Кешеләрне борын-борыннан без Галәмдә ялгызмы, юкмы дигән сорау борчыган. Борынгы диннәр тереклек Җирдә генә түгел, ә Галәмдә дә киң таралган күренеш дип өйрәткән, шунлыктан күпчелек очракта бу мәсьәләгә карата оптимистик караш хөкем сөргән. Гасырлар узу белән бу карашларга фәнни төсмер керә башлый. Әйтик, Фалес, Анаксагор, Эпикур, Лукреций Кар, Дж. Бруно кебек фәлсәфәчеләр тереклек итү өчен яраклы дөньяларның күплеге турындагы тәгълиматның тарафдарлары була. Мисал өчен, Эпикур укучысы Митродорның шундый сүзләре билгеле: «Җирне чиксез киңлектәге дөньялар арасында тереклеге булган бердәнбер урын дип санау – тулаем чәчәлгән зур басуда бер генә бодай башагы үсеп чыга ала дип уйлау кебек күзгә бәрелеп торган мәгънәсезлек». Тереклекне Галәмдә киң таралган күренеш дип санаучылар рәтенә М. Ломоносов, В. Гершель, С. Аррениус, К. Циолковский кебек галимнәр дә кергән. Әмма бары тик XX г. гына бу сорауны фәнни күзлектән тикшерү өчен мөмкинлекләр туа, шулар арасында радиоастрономия һәм космонавтика.
SETI (ингл. Search for Extraterrestrial Intelligence – Җирнеке булмаган интеллектны эзләү) – Галәмдә булырга мөмкин башка цивилизацияләрне эзләүгә юнәлтелгән чараларның гомуми атамасы[1]. SETI галәм киңлегеннән килгән радио, оптик, инфракызыл һәм рентген нурланыш дулкыннары арасыннан ясалма табигатьлеләрне эзләүне күздә тота. Бүгенге көнгә бу юнәлеш буенча шактый материал тупланган, әмма бу мәкаләдә без SETI проекты турында гомуми мәгълүматны гына бирербез.
[1] 1976 нчы елга кадәр бу проект CETI (ингл. Communications with Extraterrestrial Intelligence – Җирнеке булмаган интеллект белән багланышлар булдыру) дигән исем йөртә.
Игътибар! SETIны уфология белән бутарга ярамый. SETI – энтузиаст астрономнар тарафыннан оештырылган, чит цивилизацияләрне эзләүдә бары тик фәнни алымнарга гына таяна торган проект. Аннан аермалы буларак, уфология – оча торган билгесез объектлар (НЛО) һәм алар белән бәйле күренешләрне өйрәнә торган тәгълимат – ялган фәннәр категориясенә карый.
SETI проектының башы булып 1959 нчы ел санала: нәкъ менә шул елны Nature журналында физиклар Джузеппе Коккони һәм Филип Моррисонның«Searching for Interstellar Communications» («Йолдызара багланышларны эзләү») дигән мәкаләләре басылып чыга. Әлеге мәкаләдә галимнәр Җирнеке булмаган цивилизацияләр белән радиоэлемтәгә керү мөмкинлеген теоретик яктан дәлилли. Бу максат өчен иң кулае дип 21 см озынлыктагы радиодулкыннар – водород радиосызыгы ешлыгы (1420 МГц) табыла. Сәбәбе бик гади: водород – галәмдә иң киң таралган элемент, шунлыктан галәмне өйрәнергә теләгән теләсә кайсы цивилизация иртәме, соңмы бу ешлыктагы радиодулкыннарны терки башлаячак һәм, әлбәттә, бу дулкында җибәрелгән радиюлламаларны да «ишетә» алачак. 1960 нчы елда исә бу теорияне тәҗрибәдә тикшереп карыйлар: АКШның Милли радиоастрономик обсерваториясе хезмәткәре Фрэнк Дрейк, τ-Кит һәм ε-Эридан йолдызларына радиотелескоп юнәлтеп, берничә ай дәвамында алардан килгән радиодулкыннарны өйрәнә («Озма» проекты). Әмма, кызганычка каршы, ясалма табигатьле радиодулкыннар теркәлми.
