Данлыклы физик Ричард Файнман 1974 елда Калифорния технология университетында чыгыш ясый. Ул бу чыгышында кайбер галимнәрне, бигрәк тә, педагогика һәм психология кебек фәннәрнең белгечләрен Тын океан утрауларында яшәүче аборигеннар белән чагыштыра.

Ричард Файнман 1959 елда Калтехта. фото: Joe Munroe/Hulton Archive/Getty Images
Квант хисаплаулары теориясен булдырган галим Ричард Файнман 1974 елда аерым психологларның фәнни эшчәнлеген Тын океан утраулары аборигеннарының тылсым йолаларына охшатуы турында әйтә. Әлеге аборигеннар кокос пальмаларыннан очып китү-утыру өчен очкыч юллары ясыйлар, бамбук таякчыкларыннан колакчыннар кияләр һәм әлеге гамәлләре нәтиҗәсендә үзләре янына чын очкыч килеп, аларга яхшы әйберләр белән йөк-карго алып килер дип өметләнәләр (бу «карго культы» дип атала). Чыгышында ул ялган фән тарафдарларын да ачулана: алар, булган мәгълүматның бер өлешен яшереп яки экспериментның чынлыгын төрле шартларда тикшерергә онытып, тикшеренү башкарылган кыяфәт кенә чыгаралар дип саный ул. «Карго культы» төшенчәсе тиз арада популярлаша һәм, дин белеме фәненнән тыш, башка мәгънәдә кулланыла башлый: фәнни чынбарлык җитеп бетмәгән тикшеренүләр турында шулай диләр хәзер. Файнманның чыгышыннан өзек менә ничек яңгырый:
«Искә алынып үткән педагогика һәм психология фәннәрен мин очкычларга табынучылар фәненең бер мисалы дип атар идем. Тын океан утрауларында яшәүчеләрнең шундый дине бар. Сугыш вакытында алар бик күп яхшы әйберләр төялгән самолётларның җиргә төшүләрен күргәннәр һәм бүген дә шул хәлнең кабатлануын телиләр. Шуңа күрә, алар очып китү-утыру юллары ясап, як-якларына учак ягып, агачтан алачык ясаганнар. Алачыкта колакчын формасындагы таяклар кигән, башында антенна кебек тырпаеп торучы бамбук таякчыгы булган кеше — диспетчер утыра. Алар очкычларның килүен көтәләр. Алар барысын да дөрес эшли. Форма буенча барысы да дөрес, алдан булган кебек урнаштырылган. Әмма хәзерге көндә бу ысул нәтиҗәсез — очкычлар җиргә утырмый.
Әйтеп үтелгән фәннәрне очкычларга табынучылар фәне дип атавымның җирлеге бар, чөнки бу кешеләр фәнни тикшеренүнең барлык тышкы кагыйдәләрен үтиләр, әмма иң мөһим әйберне кулдан ычкындыралар, шуңа күрә очкычлар утырмый. Әлбәттә, сезгә аларның нәрсәне кулдан ычкындырганнарын әйтергә кирәк. Бу — фәнни хакыйкать, тулаем дөреслеккә туры килә торган фәнни фикерләү принцибы.
Минем сезгә шуны телисем килә: әйтеп узган дөреслекне ирекле тикшереп карый алу мөмкинлеге булган урынга эләгегез. Оешмада вазифагызны сакларга кирәклеге дә, финанс ярдәме дә сезне бу хакыйкатьтән читләшергә мәҗбүр итә алмаслык урын булсын. Булсын сездә ул ирек!»
Татар теленә «Гыйлем» өчен Сиренә Миндубаева тәрҗемә итте.