар: әдәбият, муса җәлил, татар әдәбияты, татар дөньясы, татар шәхесе, шигърият, шигырь



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.