1961 нче елда Ф. Дрейк безнең галактикада (алга таба — Галактика) кешелек белән элемтәгә керү ихтималы булган цивилизацияләр санын билгеләү тигезләмәсен тәкъдим итә: N = R·fp·ne·fl·fi·fc·L («Дрейк тигезләмәсе»).
Монда N – Галактикада безнең белән элемтәгә керә алган цивилизацияләр саны,
R — 1 ел эчендә Галактикада туган йолдызлар саны,
fp – йолдызның планеталары булу ихтималы,
ne – йолдыз системасында тереклек барлыкка килү өчен уңайлы шартлары булган планеталар саны,
fl – уңайлы шартлары булган планетада тереклек барлыкка килү ихтималы,
fi – тереклеге булган планетада аңлы тереклек барлыкка килү ихтималы,
fc – аңлы тереклеге булган планетада башка цивилизацияләр терки алырдай сигналлар җибәрергә сәләтле цивилизация формалашу ихтималы,
L – шундый цивилизация тарафыннан сигналларны җибәрү дәвамлылыгы.
Бүгенге көн астрономиясенең үсеше бу тигезләмәдәге кайбер зурлыкларны (R, fp, ne, fl) күпмедер дәрәҗәдә ачыкларга ярдәм итсә дә, калганнары һаман да билгесез булып кала бирә. Шул сәбәпле, төрле галимнәр N саны берничә берәмлектән алып берничә миллионга тигез булырга мөмкин дигән фикер белдерә.
Шул ук елларда бу юнәлеш белән СССРда да кызыксына башлыйлар. 1962 нче елда танылган совет астрофизигы Иосиф Шкловский «Вселенная, жизнь, разум»дигән китабын бастырып чыгара. Бу китап галимнәрдә генә түгел, гади халыкта да зур кызыксыну уята. 1966 нчы елда әлеге китапның «Intelligent Life in the Universe» («Галәмдә аңлы тереклек») дип аталган инглиз теленә тәрҗемәсе дөнья күрә. Тәрҗемә эшен АКШ астрофизигы Карл Саган башкара. И. Шкловский үтенече буенча һәм беренче белеме буенча биолог булуы сәбәпле, К. Саган бу хезмәткә биология буенча да шактый материал өсти.
60 нчы еллар ахырында Җирнеке булмаган цивилизацияләр проблемасына багышланган беренче фәнни киңәшмәләр үткәрелә. Шулар рәтендә Бюракан астрофизик обсерваториясендә (хәзерге Әрмәнстан) узган ике мөһим чара – 1964 нче елгы Бөтенсоюз киңәшмәсе һәм 1971 нче елгы СССР-АКШ киңәшмәсе. 1964 нче елгы киңәшмә тәмамлану белән, СССРда SETI проекты буенча беренче тәҗрибәләр башлана: Радиофизика фәнни тикшеренү институты (Түбән Новгород шәһәре) хезмәткәре Всеволод Троицкий җитәкчелегендәге фәнни төркем Кояш системасына якын булган 11 йолдыздан һәм Андромеда галактикасыннан килгән радиодулкыннарны өйрәнсә, И. Шкловскийның укучысы Николай Кардашев җитәкчелегендәге Мәскәү университеты төркеме Ерак космик элемтә үзәгененең (Евпатория шәһәре) кабул итүче антеннасы ярдәмендә Галактика чигендә урнашкан радиочыганакларны тикшерә. Кызганычка каршы, әлеге тәҗрибәләр барышында да ясалма табигатьле радиодулкыннар теркәлми.
