Календарьнең иң кыска ае булып февраль ае кала бирә. Дүрт елга бер генә бу айга тагын бер көн өстәлә, анысы да шул көнне дөньяга килүчеләрдән башка беркемне дә сөендерми. Барлык башка айлар арасында да февраль ае иң соңгысы булып барлыкка килгән. Нигә мондый гаделсезлек килеп чыккан соң? Бүгенге календарь григориан тәкъвиме нигезендә төзелгән. Ул исә Борынгы Рим һәм Юлиан календарьларына нигезләнгән. Римның дөньякүләм диярлек идарә итүенә карамастан, шул чордан бирле елъязмада тәмам аңлашылмаучанлык яшәп килгән. Өч меңъеллык элек, ел башын язгы кыр эшләре башланган вакытта, март аеннан санаганнар.
Цикл 10 айга бүленгән 304 көннән торган. Еллар исәбе тәртип буенча барган. Аларның һәрберсе илбашчының исеме белән аталган. Ә җирлекләрдә көннәрне төрлечә исәпләгәннәр. Мәсәлән, бер төбәктә октябрь ае 32, ә башкасында 25 көннән торса, кайберләрендә 39 да артып киткән. Бу бөек халык бер генә нәрсәдә ─ җөп һәм так айларны чиратлаштыруда гына ─ тәртип саклаган. Кешеләр җөп айларны уңышсыз дип санап, аларда зур планнар кормаска тырышканнар. Күпчелек очракта императорлар тәкъвим елының ай һәм кояш циклларына туры килмәве турында уйланмаганнар да.
Гыйнвар һәм февральнең барлыкка килүе
Беренче булып моңа Нумо патшасы игътибар иткән. Мондый тәңгәлсезлекнең буталчыклар тудыруын аңлаган ул. Патша реформа уздырырга булган. Тәңгәллекне кайтару өчен, ел ахырына дүрт ай өстәргә туры килгән. Шул рәвешле гыйнвар һәм февраль айлары туа.
Соңгы айда 28 көн билгеләргә туры килә. Аның исеме «чистару» дип тәрҗемә ителә. Ел әлеге ай белән тәмамланганга күрә, февраль күптән бакый дөньяга киткән борынгы бабаларга бәйле йолаларга багышланган. Әмма мондый яңарыш аерманы тулысынча киметмәгән, календарь циклы фактик циклдан барыбер артта калып барган. Бервакыт аерма 90 тәүлеккә җиткән. Яңадан ни дә булса чара күрергә туры килә.
Кәбисә елы
Зирәк акыллы Юлий Цезарь бу катлаулы вазифаны танылган астроном Созигенга йөкли. Математика исәпләүләре нәтиҗәсендә галим 4 елга бер тапкыр ел хисабына артык сәгатьләрдән җыелган тагын 1 көн өстәргә кирәклеген әйтә. Бу көнне февраль аена бүләк итәргә карар кылалар.
Шулай итеп, «кәбисә елы» («annus bissextus») барлыкка килә. Тәрҗемәдә бу гыйбарә «ике тапкыр алтынчы» дигәнне аңлата. Төшенчәнең барлыкка килүе көннәрне римлыларча исәпләү белән бәйле. Ай өч декадага бүленә торган булган.
Беренчесе «календа декадасы» дип аталган (бөтен дөньяга таралган «календарь» сүзе шуннан килеп чыга). Икенчесе «нона», ә өченчесе «ида» дип йөртелгән. Ни сәбәпледер, билгесез, римлылар февраль аена көн өстәмәгәннәр, ә ике тапкыр 24 сәгатьне кабатлаганнар. Якынча бу болай яңгыраган: «март календасы алдыннан алтынчы көн». Ягъни ике тапкыр алты (бисекстус). Вакыт узу белән бу сүз төрле телләргә күчә, рус телендә ул «високосный» сүзенә әйләнә. Бүген дә кәбисә елындагы өстәмә көнне кыенлыклар, уңышсызлык һәм проблемалар белән бәйлиләр.
Гыйнварның ел хуҗасына әйләнүе
Моның белән бәхәсләр тәмамланмый әле. Цезарь тәкъвимгә үз үзгәрешләрен кертә һәм елның структурасын да үзгәртә. Хәзер ул гыйнвардан башлана. Ә аннан соң февраль килә. Рим илбашчысының үзен исә шулай ук календарьда мәңгеләштерәләр: 7 нче айның исеме Юлийдан килә.
«Как и почему» сәхифәсеннән
Эльвира Зиннәтуллина тәрҗемәсе