Ирекле базар — дәүләт тыкшынуыннан, идарәсеннән, мәҗбүр итүе һәм көченнән азат булган базар (икътисади мәгънәдә). Ирекле базар тормыш, үсеш һәм чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан куганда гамәл иреген истә тота. Ирекле базарда кешеләр көч кулланмыйча гына җитештерү һәм материаль хәлләрен яхшырту өстендә эшли ала. Дәүләтнең бердәнбер бурычы — карак жуликларны тотарга, кешеләрне мошенниклардан сакларга һәм мәхкәмә системасы ярдәме белән бәхәсләрне чишәргә. Хөкүмәт милек хокукларын билгеләргә, аларны ачык итәргә тиеш — бу интеллектуаль милек hәм физик хокуклар. Әмма моннан башка дәүләт бернинди роль дә уйнамый, икътисади сәясәтне оештырмый, ул базарны үз иркендә калдыра.
Дәүләтнең ирекле базарда бердәнбер максаты — кешеләрне яклау, ирекләребезне тәэмин итү, дөньяга чыгу мөмкинлеклеген бирү; тормыш, чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан чапканда, безгә кирәк булган бар нәрсәне эшләү. Шул рәвешле, хөкүмәт кешеләрнең шәхси хокукларын яклау өчен хезмәт итә. Бу идеаль хөкүмәт безнең хокукларыбызны гына яклый, бернәрсәне дә контрольдә тотмый һәм идарә итми, йокы бүлмәләрендә яки бизнес эшләрендә нишләргә дигән әмерләр бирми. Мондый система яхшырак тормышта яшәр өчен акыл белән хезмәт итүче рациональ кешеләрне яклау өчен эшли. Ирекле базар идеясе әйтүенчә, дәүләт сезне ныграк чикләгән саен, ул шулкадәр күбрәк фәнни эзләнүләрне, эшмәкәрлекне, кешенең үзенә кирәкле нәрсәгә омтылу сәләтен дә чикли.
Ирекле базар идеясе XIX гасырда тормышка ашырылуга якынлашты. Америкага нигез салучы «аталарның» идеясе дөрес иде, әмма алар аңа төгәл иярмәгәннәр, чөнки илдә коллык системасы булган. Алар әлеге идеяне бөтен юнәлешләрдә дә кулланмаганнар, шуңа күрә ул тулысынча эшли дә алмаган. Бүгенге көндә бу идеягә Гонконг һәм Сингапур максималь дәрәҗәдә якын тора, ләкин Сингапур кайбер ирекләрне чикли, мәсәлән, аларда сүз иреге юк. Гонконг якынрак тора, әмма аңа Кытайның йогынтысы зур, һәм бу Гонконгны начар якка үзгәртә. Шулай булгач, чын-чынлап ирекле урыннар юк.
«Ирекле базар» терминының тарихы
«Ирекле базар» термины XIX гасырда Франциядә гамәлгә кертелгән, ул «laissez-faire», ягъни, «тыкшынмау» дип аталган. Laissez-faire «кулыңны сузма» дигәнне аңлата. Бу идея нигезендә дәүләт «кулларын сузмаска» тиеш була. Ләкин ирекле базар, капитализм, бик тә чикләнгән вәкаләткә ия хөкүмәт идеясе — болар барысы да XVIII гасыр Мәгърифәт чорының казанышы. Ул Джон Локк хезмәтләреннән башлана. Чыннан да, Локк шәхес хокуклары, аның ирекләре, милке һәм бәхеткә омтылуы идеяләрен үстергән. Адам Смит «Халыкларның байлыгы»нда (1776) ирекле базарның нинди булырга тиешлеген тасвирлый. Күп кенә фикер ияләре 1776 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр бу модельне камилләштергәннәр һәм аны яклап, төрле дәлилләр формалаштырганнар.
Айн Рэнд идеяләре
Ирекле базар моделен тасвирлап, аның әхлакый яктан дөреслеген беренче булып Айн Рэнд аңлаткан. Ул «Атлант җилкәсе» һәм «Капитализм: таныш булмаган идеал» китапларын язган. Бу китапларда Айн Рэнд ирекле икътисад һәм әхлак идеяләрен аңлата.
