Кояш турында меңләгән шигырь, җыр, әкият һәм риваятьләр чыгарылган. Фәнни ачышларның күплеге аркасында Кояш белән бәйле фәнни мифлар да барлыкка килгән. «Гыйлем» сәхифәсе сезгә «Постнаука» проектының Кояш хакындагы төрле карашларның килеп чыгу сәбәпләре аңлатылган мәкаләсенең тәрҗемәсен тәкъдим итә.
Кояшта су юк
Бу дөрес түгел. Билгеле, Кояшта су бар дигән сүз бик сәер яңгырый, ләкин шулай да, Кояшыбызда су бар һәм ул шактый күп күләмдә. Ул анда каян килеп чыккан, нинди формада ул? Суның формуласы бик гади: су хасил булсын өчен, водород (сутудыр!) һәм кислород кына кирәк. Тегесе дә, монысы да Кояшта җитәрлек дәрәҗәдә бар. Шулай булса да, ике матдәнең булуы гына суны үзеннән-үзе барлыкка китерми. Мәсәлән, Кояшта ДНК молекуласын төзер өчен кирәкле барлык компонентлар бар, ләкин без беләбез, бу молекула анда яши алмый, чөнки кайнар температура аны күз ачып йомганчы юк итәчәк.
Башкача әйтсәк, Кояшта барлык молекулалар да яши алмый, анда иң ныклы, талымсыз һәм түземлеләре генә чыдый ала. Мондый молекулалар арасында, әйтик, ис газы (CO) бар, өчле валентлы бәйләнеш аркасында ул бик ныклы. Тагын бер молекула – азот (N2). Һәм, ни гаҗәп, су молекуласы да бу исемлектә. Төрле шартларның бик уңайлы рәвештә туры килүе аркасында, ул табигатьтәге иң чыдамлы матдәләрнең берсе булып тора. Димәк, Кояшта су бар. Ә иң кызыгы менә нәрсәдә: су молекулалары Кояш массасының чиктән тыш аз өлешен алып торсалар да, абсолют үлчәмнәргә карасак, мондагы төче су запасларының Кояш системасындагы башка барлык урыннардагы запаслардан күбрәк булуын күрәбез.
Шунысын да искәртеп үтик, молекулалар, шул исәптән, суныкылары да температурага сизгер булганлыктан, алар гадәттә түбән температуралы урыннарда барлыкка килә. Кояшта мондый урыннар – кояш таплары, мондагы эсселек 4,5 мең градуска җитә (ә яннарында исә 6 мең градуслы өлкәләр башлана). Нәкъ менә шушы тапларда һәм Кояш өслеге астындагы температура минимумы өлкәсе дип атала торган бик нечкә катламда Кояш суының төп запаслары урнашкан. Урта гасырларда кайбер кешеләр Кояш тапларын күлләр дип уйлаган, күрәбез ки, алар күпмедер дәрәҗәдә хаклы да булганнар.
Сергей Богачев, физика-математика фәннәре докторы, ФАФИ Кояшның рентгенлы астрономиясе Лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.
Кояш һәрвакыт бер урында тора
Бу дөрес түгел. Кояш Галәмдәге башка бик күп кардәшләре кебек үк гадәти йолдыз. Безнең Галактиканың төзелеше спираль рәвешендә, ә йолдызлар аның җиңнәрендә һәм җиң араларында күпләп урнашкан. Аларның барысы да, Кояшыбыз кебек үк, Галактиканың үзәге тирәсендә әйләнә. Кояшның Галактика үзәге тирәсендә хәрәкәте секундына 217 чакрым тизлек белән бара. Бу бик югары тизлек, ләкин Галактиканың зурлыгы искиткеч булганга, Кояш тулы әйләнешне якынча 250 миллион ел эчендә генә ясый (бу галактик ел дип атала). Шул рәвешле, Кояш үзе Галактика үзәге тирәсендә даими хәрәкәт итә.
Кояш – Кояш системасының үзәге, ә бу система эченә, үзәк җисем буларак, Кояш үзе һәм планеталар керә. Планеталарның массасы бик аз, шуңа күрә алар Кояш тирәсендә әйләнә һәм йолдызыбызның хәрәкәтенә бик аз йогынты ясый. Кояшның массасы барлык планеталарның гомуми массасыннан күп тапкырга авыррак, шуңа күрә Кояш системасының массалар үзәге Кояшның эчендә урнашкан. Планеталар төрле тизлек белән әйләнеп, Кояшка карата урнашуларын үзгәрткәнгә күрә, массалар үзәге Кояшның эчендә күчеш ясый, һәм Кояш үз эчендә күчә торган массалар үзәге тирәсендә әйләнә. Димәк, Кояш Галактика үзәге тирәсендә дә, Кояш системасының массалар үзәге тирәсендә хәрәкәт итә.
