Нәкъ томаннар кебек үк, болытлар да су парының сыек һәм каты халәткә конденсацияләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Конденсация йә абсолют һава дымлылыгының артуы, йә һава температурасы төшү нәтиҗәсендә килеп чыга. Чынлыкта исә, болытлар ясалуда ике фактор да катнаша.
Һава температурасы төшүнең сәбәбе, беренчедән, һава массасы күтәрелүгә, ягъни аның күтәрелә торган хәрәкәтенә һәм, икенчедән, һава массасы адвекциясенә – аның горизонталь юнәлештә хәрәкәт итүенә бәйле. Шунлыктан җылы һава салкын җир өстендә барлыкка килергә мөмкин.
Һава температурасы төшү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган болытларны өйрәну белән чикләнеп калырбыз. Билгеле, әлеге процесс томан барлыкка килүдән бик аерыла, чөнки томан өскә күтәрелми дә диярлек, ул турыдан-туры җир өстендә кала.
Һаваны өскә күтәрелергә нәрсә мәҗбүр итә соң? Һава массалары күтәрелүнең дүрт сәбәбен искәртеп китик.
Беренче сәбәп – атмосфера һавасының конвекциясе. Эссе көнне кояш нурлары җир өстен көчле итеп җылыталар, җир өсте әлеге җылыны һава массаларына бирә, һәм алар өскә күтәрелә башлый. Өем һәм өем-яңгыр болытлар күпчелек шулай барлыкка килә.
Һава массасы өскә күтәрелүдән болытлар барлыкка килү процессы башлана. Һаваның күтәрелүенә карап, аның киңлеге арта барачак. Әлеге киңәюне адиабат киңәю дип атап була, чөнки һава чагыштырмача тиз күтәрелә, шуның өчен тирә-юньдәге киңлекләр һәм әлеге һава арасындагы җылылык алмашу төгәлләнеп өлгерми. Адиабат киңәю вакытында һава җылылыкны читтән алмый, ягъни ул эшне үз эчке энергиясе ярдәмендә башкара һәм аннан соң суына. Шулай итеп, өскә күтәрелгән һава суына барачак.
Һаваның башлангыч температурасы андагы парның тыгызлыгына туры килгәнче түбәнәя башлагач, әлеге парның конденсацияләнү мөмкинчелеге туа. Атмосферада конденсация үзәкләре булуга карап, әлеге процесс та башлана. Конденсация башланган биеклек (H) барлыкка килә торган болытның аскы чиген билгели. Бу конденсация биеклеге дип атала. Метеорология фәнендә биеклекне (H) билгеләгәндә Феррельның формуласын кулланалар:
H = 120(Tₒ-Tᵨ); H метрларда үлчәнә.
Астан менгән һава конденсация биеклеген үтеп чыга, һәм әлеге биеклек тагын да өскә күтәрелә – болыт биеклеген арттыра башлый. Һава, суынып, күтәрелүдән туктагач, болытның вертикаль үсеше дә тукталачак. Шулай итеп, болытларның төгәл булмаган чикләре барлыкка килә. Моны ирекле конвекция биеклеге диләр.
Һава массасының күтәрелүенә икенче сәбәп булып җирнең рельефы тора. Җир өстеннән үткәндә җил үз юлында таулар яки башка калкулыклар очратырга мөмкин. Аларны узган вакытта һава массасы өскә күтәрелергә мәҗбүр була. Бу очракта барлыкка килгән болытларны орографик болытлар дип атыйлар. Билгеле: әлеге болытлар төп биеклеккә күтәрелми; бу очракта катлы-катлы болытар барлыкка килә.
Һава массасы күтәрелүгә өченче сәбәп булып җылы һәм салкын атмосфера фронтлары барлыкка килү тора. Болытлар бигрәк тә җылы фронт өстендә барлыкка килә (җылы һава массасы салкын массага юнәлгәндә, ул аның өске ягыннан шуып барырга мәҗбүр була). Фронт өсте бик сөзәк – аның горизонталь якка авышкан почмакның тангенсы нибары 0,005-0,01не тәшкил итә. Шуның өчен күтәрелгән җылы һава аның горизонталь хәрәкәтеннән бик аерылмый; нәтиҗәдә, салкын якта барлыкка килә торган болыт биеклеккә начар үсә, әмма горизонталь озынлыгы шактый киңәя. Мондый болытларны өскә күтәрелә торган болытлар дип атыйлар. Аскы һәм уртанчы катламнарда бу — катлам-яңгыр, ә өске катламда – катлы-катлы болытлар (аңлашыла ки, өске катлам болытлары атмосфера фронты линиясенең теге ягында барлыкка килә). Өскә күтәрелүче болытларның горизонталь озынлыгы йөзләгән километрларда мөмкин.
Болытлар, шулай ук, салкын фронт өстендә дә барлыкка килә ала: салкын һава массасы җылы һавага юнәлгәндә, ул аны өскә күтәрә. Бу очракта өем болытлар да барлыкка килергә мөмкин.
Һава массасы күтәрелүгә дүртенче сәбәп булып давыллар тора. Җир өстендә йөргәндә, һава массасы өермәнең уртасына бөтерелеп кереп китә. Анда җыела-җыела, масса басым төшүгә китерә һәм өскә күтәрелә. Һаваның интенсив рәвештә өскә күтәрелүе (тропосферага чаклы) болыт барлыкка китерә (давылдан болытлар барлыкка килә). Алар катлам-яңгыр, катлы-катлы, өем болытлар булырга мөмкин. Мондый болытларның барысыннан да явым-төшемнәр көтелә.
Лев Тарасов
«Наука и жизнь» журналыннан Алия Ваншина тәрҗемәсе