1973-1995 нче елларда АКШның Огайо штаты университеты обсерваториясе хезмәткәрләре Big Ear радиотелескобы ярдәменә 21 см озынлыктагы радиодулкыннарны «тыңлау» белән шөгыльләнә. 1977 нче елда исә монда кызык вакыйга була: телескоп кыска вакытлы көчле радиосигнал терки, ә әлеге язманы өйрәнгән астроном куанычыннан кәгазь кырыена «Wow!» дип язып куя. Әмма тарихка «Wow-сигнал» булып кереп калган бу радиосигнал башка кабатланмый, ә аның чыганагы һаман да билгесез булып кала бирә.
Шул ук 70 нче елларда SETI проекты белән NASA оешмасы кызыксына башлый. Әмма бу юнәлештә ниндидер эшләр алып барылса да, зур проектлар тормышка ашмый кала (мәсәлән, бер-берсе белән бәйләнгән күпсанлы радиотелескоплар булдыруны күздә тоткан «Циклоп» проекты). Күзәтүләр нәтиҗәләр бирмәү сәбәпле, алга таба NASA SETIны финанслаудан баш тарта.
1984 нче елда АКШның Калифорния штатында астробиология буенча тикшеренүләр һәм Җирнеке булмаган цивилизацияләрне эзләү эшен алып барачак хосусый оешма — SETI институты барлыкка килә. Әлеге институт бүгенгәчә бу юнәлештәге тикшеренүләрнең үзәге булып тора. 1999 нчы елда SETI институты белән тыгыз элемтәдә торган Калифорния университеты (Беркли шәһәре) хезмәткәрләре SETI@home дигән компьютер программасын булдыралар. Теләгән һәр кеше, аны үз санагына урнаштырып, радиотелескоплар теркәгән мәгълүматны эшкәртергә һәм ясалма табигатьле радиосигналларны табарга ярдәм итә ала. 2007 нче елда SETI институты һәм Калифорния университетының Allen Telescope Array дип аталган үз радиообсерваториясе барлыкка килә. Моннан тыш, SETI институтының төрле обсерватория телескоплары, шул исәптән «Һаббл», «Спитцер», «Гершель» кебек космик телескоплар белән эшләргә дә рөхсәте бар.
SETI белән бер үк вакытта диярлек METI дигән проект та барлыкка килә, әмма бу мәкаләдә без бу проектка озаклап тукталып тормабыз. SETIдан аермалы буларак, METI проекты (ингл. Messaging to Extraterrestrial Intelligence – Җирнеке булмаган интеллектка хат юллау) Галәмдә булырга мөмкин башка цивилизацияләргә хәбәрләр юллауны күздә тота. Мондый чаралар исемлегенә XX-XXI гг.-ның төрле елларында галәм киңлегенә җибәрелгән Җир һәм кешеләр тормышы турында мәгълүмат бирә торган күпсанлы радио- һәм башка төрле юлламаларны кертәләр. Мисал өчен, «Мир-Ленин-СССР», Аресибо һәм «Балалар» радиоюлламалары, «Вояджер», «Пионер» кебек галәм аппаратларына беркетелгән дисклар һәм хәтта күптән түгел галәмгә чыгарылган Илон Маскның атаклы электромобиле дә шушы категориягә карый (И. Маск машинасына SpaceX ширкәте хезмәткәрләренең исемнәре, А. Азимов әсәрләре һәм галәм тематикасы белән бәйле башка төрле әсәрләр беркетелгән була). С. Хокинг кебек кайбер галимнәр METI проекты кешелек өчен зур куркыныч тудыра дип саный, чөнки ул Галәмдә булырга мөмкин агрессив цивилизацияләргә Җирнең кайда урнашканлыгы турында мәгълүмат бирә.
