• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Аммонитлар һәм трилобитлар турында

24.01.2017

Табигать музейларына кергәч, иң беренче чиратта игътибарны динозаврлар һәм мамонтларның сөякләре җәлеп итә. Башка кечерәк экспонатлар, мәсәлән, ташка әйләнгән кабырчыклар, кораллар, балыклар, хәтта 100 миллион яшьлек агач кайрылары да күз күременнән читтә кала. Ә бит борынгы чорларда яшәгән җан ияләре арасында бик кызыклылары бихисап булган.

Моннан 380 млн ел чамасы элек яшәгән трилобитлар диңгездә яшәгән буынтыгаяклылар тибына карый. «Трилобит» сүзен латин теленнән «өч кисәкле» дип тәрҗемә итеп булыр иде. Бу җан ияләренең исеме җисеменә туры килә, чөнки барлык трилобитларның да гәүдәләре өч өлештән торган: койрык, баш битлеге (головной щиток) һәм үзәк өлеш. Гәүдәләренең мондый төзелеше трилобитларга керпе кебек йомрыланып җыелырга мөмкинлек биргән, ә мондый механизм үз чиратында каты хитин кабырчык ярдәмендә йомшак корсакны сакларга ярдәм иткән.

Paradoxides трилобитының казылма калдыгы. © wikimedia

Трилобитлар диңгез төбендә яшәүче хайваннар булганнар. Аларның ком астына кереп яшеренү гадәте булганга күрә, алар фасетлы күзләргә ия булганнар, ә кайберләренең бөтенләй күзе булмаган (чөнки кайбер төрләре кояш яктылыгы үтеп керә алмаслык диңгез төбендә яшәгән).

Бу вакытта хайваннар актив рәвештә коры җирне үзләштерә башлыйлар, беренче умырткалылар барлыкка килә. Диңгезләрдә трилобитларның көндәше булган кыслачаяннар үрчи. Шулай ук трилобитлар белән туклануга бик шат булган башка җан ияләре, башаяклылар төркеменә караган моллюсклар, ягъни аммонитлар барлыкка килә. Ахыр чиктә нәкъ менә алар трилобитларның юкка чыгуына китерә дә инде. Шулай итеп, девон чоры трилобитлар дәверен тәмамлый.

Аммонит. Реконструкция © wikimedia

Ә аммонитларга килгәндә, югарыда әйтеп кителгәнчә, алар — башаяклылар төркеменә караган моллюсклар. Бу хайваннарның исемнәрен шундый борылмалы мөгезгә ия булган борынгы мисыр илаһы Амонга хөрмәтенә кушканнар. Аммонитларның зурлыгы, гадәттә 1-2 см алып 2 м диаметрга кадәр җиткән. Аммонитлар суда ирекле рәвештә йөзгәннәр, нәрсә тота алсалар – ашаганнар. Аммонитларның кабырчыклары турында бик күп риваятьләр йөри. Күп кенә халыклар өчен аммонит ташы гаилә бәхете, иминлек һәм муллык символы булып тора икән. Ирландиядә аларны «ташка әйләнгән еланнар», ә Алманиядә «алтын әкәм-төкәм» дип йөрткәннәр. Шаманнар һәм сихерчеләр аммонитларның кабырчыкларын башка дөнья белән элемтәгә керер өчен кулланганнар.

Аммонитлар акбур дәверендә Җир шарыннан юкка чыкканнар.

Гүзәл Шәвәлиева язмасы

тышлыктагы фото: agaunews.com

Рубрика: МәкаләТеглар: биология, җан ияләре, палеофауна



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.