Айн Рэнд ирекле базар идеясенә өстәгән фикерләрнең иң мөһиме — ул аның фәлсәфи нигезе. Иреккә күп кешеләр ышанган, әмма аны яклап, җитди дәлилләр китерү беркемнең кулыннан килмәгән. Ирекле булу идеясе үзе үк әйбәт, ләкин ул фәлсәфә яктан нигезләнмәгән. Бу аның йомшак ягы, чөнки, әгәр сез үз аргументларыгызны ныгыта алмыйсыз икән, фундаменталь контраргументка ия булган кешеләр, әйтик, капма-каршы нәрсәләргә ышанучы Карл Маркс, сезнең дәлилләрне җимерә, чөнки аларның идеяләре күпкә нигезлерәк. Айн Рэнд азатлык идеяләренең этик һәм әхлакый аргументларын формалаштырган. Ул ирекне аерым шәхес белән бәйли.
Мэл Гибсон катнашында төшерелгән «Кыю йөрәк» фильмында бер мисал бар. Бер күренештә болай диләр: «Ирек! Тик алар чынлыкта ни тели соң? Алар инглиз патшасының түгел, ә шотланд патшасының идарә итүен телиләр». Бу ирек түгел. Бу бары тик бер авторитар лидер урынына икенчесен сайлау гына. Чын ирек — бу корольнең һәм башка теләсә нинди хакимият иясенең бөтенләй булмавы. Ирек икән, димәк, сезгә нәрсә эшләргә әйтмиләр, нәрсә эшләячәгегезне үзегез хәл итәсез.
Айн Рэнд индивидның иреген үз рациональ кыйммәтләре хакына үз исеменнән гамәл кылу ихтыяры дип аңлата. Бу яктан караганда, ул бик уникаль. Тик ул, шулай ук, шуны да әйтә килгән: ни өчен бу әхлакый соң? Әхлакның максаты шәхси бәхет, үсеш һәм уңыш булганга күрә әхлакыймы? Әгәр христианлык әхлагы турында уйласак, ул һәрвакыт башка кешеләргә юнәлтелгән: сез үзегезне корбан итәргә тиеш, үзегез турында уйламаска, фәкыйрьләргә ярдәм итәргә, тегесенә-монысына булышырга.
Айн Рэнд үз-үзенә шундый сораулар бирә: «Ә нигә шулай әле бу? Ни өчен мин башкалар турына уйларга тиеш? Нишләп әле мин алар кебек үк әһәмиятле түгелмен? Минем дә, башкаларныкы кебек үк, бер генә гомерем бар». Ул әхлакны уңышка һәм бәхеткә ирешү тарихы, дип атаган. Әхлак кеше тормышының уңышы һәм шәхси бәхет казану фәне булырга тиеш. Димәк, уңышка ирешүдә иң мөһиме — акылны куллану һәм рациональ гамәлләр кылу. Әгәр дә сез рациональлек ул шәхеснең уңышка ирешү юлы дип ышанасыз икән, димәк, сез һәркем үз уенда булып, үз фикерләре һәм теләкләренә нисбәтле рәвештә гамәл кыла алган ирекле җәмгыять оештырырга телисез. Рациональлек һәм фикер ирегенең дошманы — хакимият, аның артында торган авторитетлар һәм корал. Әгәр дә алар сезнең башка пистолет терәсәләр, сез уйлый алмаячаксыз hәм алар кушканны үтиячәксез. Шуңа күрә мәҗбүриләү булмаган, индивидлар бәхет эзләп, рациональ адымнар ясый алган ирекле җәмгыять төзү бик мөһим. Кеше бәхете нигезе —шәхси уңышның әхлагы.
Ирекле базарның төп принциплары:
— Акыл —шәхси уңыш һәм чәчәк атуга ирешү чарасы;
— Һәр кешенең индивидуаль бәхете — төп максат;
—Чәчәк атуга ирешү өчен, без җәмгыятьтән көч алырга тиеш;
— Без үзебезне яклаячак, ләкин ирегебезне калдырачак, ягъни криминал, террористлардан саклаячак һәм конфликтларны чишәргә ярдәм итәчәк дәүләтләр төзергә тиеш.