Бүгенге көнгә һәм АКШ, һәм Россия фәнни оешмалары (К.Э. Циолковский ис. космонавтика академиясе, МДУ каршындагы П.К. Штернберг ис. Астрономия институты, Россия Фәннәр Академиясенә караган күпсанлы фәнни тикшеренү институтлары һ.б.) тарафыннан SETI проекты буенча 100 гә якын тикшеренү үткәрелә. Бу вакыт эчендә күзәтелә торган йолдызлар саны арта, киңрәк диапазондагы радиодулкыннар һәм шуңа өстәп оптик һәм инфракызыл нурлар да өйрәнелә башлый. Кызганычка каршы, әлегә бу күзәтүләрнең берсе дә нәтиҗә бирмәде, шул сәбәпле кайбер галимнәр моннан кешелекнең Галәмдә ялгыз булуы турында нәтиҗә ясый. Мисал өчен, 1950 нче елда ук Америка физигы Энрико Ферми дуслары белән әңгәмәдә болай дигән була: «Әгәр дә Галәмдә цивилизацияләр шуның кадәр күп икән, кайда соң алар алайса? Нишләп алар үзләренең барлыгын белгертмиләр?» Алга таба «Ферми парадоксы» дип атала башлаган бу сорауга җавап табу җиңел түгел. Бер яктан, Коперник принцибы[2] буенча Җир һәм Кояш системасы уникаль түгел, Галәмдә аларга охшаш миллионлаган планеталар һәм йолдыз системалары була ала (бүгенге көндә күпсанлы экзопланеталарның ачылуы бу фикерне раслый). Димәк, тереклек Галәмдә киң таралган күренеш булырга тиеш. Икенче яктан, бу шулай булса, нишләп без аларны һаман да тапмадык соң? Югары үсешле цивилизацияләр инде күптәннән безне эзләп табарга тиеш иде кебек. Пессимистик фикерйөртүчеләр бу парадоксны кешелекнең иң алга киткән цивилизация булуы яисә аңлы тереклекнең гомумән Галәмдә бик сирәк күренеш булуы белән аңлата.
[2] Коперник принцибы – Җирнең Галәм үзәге түгеллеге һәм аңа охшаш миллионлаган планеталар булуы турындагы идея. Әлеге идеяне беренче булып Н. Коперник тәкъдим иткән.
Әмма бу мәсьәләгә карата оптимистик карашта торучылар да шактый, һәм алар күпчелекне тәшкил итә. Әйтик, 60 нчы елларда ук танылган Ф. Дрейк SETIны космик печән кибәнендә энә эзләү белән тиңләгән була. Чыннан да, астрономнар исәпләвенә караганда, бүгенге көнгә бу «кибәннең» нибары 0,0000000001 өлеше генә өйрәнелгән. Хәер, Галәмдәге аң кардәшләребезне әлегә тапмауның башка сәбәпләре дә җитәрлек:
1) без әле бик яшь.
Беренчедән, кешеләр үзләренең «югары технологияләре» белән мактанырга яратсалар да, чынлыкта исә кешелекне югары үсешле цивилизация дип атау иртәрәк әле. Чит цивилизация сигналларын да нибары ярты гасыр элек кенә эзли башладык бит. Безнең өчен бу зур вакыт аралыгы булып тоелса, галәм масштаблары белән — мизгел генә. Бу вакыт эчендә якын-тирәдә (күп дигәндә 50-60 яктылык елы ераклыгында) урнашкан цивилизацияләрдән килгән хәбәрләрне генә теркәп булыр иде, тик ансы да радиотелескопны алар ягына юнәлткән очракта гына.
Икенчедән, Галәмдәге цивилизацияләр гаять төрле булырга мөмкин: берселәре үсеш дәрәҗәсе буенча безне күптән узып киткән, икенчеләре әле ыруг-кабилә җәмгыятендә яши һәм бары бер өлеше генә үсеш дәрәҗәсе буенча кешелеккә тиң. И. Шкловский фикеренчә, мәсәлән, безгә охшаш цивилизацияләрнең иң якыннары да моннан 100 яктылык елы ераклыгында урнашкан (яңа мәгълүматлар караганда, хәтта 1000 яктылык елы ераклыгында), димәк алардан хәбәр килсен өчен ким дигәндә 100 ел кирәк. Ә кайбер цивилизацияләр үзләре турында башкаларга белгертмәүне дә өстен күрә ала.