Владимир Кузнецов, физика-математика фәннәре докторы, РФА Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннар таралу институты директоры, Халыкара астронавтика академиясенең хакыйкый әгъзасы
Җәен Кояш Җиргә якынрак тора
Бу дөрес түгел. Башта шуны әйтеп китик: Җир белән Кояш арасындагы ераклык чыннан да, бертөрле булып тормый, ел дәвамында ул үзгәрә. Эш шунда ки, Җир Кояш тирәли түгәрәк буенча түгел, ә «түгәрәк сыман» гына әйләнә. Кояш системасындагы планеталар хәрәкәт итә торган орбитаның фигурасы эллипс дип атала. Гомумән, планета орбиталары теләсә ничек сузыла ала. Мисалга, Плутонның орбитасы бик сузылган: Плутон җәе вакытында ул Кояштан 4,5 миллиард чакрым ераклыкта «гына» урнашса, «кышын» 7,5 миллиардка ерагая. Сүз уңаеннан, Плутондагы бер ел Җирдәге 250 елга тигез. Әгәр дә Җирнең орбитасы Плутонныкына охшаган булса, Кояшның күктән күренә торган зурлыгы бер ел эчендә ике тапкыр үзгәрер, Җиргә кыш көне төшә торган җылылык һәм яктылык агымнары җәйгесеннән 4 тапкыр азрак булыр иде. Кыш көне Җирнең уртача температурасы экваторда -50 °C, полюсларда – минус 150 °C тирәсе булып, бу мәкаләне, мөгаен, беркем укымас иде. Бәхеткә, Җирнең орбитасы дөрес түгәрәккә бик якын формага ия. Кояштан Җиргә кадәр ераклык уртача 150 миллион километрга тигез (яктылык бу араны 8 минут тирәсендә үтә). Орбитаның иң якын ноктасында Җир Кояшка 2,5 миллион чакрымга якыная, ә иң ерак ноктасында шундый ук арага ерагая. Димәк, ераклыкның үзгәрүе нибары 1,5% тәшкил итә. Кояшның күк йөзендәге зурлыгы да шул кадәр генә үзгәрә ала. Әлбәттә, кешеләрнең күпчелеге бу үзгәрешне сизми дә.
Шулай да, Кояш Җиргә кайчан якынрак – кышынмы, әллә җәенме? Бу сорауга җавап билгеле: Җир орбитасының иң якын ноктасын һәр елны бер вакытта уза – бу 3-4 гыйнвар тирәсендә була. Ягъни бу көннәрне күк йөзендәге иң олы Кояшны күрә алабыз. Бу көнне бераз гына булса да җылытамы? Гомумән алганда, әйе, чөнки Кояшка якын тору уртача температурына 2-3 градуска арттыра, ләкин, әлбәттә, Җирнең орбитасы ел фасылларын планетаның Кояштан ераклыгына бәйләргә мөмкинлек бирми. Безнең тормышыбыз өчен Кояшның офык өстендәге биеклеге һәм Җиргә төшүче Кояш нурларының тыгызлыгы мөһимрәк. Ә ул безнең илебез урнашкан югары киңлекләрдә бер ел эчендә 1-2%ка түгел, ә берничә тапкырга үзгәрә.
Ел фасылларының Кояш ераклыгына бәйле булмавына тагын бер гади генә дәлил бар. Гыйнвар – төньяк ярымшарда кышның үзәк ае, аның иң салкын вакыты. Ә көньяк ярымшарда исә нәкъ шушы айда җәйнең челлә чоры башлана. Шуңа да Көньяк Америкада яшәүчеләр өчен гыйнварда Кояшның Җиргә якын булуы бер дә гаҗәеп тоелмый, ә безне, гыйнвар салкыннарына өйрәнгән кешеләрне, бу факт аптырашта калдыра ала.
Сергей Богачев, физика-математика фәннәре докторы, ФАФИ Кояшның рентгенлы астрономиясе Лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре.
