• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Лох-Несс җанвары «табылды»

10.09.2019

Шотландиянең данлыклы Лох-Несс җанвары чынлыкта галәмәт зур еланбалык булырга мөмкин дип хәбәр итәләр галимнәр. Лох-Несс күленең салкын суында ачыкланган ДНК эзләрен җентекләп тикшергәч, алар шундый фикергә килгән. 

Әлеге тикшеренү күлдә динозаврлар сыман зур хайваннарның була алуын инкарь итә. Хәлбуки, Яңа Зеландиядәге Отаго университеты профессоры, генетик Нил Геммель әйтүенчә, күлдә еланбалыкның (еланбалык — угорь) ДНК эзләре күп булып чыккан.

— Бу күл системасында еланбалыклар искиткеч күп. Без тикшергән һәрбер урында алар шактый күп очрады, аларның шундый зур микъдары безне гаҗәпкә калдырды, — ди Геммель. —  Лох-Несста гигант еланбалык юктыр дип әйтеп булмый. Әмма без тапкан ДНК үрнәкләре гигант җанварныкымы, яисә инде гади үлчәмдәге балыкныкымы —  бу очракта «без әлегә белмибез генә» дип әйтергә туры килә.

Геммель бу күлдә гигант еланбалык барлыгы турында дистәләрчә еллар буена сүзләр йөрсә дә, әле беркемнең дә аны тота алмаганын да искәртте. 

Төрле ил вәкилләреннән җыелган галимнәр төркеме «әйләнә-тирә мохит ДНКсы» (environmental DNA — eDNA) дип йөртелә торган ДНК үрнәкләрен узган елның июнендә җыйган булган. Мохит ДНКсы үрнәкләрен китлар һәм акулалар кебек диңгез җан ияләренең тормышын өйрәнгәндә оста итеп кулланалар иде инде. Җанвар үз мохитендә ничек кенә хәрәкәт итсә дә, ул тиресе, каурыйлары, мамыклары, тешләре һәм калдыклары агабик нәни генә ДНК эзләрен калдыра. Бу ДНКны табып алырга, секвенлаштырырга (эзлеклелекләрне билгеләргә) һәм кайсы хайванныкы икәнен ачыкларга була. Моның өчен секвенлаштырылган ДНКны йөзләрчә мең организмның генетик эзлеклекләре сакланган мәгълүматлар тупламасындагы эзлеклелекләр белән чагыштырып карыйлар.

Лох-Несс җанвары турында беренче язма истәлек изге Колумба исемле ирланд монахының тормышы белән бәйле: риваятьләрдә әйтелгәнчә, ул VI гасырда «су хәшәрәтен» Несс елгасының төбенә куып төшергән.

Нессиның иң атаклы фотосурәте 1934 елда ясалган, анда судан чыгып торган озын муен һәм баш кына күренә. 60 ел узгач кына бу сурәтнең чынлыкта ялган булып, анда уенчык су асты көймәсенә беркетелгән диңгез хәшәрәте сыны төшерелгәне ачыкланды.

Reuters сайтыннан Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

Рубрика: МәкаләТеглар: биология, генетика, зоология, лох-несс, риваятьләр, шотландия



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.