Шулай итеп, төп мәсләкләр — бу акыллылык, индивидуализм, шәхси хокуклар һәм ирек. Ирекле базарлар идеясе чыннан да реаль булырга мөмкин. Моның өчен бераз башка мәдәният кенә кирәк. Әхлак һәм этика турында, нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар булуы турында бераз икенчерәк караш булырга тиеш. Без игътибарыбызны төркем яки коллективка түгел, ә шәхескә юнәлтергә тиеш. Конкрет кешенең үзенә нәрсә таләп ителүе турында уйларга кирәк, аның җәмгыятькә китерә алган файдасы турында гына түгел. Кешеләр фундаменталь әйберләргә карашларын үзгәртергә тиеш. Аларның идеяләре hәрдаим үзгәреп торырга мөмкин. Шуңа күрә бу идея реаль, әмма аны чынга ашыру өчен күп вакыт кирәк.
Ирекле базар икътисады
Сорау һәм тәкъдим — бу икътисад кануннары. Кешеләр ирекле булганда, бәяләрне бу кануннар билгели. Кешеләр, тауарның бәясенә карап, сорауны үзгәртәләр, тауар бәясе исә тәкъдимгә нигезләнә. Тәкъдим гел үзгәреп тора, шулай ук ихтыяҗ да үзгәрә, шуңа күрә бәя тибрәлеп тора. Бу — супермаркетларда безнең күз алдында диярлек бәяләр үзгәреп торуның сәбәбе. Нинди дә булса хезмәт күрсәтүләр спектрында исә хәрәкәт һәрвакыт була. Кайчагында алар драмага китерә, мәсәлән, нефть тармагында. Сорау һәм тәкъдим — ирекле базарда бәяләр куюның кануннары.
Әмма базарны җайга салу ихтыяҗ һәм тәкъдимгә йогынты ясарга мөмкин. Ихтыяҗ һәм тәкъдим кануннары, гравитация кануны кебек үк, һәрвакыт эшли. Мәсәлән, АКШта минималь хезмәт хакы ставкаларын арттыру йөзеннән дебатлар үткәрелә. Федераль дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы сәгатенә $7,25 билгеләнгән. Әмма хәзер бу ставканы 15 долларга кадәр арттырырга телиләр, шуңа күрә, әгәр сезнең сәгатенә $8 эшлисегез килә икән, сез барыбер $15 алачаксыз. Икътисадны җайга салу бәяләрне күтәрә, эш тәкъдимнәренә ихтыяҗ арта. Тик бәя артса, ул вакытта тәкъдим кими. Әгәр бәяләр ясалма ысуллар белән үзгәртелә икән, бу эшсезлеккә китерергә мөмкин. Бу сценарий нигезендә, бәяләрне базар түгел, ә тышкы факторлар, әйтик, дәүләтнең тыкшынуы билгели.
Шул ук хәл базарга керү һәм чыгуга кагыла. Ирекле базар шартларында сез тыныч кына базарга керә аласыз, әгәр акча эшләргә сәләтегез булса инде. Сез капитал эшли аласыз, венчур капиталистларына, банкларга бара аласыз һәм бизнес башларга мөмкинсез. Нәкъ шулай ук, әгәр сезнең бизнес начар барса яки аны сатырга теләсәгез, сез базардан чыга аласыз. Ирекле базар бик хәрәкәтчән. Кешеләр базарга керә ала, аннан чыга ала, компанияләр үсә яки банкрот була, ябыла һәм ачыла, ягъни монда даими әйләнеш күзәтелә. Сез базарны җайга салмакчы буласыз икән, сез бу мөмкинлекне чиклисез.
АКШта бизнес ачар өчен, сезгә лицензия алырга кирәк. Базарга керү барьеры бар, чөнки күпләрнең документларны рәсмиләштерүгә вакыты, лицензия алу өчен акчасы җитми. Мәсәлән, кешенең компанияне эшләтеп җибәрүгә генә акчасы бар ди, ә сез аны бу иректән мәхрүм итәсез. Керү чикләнә. Нәкъ шулай ук базардан чыгу белән дә. Дәүләт базарда катнашучыны базардан чыгара ала, аның карары гел базар вәзгыятенә бәйле булмаска да мөмкин. Кайчагында бу компанияне сакларгамы, юкмы дип фикер йөрткән аерым сәясәтченең карарына гына нигезләнергә мөмкин. Дәүләт арбитражлыкны башкара.