Кояш утлы лавадан тора
Бу дөрес түгел. Кояш, гадәти йолдыз буларак, беренче болытның кысылуы вакытында барлыкка килгән. Кояш өченче буын йолдызы дип санала. Беренче шартлау булып, Галәм барлыкка килгәч, элементар кисәкчәләр һәм водород хасил була; газ гравитацион тәртиптә кысыла башлый һәм галактика төркемнәрен, галактикаларны, йолдыз төркемнәрен һәм йолдызларның үзләрен тудыра. Соңрак бу йолдызлар шартлый һәм аларның матдәсе йолдызара тирәлеккә тарала. Кояш кысылып шартлаган йолдызларда ике тапкыр булып алган йолдызара матдәдән барлыкка килгән. Водородтан тыш, анда югары басым вакытында, ягъни йолдызлар кысылганда хасил була торган авыр элементлар да бар.
Кояшны барлыкка китергән матдә элементларның космостагы таралышы тәртибенә туры килә. Билгеле булганча, иң күп таралган элемент – водород. Шулай ук Кояшта төрле авыр элементларның да кушылмалары барлыкка килгән, һәм әгәр без Кояшка карыйбыз икән, анда бу элементларның нурланышын күрәбез. Ягъни бу – югары температурага кадәр кайнаган плазма. Ул Җирдә күренә торган матдәләргә, каты җисемгә һәм башкаларга әверелә алмый, чөнки ул югарыга температурага җиткәнче җылытылган. Бу энергиянең чыганагы – Кояшның иң эчендә бара торган җылык-төш реакцияләре. Без үзебезнең Җиребездә ясалма рәвештә барлыкка китерергә теләгән гаҗәеп кодрәтле энергия шушы инде. Төш реакцияләренең баруын тәэмин итүче шартлар Кояш үзәгендәге югары басым һәм югары температура аркасында хасил була, нурланыш рәвешендә бүленеп чыга торган энергия тышка тарала һәм бөтен нәрсәне – Кояшның эчен дә, таҗын да ионнаштыра. Алга таба кояш плазмасы кояш җиленә әверелә, без инде аның кисәкчәләрен терки алабыз. Бу – Кояшның үзеннән чыгучы нәрсә, Кояшны тәшкил итә торган плазма шушы була. Безнең йолдыз ут лавасыннан түгел, ә шушы плазмадан тора.
Владимир Кузнецов, физика-математика фәннәре докторы, РФА Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннар таралу институты директоры, Халыкара астронавтика академиясенең хакыйкый әгъзасы
Киләчәктә Кояш тагын да үсәчәк һәм Җирдәге тереклекне юк итәчәк
Бу дөрес. «Кызыл гигантлар» дип атала торгн йолдызлар бар. Алар Кояшныкы кебегрәк массага ия, ләкин яшьләре буенча аннан ике тапкырга өлкәнрәк. Массалары шундый ук булса да, алар Кояштан дистәләрчә тапкырга зуррак, олырак. Йолдызлар эволюциясе теориясе буенча, бу – йолдызларда бара торган эволюцион үзгәрешләр нәтиҗәсе. Менә хәзер аларда водородны гелийга әйләндерә торган җылылык-төш реакциясе бара, ләкин җылылык-төш ягулыгы – водород әкренләп бетә. Шуның аркасында йолдызның зурлыгы арта. Мондый язмыш Кояшны да көтә. Киләчәктә аның зурлыгы Венера орбитасын үз эченә йотарлык булачак. Бу вакытта Кояш бүлеп чыгара торган энергия хәзерге дәрәҗәдән күпкә көчлерәк булачак.
Аңлашыла ки, бу көннәр килеп җитсә, Җирдә тереклек юкка чыгачак, һәм гомумән, планетада су кибәчәк, атмосфера очып бетәчәк, бары коры чүл генә калачак. Әмма бу бик күп еллар үткәч кенә, бер 5 миллиард елдан соң гына булачак. Бу искиткеч күп вакыт, шуңа күрә якындагы варисларыбыз, булачак оныкларыбыз турында борчылырга иртәрәк әле. Әгәр дә җәмгыять ул чорга кадәр барып җитә алса, кешелекнең мөмкинлекләре һәм мөмкинлекләре күбрәк булачак. Алар инде үзләренә уңайлырак яшәү урынын таба алырлар.
Анатолий Засов, физика-математика фәннәре докторы, МДУ физика факультетының астрофизика һәм йолдызлар астрономиясе кафедрасы профессоры, МДУ ГАИШ Галактикадан читтәге астрономия бүлеге мөдире
Постнаука сәхифәсеннән Айдар Шәйхин тәрҗемәсе