Төгәл 50 ел элек, 1967 елның 27 гыйнварында, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Советлар берлеге «Галәм фәзасын, шул исәптән, Ай һәм башка галәми җисемнәрне өйрәнү һәм куллану буенча эшчәнлекнең принциплары турында килешү» төзиләр. Бу озын һәм күңелсез исемле документ халыкара галәми хокукның нигезен тәшкил итәләр. Бүгенгесе көндә аңа 100дән артык дәүләт кул куйды.
Документның 1 маддәсендә менә нинди сүзләр язылган:
Галәми фәзаны, шул исәптән, Ай һәм башка космик җисемнәрне өйрәнү һәм куллану, илләрнең икътисади яки фәнни үсеш дәрәҗәсенә карамыйча, барлык дәүләтләрнең дә файдасы һәм мәнфәгатьләре хакына башкарыла, һәм бар кешелекнең хәзинәсе булып тора.
Галәми фәза, шул исәптән, Ай һәм башка космик җисемнәр, тигез хокуклылык нигезендә, нинди дә булса дискриминациясез, халыкара хокук нигезендә, күк җисемнәренең барлык өлкәләренә ирекле керү мөмкинлеге белән, барлык дәүләтләр тарафыннан өйрәнү һәм куллану өчен ачык.
Галәми фәза, шул исәптән, Ай һәм башка космик җисемнәр, фәнни тикшеренүләр өчен ачык, дәүләтләр мондый тикшеренүләрдә халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итә.
Әлеге килешү Галәмнең бер дәүләткә дә карамавын игълан итә. Җир орбитасында, космик җисемнәрдә, станцияләрдә атом-төш коралын һәм күпләп юк итә алган корал урнаштыру катгый тыела, әмма гади корал рөхсәт ителә. Айда һәм башка космик җисемнәрдә хәрби базалар төзү, сугыш өйрәнүләре алып бару тыела.