Ирекле базар төрле икътисади системаларда
Асылда, бары тик ике икътисади система гына бар: ирекле базар һәм социализм (ә кайвакыт, хәтта, коммунизм). Калган системалар шушы ике базарның катнашмасы булып торалар. Русия, Америка һәм Аурупада без бүген ниндидер «микс» күзәтәбез: бераз капитализм, бераз ирекле базар һәм бераз дәүләт катнашы. Кытай, Русия һәм АКШ системалары төрле: Америкада күбрәк капитализм һәм аз гына социализм, Кытайда дәүләт тыкшынуы күп һәм бераз гына базар иреге бар, ә Русия кайдадыр урталыкта урнашкан. Болар барысы да капитализм һәм социализм синтезының вариантлары: дәүләт үз контролен саклый, базар бәйсез, ә аннары без бу ике төшенчәне катнаштырабыз.
Америка ирекле базар идеясенә аеруча якынлашкан иде, әмма бу хәл соңгы гасыр дәвамында үзгәрде. Кешеләр ирек идеяләре турында оныттылар. Дәүләт зур катнашлык күрсәтә, икътисадта планлаштыру бик күп. Сәбәбе шунда: америкалылар беркайчан да илгә нигез салучыларның идеяләрен, шулай ук Мәгърифәт чоры идеяләрен, шәхси хокук һәм ирекләрне тулысынча аңламадылар. Иммигрантлар материкка күчкәч, алар тырышып эшләргә, үз бәхетләрен корырга омтылдылар, әмма алар үзләре белән америка идеясеннән бик аерылып торган Аурупа идеяләрен алып килгәннәр иде. Алар артык коллективист булганнар. Аурупа эшкуарлар өчен иң кулай урын түгел, чөнки монда кешеләр традицияләргә ышана. Аурупаның коллектив индивидтан өстенрәк дигән идеясе мәгариф системасын да, сәяси системаны да җимерде. Шуңа күрә, йөз ел элек булган Америка белән бүгенге Американы чагыштырсаң, хәзерге вакытта ирек күпкә азрак булуын күрәсең.
Ирекле базар идеясе бүген
Ирекле базар идеясе яңа өлкәләрдә даими кулланыла. Мәсәлән, финанс кризис вакытында без кризисның ник килеп чыкканын аңлатырга тиеш идек. 2008 ел кризисы — җайга салу һәм дәүләт кризисы. Ирекле базарлар беркайчан да 2008 ел кризисының сәбәбе була алмас иде, чөнки аларның механизмнары беркайчан мондый нәтиҗәгә китерә алмый. Тик монда хөкүмәт тә катнашкач, дәүләт начар әйберләр тупларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Америкада too big to fail («банкротка әйләнер өчен артык зур»), дигән әйбер бар. Хөкүмәт: «Әгәр сез зур банк икән, без сезгә җимерелергә юл куймаячакбыз», — дип әйтә. Шулай булгач, әгәр сез бу банкның генераль директоры булып торасыз икән, сез үз өстегезгә бик күп риск алып та, вәзгыятьтән җиңүче булып чыга алам дип уйлыйсыз, чөнки, имеш, форс-мажор килеп чыкса, салым түләүчеләр коткарачак, дисез. 2008 елда нәкъ шушы хәл килеп чыкты. Ирекле базар ягындагы кешеләр дөньяда булган төрле проблемаларны чишү турында даими уйлыйлар.
Тулысынча ирекле базарлардан торган дөньяны күз алдына китерүе кыен. Кешеләр күпкә баерак булыр иде. Бездә алдынгы технологияләр өстенлек итәр иде. Без йөз илле яшькә кадәр һәм аннан да озаграк яшәр идек, чөнки кагыйдәләр һәм дәүләт контроленнән азат ителгән биотехнологияләрнең потенциалы зур. Бездә Марска оча торган космик кораблар булып, Марс планетасын үзләштерер идек. Ә иң мөһиме, дөньяда фәкыйрьләр булмас иде. Соңгы утыз елны искә төшерсәк, хәерчелектән котылган миллиардтан артык кеше, беренче чиратта, Азиядә яши, чөнки андагы илләр, өлешчә булса да, ирекле базарларны кабул итте. Хәзерге дөньяда проблема шунда: дөньяда тагын бер яки ике миллиард фәкыйрь кеше бар. Ирекле базарлар бу проблеманы чишеп, хәерчелек юкка чыгар иде. Кешеләр үз гомерләре өчен җавап бирерләр иде.
Ярон Брук, PhD, Айн Рэнд институтының (АКШ) башкарма директоры.
Serious Science сәхифәсеннән Илназ Газизов тәрҗемәсе