Филләрнең тычканнардан куркуы турындагы риваятькә 2000 елдан артык инде. Аны борынгы Рим энциклопедисты Олы Плиний уйлап чыгарган булса кирәк. Ул тычканнар кинәт кенә килеп чыкканда, гаять зур хайван булган филләрнең үз-үзләрен башкача тота башлавына игътибар итә һәм әлеге фактны «Табигый тарих» дигән хезмәтендә тасвирлый. Шуннан бирле кешеләр әлеге мифка ышана һәм аны әкият һәм мультфильм сюжетларында саклап, буыннан-буынга тапшыра.
Филләрнең тычканнардан куркуы турында төрле гипотезалар
Кешеләр хортум ияләренең кечкенә корткычлардан куркуы турында төрле дәлилләр китерәләр. Янәсе, хәйләкәр тычканнар гигант аягының иң нечкә һәм йомшак урынын ─ аяк нигезен ─ кимерергә мөмкиннәр. Кемдер тычкан филнең тән җыерчыкларында күпмедер вакыт тышка чыкмыйча яши һәм туклана ала дип исәпли.
Әмма тычканның «Ә кемнең филне ашаганы бар?» шигаренә таянып эш итүе шикле. Җитез үткен тешле бу җанвар сак булуы белән аерылып тора. Үз-үзеңне саклау инстинкты аңсыз эш итәргә рөхсәт бирми, хәвефсез генә бәйрәм ясар өчен улакта күп тәмле әйбер табып була. Ә якында, әйләнә-тирә шартларында азык тагын да күбрәк.
Башка кайбер авторлар тычканнар филнең хортумына кереп, аны буа дип язалар иде. Әмма алып хайванның зурлыгына бер карау белән, чакырылмаган кунакны очкан пуля сыман атып чыгару өчен, бары төчкерергә яисә өрергә генә кирәклеге аңлашыла.
Тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре
Тәҗбрибәче галимнәр филләр белән аларның дошманнарын очраштырып, берничә тәҗрибә уздырырга булганнар. Нәтиҗәдә, курку хисен мескен тычканнар гына кичергән. Аларга фәннең күп кенә катлаулы сынаулары аша узарга туры килгән. Башта аларны филләр яшәгән читлеккә берәмләп, аннары төркемләп төшергәннәр. Каршыларына тыныч филләрне китереп, соңгыларын куркыту максатыннан, өсләренә утыртканнар. Хайванның котычкыч курку хисен күрү теләгеннән, тычканнарны фил ризыгы арасына күмеп тә караганнар, махсусанә хортумнарга да тыкканнар! Филләрне бу бер дә куркытмаган. Монна гап-гади нәтиҗәгә килергә була: филләрне тычкан кебек вак нәрсә белән генә куркыту мөмкин түгел.
Асылда филләр кемнән куркалар соң? Бу алыпны бер дә куркусыз дип атау дөрес түгел. Кыргый дөньяда аның чын дошманнары бар. Арысланнар фил балаларын бик теләп аулыйлар. Ерткыч корбанын үләннәр арасында посып, озак вакыт күзәтә. Һөҗүм, гадәттә, арттан башкарыла. Шуңа да һәр сәер тавышны олы фил куркыныч янау дип кабул итә.
Бал корты исә филне җиңел генә хурлыкка калдырырга мөмкин ─ фил аңардан куркып кача. Аның үзен болай тотуы бөҗәкнең үзенчәлеге белән аңлатыла. Бал кортының агрессив халәте якын тирәдә очкан кардәшләренә күчә, һәм берничә минуттан инде тулы бер бал корты күче мескен филгә һөҗүм итәчәк. Моның шулай буласын белеп торган фил бал кортыннан тиз арада качу юлын эзли.
Филләрның тычканнардан куркуын исбатларга омтылган галимнәр хисапсыз тәҗрибәләр үткәреп, гасырлар дәвамында яшәп килгән фикернең ялгыш булуын аңладылар. Табигатьләре белән тыныч холыклы һәм начар күрүче фил үзенә зарарсыз булган кимерүчеләрдән куркырга өлгерми кала. Ә табигый шартлардагы чын дошманнар белән көрәшүдә аңа зирәклеге, гайрәте һәм имезүчеләр отрядына хас булган инстинктлар ярдәмгә килә.
«Как и почему» сәхифәсеннән
Гөлфия Гобәйдуллина тәрҗемәсе