2) алар сөйли, ә без ишетмибез.
50-60 нчы елларда радиодулкыннар ерак араларга хәбәр җибәрүнең нәтиҗәле ысулы булып саналган. Әмма радиоюллама югалмыйча-сүнмичә Галактиканың бер башыннан икенчесенә барып җитсен өчен бик күп энергия сарыф итәргә кирәк. Югары үсешле цивилизацияләр бу максаттан нәтиҗәлерәк һәм азрак чыгымлы ысулларны куллана ала. Мәсәлән, рентген һәм гамма-нурланышны, гравитация дулкыннарын, нейтрино һәм башка төрле кисәкчәләр агымын яисә безгә билгеле булмаган башка ысулларны. Шунлыктан SETI проекты буенча алдагы тикшеренүләр шушы каналларны өйрәнүгә юнәлтеләчәк.
3) без аларны ишетмәмешкә салышабыз.
Билгеле булганча, галимнәр моңа кадәр билгеле булмаган ниндидер күренешкә тап булсалар, беренче итеп аның табигыйлеген дәлилләргә омтылалар. Гадәттә, «Оккам пәкесе» тиз арада күренешнең табигый сәбәбен табарга мөмкинлек бирә. Әмма бу күренешнең асыл сәбәбеме соң? Л. Гиндилис фикеренчә, мондый табигыйлек презумпциясе[3] киресенчә безгә чит цивилизацияләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен күрергә комачаулый, чөнки теләк булса, теләсә кайсы күренешкә дә табигый сәбәп табып була. Бәлки без күптән ияләшкән һәм табигый дип санаган кайбер күренешләр чит цивилизацияләр эшчәнлегедер? Без бит Җирдә кабул ителгән табигыйлек-ясалмалык критерийларына гына таянабыз.
[3] Табигыйлек презумпциясе – теләсә кайсы күренеш, аның барлык мөмкин булган табигый сәбәпләре тикшерелеп беткәч кенә, ясалма табигатьле булып санала ала. Бу принципны И. Шкловский тәкъдим итә.
Кыскасы, К. Саган сүзләре белән әйткәндә, нинди дә булса фактның дәлилләре булмау, әлеге фактның булмавына дәлил була алмый. Ә искиткеч зур Галәмнең бары бер очында — гадәти галактика чигендәге стандарт йолдыз тирәсендә әйләнә торган стандар планетада гына — аңлы тереклек барлыкка килү Коперник принцибына да, ихтималлык теориясенә дә каршы килә. Шуңа күрә галимнәр ерак киләчәктә Галәмнең башка почмакларында да аңлы тереклекне табудан өмет өзми.
Кулланылган әдәбият
2. Гиндилис Л. Молчание Вселенной? // Russian SETI.
3. Левин А. В поисках братьев по разуму // Популярная механика. – 2010. – № 10.
4. Рудницкий Г. 50 лет CETI/SETI (доклад на семинаре 11 декабря 2009 года) // Russian SETI.
5. Трефил Дж. Принцип Коперника // 200 законов мироздания. — Элементы большой науки.
6. Шкловский И. Вселенная. Жизнь. Разум. – 6-е изд., доп. – М.: Наука, 1987. – 320 с.
Файдалы әдәбият
1. Аль-Халили Дж. Одиноки ли мы во Вселенной? – М.: Альпина Нон-фикшн, 2018. – 284 с.
2. Гиндилис Л.М. SETI: Поиск Внеземного Разума. – М. : Физматлит, 2004. – 647 с.
3. Шкловский И.С. Вселенная. Жизнь. Разум. – 6-е изд., доп. – М.: Наука, 1987. – 320 с.
4. Russian SETI.
5. SETI Institute.
Ләйлә Миңнуллина мәкаләсе